Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - “Яңарыш”ның бер көне (уены-чыны бергә)
24.02.2021

“Яңарыш”ның бер көне (уены-чыны бергә)

Яңа көн иртәсе

Һәр көн иртән “Яңарыш” газетасы редакциясендә кызу эш көне башлана. Эшкә иң иртә килүче — мин фәкыйрегез булам. Эш сәгате 08.30 да башланса да, ялкау­ланмасам, иртәнге алтынчы яртыга килеп җитәм, йокыдан торырга ирексәм, сәгать алтыда редакциядә булам. Әллә ничә кат ишекләрне ачып, бүлмәгә үтәм. Ишекне ачуга мине стенага эленгән келәмдәге Сөембикә манарасы каршы ала. Редакциягә килгән һәр кешене озатып, каршы алып торучы ул (күпне күргән). Чәйнекләрне кайнарга куеп, кыш көннәрендә җылыткычларны, җәй көннәрендә җилләткечләрне, компьютер аша татар радио­сын кабызып, эшкә тотынам. Мин — “тургай” (кызлар килгәнче барлык эшемне бетереп, көне буе юкны бушка әйләндереп тә утыра алам, шаяртам, көне буена да эш җитәрлек). Котлау, реклама, белдерү битләрен, сәхнә, милли тормыш рубрикаларын алып барам. Үзем оештырган чаралар, кеше язмышлары турында язарга яратам.

Сәгать сигез тулганда, коридордан вак-вак кына атлап, ишекне җайлы гына ачып, үз кадерен белеп кенә Рилия апа Закирова килеп керә. Ул газетаның “Алтын йомгак”, “Белем һәм тәрбия”, “Хатлар” битләрен алып бара. Һәр кешенең күңеленә кереп сөйләшә белә. Хәбәрчеләр, газета таратучылар белән һәрвакыт элемтәдә. Җайлап кына аралашып, һәрберсен көйли. Кайнана, ир белән гомер итү турында редакциядә эшләүче кызларга бик әйбәт киңәшләр бирә ул. Балалар тәрбияләгәндә дә, аның сүзләренә колак сала кызлар. Хәл-әхвәл сорашып бетерә алмыйбыз, коридордан биек үкчәсе белән каты басып килгән тавыш ишетелә һәм арабыз­да иң яше булган Эльвира Вахитова ишекне ача. Аның өйдәге бабай, малай кыйссасын тыңлыйбыз да эшкә чумабыз. Эльвира зур наушникларын кия дә, шуның белән көне буена элемтәдән югала дисәң дә була. “Яшьлек” һәм “Дин” битләрен алып баручы, “Хәерле иртә” тапшыруына сюжетлар ясаучы, һәр эшне тиз башкаручы Эльвира гаиләсендәге өлкәннәргә зур хөрмәт белән карый. Әби-бабасын тәрбияләп, соңгы юлга озатуы сокланырлык.

Тугызынчы яртыда керә торган бүлмәдә хәрәкәт башлана. Газетаның редакторы Рәмзия Габбасова, Гүзәл Шакировалар килеп җитә. Рәмзия апа үз бүлмәсенә кереп китә, Гүзәл беренче бүлмәгә урнаша. Икесе дә тыныч кына эшли башлыйлар. Рәмзия апаның бүлмәсендә бертуктаусыз телефон шалтырый башлый. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, газета, автономия эшләре белән редакторның яңа эш көне башланып китә. Аның җилкәсендә — Удмуртия татарларының бөтен милли тормышы. Форумнар, милли чаралар, Сабантуй бәйрәмнәре оеш­тыру, мәктәпләр, балалар бакчалары белән элемтәдә тору — әнә шул арбаны тарта ул. Хатын-кыз коллективын җитәкләве редакторга җиңел түгелдер. Ләкин Рәмзия ханымның беркайчан да редакциядә эшләүчеләрне аерганы юк. Ул барыбызга да тигез карый. Кайчакларда әйтәсе сүзен дә әйтми каладыр. Акыл белән эш иткәнгәме, коллектив һәрвакыт бердәм. Гүзәлне “Яңарыш” ның «мие” дип атарга була. Ул сайтларны, социаль челтәрләрне алып бара. Компьютерлар, телефоннар, тагы әллә нәрсәләр эшләмәсә, “Гүзәл” дип кычкыра башлыйбыз. Гомумән, аның белмәгән эше сирәктер. Ниндидер чаралар, концертлар оештырасы булса да, безнең, урамга чыгып, алып баручы эзлисе юк, Гүзәл бар.

