Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Яңарыш” — алтынчы тапкыр “Бәллүр каләм” иясе
23.05.2018

“Яңарыш” — алтынчы тапкыр “Бәллүр каләм” иясе

18 май көнне Татарстан Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» бәйгесенә йомгак ясалды. “Бәллүр каләм” конкурсының махсус номинациясе — “Танылу” (массакүләм мәгълүмат чараларында исеме еш искә алынган шәхес) быел Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бирелде. “Минтимер Шәрипович, бу премия сезне 20 ел көтте”, — диде Римма Ратникова, ТР Дәүләт Киңәшчесенә мөрәҗәгать итеп, һәм алкышлар астында аңа “Бәллүр каләм”не тапшырды. Минтимер Шәрипович исә бүгенге көндәге проблемаларга да тукталды, аларны чишүдә журналистларның ролен дә ассызыклады, аларга үгет-нәсыйхәтен дә бирде.
Татарстан Президенты һәм Татарстан Рес­публикасы Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр Алексей Песошин кон­­­курста җиңүчеләрне һәм барлык журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – Матбугат көне белән котлады, дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Бәллүр каләм” конкурсында “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов гран-при иясе булды. Аңа конкурсның символы “Бәллүр каләм” һәм автомобиль ачкычы тапшырылды.
Бәйге инде 1998 елдан башлап уздырыла. Ходайга шөкер, 20 ел эчендә без әлеге бәйгедә биш тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булдык. Быел да “Яңарыш” газетасының бер ел дәвамында туган телебезне саклауга багышланган, рес­публикада милли тормышны яктырт­кан язмалар урын алган саннарын “Туган тел” номинациясенә юлладык. Бәйгенең елдан-ел киң колачлап уздырылуы, номинацияләрнең артуы (быел уннан артык) шатландырса да, боларның җиңүгә мөмкинлекләрне чикләве көн кебек ачык. Быел 1400дән артык эш кабул ителгән. Икенче турга үткән 60 номинант арасында “Яңарыш” исеме дә бар иде. Яшермибез: бәйге нәтиҗәләрен игълан итүне дулкынланып көттек. Ул “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узган тантанада махсус конвертларны ачкач кына билгеле булды. “Туган тел” номинациясе җиңүчесе Г.Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тарафыннан игълан ителүе зур мәртәбә. Ул сүзне һәрвакыттагыча уены-чыны белән башлап: “Мине бирегә чакыргач, миннән башка яшьрәк кеше таба алмадылар микәнни дип аптыраган идем. Уйлап торам да, ялгышканмын икән бит. Чөнки без — артистлар да, журналистлар да — бер үк йөкне тартабыз, халык белән эшлибез, телебез сагында торабыз”, — диде һәм журналистларны һәрбер сүзне уйлап язарга өндәде. Ниһаять, көтелгән мизгел – ул конвертны ачып, җиңүче исемен атады. “Яңарыш” газетасы, Удмуртия Республикасы “ дигән сүзләр яңгыраганда, күңелдә әйтеп бетерә алмас­лык шатлык, горурлык хисләре туды. Әйе, бу — зур һәм уртак җиңү. Ул — бер генә кешенең хезмәт җимеше түгел, ә газетаның тугры дус­лары — 4000нән артык укучыларыбыз, актив хәбәрчеләребез, Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзалары, газетаны яздырып, атна саен таратучыларның һәм редакция хезмәткәрләренең, журналистларның тынгысыз, фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе. Шуңа күрә шатлыгыбыз да уртак. Асия Корбангалиеваның шигырь юлларына салынган теләкләре моның ачык дәлиле булып тора:

“Бәллүр каләм” бүләгенә
“Яңарыш” лаек булды.
Күңелем, шуны ишеткәч,
Сөенеч белән тулды.
Тел, иман, милләт сагында
Башкарасыз күп эшләр.
Киләчәктә дә, дусларым,
Юлдаш булсын уңышлар.

Без дә газетаны чыгаруга, яздыруга һәм таратуга өлеше кергән һәркемне зур җиңү белән котлап, һәммәгезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Ләкин шуны да истән чыгармыйк: әле­ге җиңү безнең алга тагын да зуррак бурычлар куя. Бүгенге көндә икенче яртыеллык өчен язылу бара. Максатыбыз – тиражыбызны югалтмау. Газетага язылу – һәр атна саен “Яңарыш”ның өегезгә ниндидер мәгълүмат алып килүе генә түгел бит әле. Ул – һәркем, газетага язылып, бердәмлегебезне ныгытуга, көчебезне арттыруга үзеннән өлеш кертә ала дигән сүз дә. Шушы язманы ахырына кадәр укып чыккансыз икән, үз-үзегезгә “Икенче яртыеллык өчен газетага язылырга онытмадыңмы?” дигән сорауны бирегез әле. Оныткан булсагыз, тизрәк элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!

Рәмзия Габбасова.