Гөлнара Вәлиева да озак көттерми, тиз генә килеп кереп эшкә тотына. Гөлнара газетада икенче битне алып бара. Әлеге биттә сәясәт яктыртыла. Төрле җыелышларга, җитәкчеләр янына йөрүче дә ул. Газетаның нинди битен генә бирсәң дә, ул аны “эх” итми алып бара, төгәл, җаваплы кеше. Бик оста хуҗабикә, ике игезәк кыз, бер малай үстерә. Балалары туган телне, гореф-гадәтләребезне белсен өчен күп көч куя. Иң арттан тота-каба Элмира Нигъмәтҗан килеп керә һәм: “Рилия апа”, — дип, күзләрен зур ачып, үзенең бакчасы, гөлләре, үсентеләре турында илһамланып, рифмага салып сөйли башлый. Иҗат кешесе иҗат кешесе инде! Элмира газетада “Әдәби сәхифә”, “Иҗат мәйданы” битләрен алып бара. Нинди генә шигырь, хикәя, әсәр китермәсеннәр, ул аларны “ремонтлап”, менә дигән иҗат җимеше итеп, газетага чыгара. Шигырь кирәк булса, ул аны шул арада язып бирә, тегәргә, бакчада эшләргә ярата. Бер төн эчендә күлмәк тегәргә мөмкин.

Хисапчы Фәридәнең кергәнен дә сизмисең. Үзенең җиңел, нәзек гәүдәсе белән очып кына йөри, ашыгып үз бүлмәсенә үтә. Фәридә — дини яктан белемле, зәвыклы киенүче мөселман хатын-кызы. Бүгенге көндә дүрт бала тәрбияли, эшен дә җиренә җиткереп башкара. Бераздан бар да тына. Ара-тирә редакторның “Элмира”, “Эльвира”, “Рәфилә”, “Гөлнара”, “Рилия” дип чакырган тавышы гына ишетелеп тора. Машина йөртүче Наил Мөхәммәтдинов та исәнләшеп, бүлмәне әйләнеп чыгып китә. Наил абый редакциянең әтисе кебек. Һәрберебез турында кайгыртып, борчылып йөри. Редакциядә нәрсәдер ватылса, лампочкалар янса, Наил абый кирәк! Кайчакта көйсезләнеп ала инде, ләкин йомшак итеп елмаеп дәшсәң, эри дә китә. Йомшак кына атлап, дизайнер булып эшләүче Ралина Зарипова ишекне ача. Баннер, буклет, афиша, Рәхмәт хатлары, стендлар ясау — барсы да аның өстендә. Өстәвенә әле ул бик матур итеп рәсем ясый.

Эш кайный

Беренче бүлмәдә вакыт-вакыт Гүзәл белән Ралинаның тавышлары ишетелеп тора. Бераз-дан редакциянең ишеге әледән-әле ачыла башлый. “Әллә кайда күктә утырасыз, сезгә керерлек түгел”, — дип, өлкән апа-абыйлар сукранып керә. Һәркемнең үз йомышы. Кемдер котлау, кемдер мәкалә, шигырь китерә. “О, кызлар, бүген редакция тутырып утырасыз, күңелле сезнең барыгызны да биредә күргәч”, — дип, мәкаләсен тиз генә тапшырып, Гыймран ага Сафин кереп чыга. Атлап түгел, йөгереп кенә килеп, Гөлфидә апа Мәрданова үзенең иҗат җимешләрен куеп чыгып китә. Газета яздыручыларыбыз, хәбәрчеләребез, милли оешма җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр, үзешчән артистлар, коллектив җитәкчеләре, районнардан-шәһәрләрдән килгән милләттәшләребез — безнең өчен кадерле кунак. Төштән соң инде кызларның телефоннары шалтырый башлый. Кемнеңдер баласы мәктәптән кайткан, кемнекедер түгәрәкләргә бара. Кайбер көнне редакциядә тынлык була. Кемдер Эчке эшләр министрлыгына, Мәгариф министрлыгына, колонияләргә, мәктәпләргә, балалар бакчасына, заводларга, район-шәһәр-авылларга китә. Эш сәгате бишкә кадәр булса да, ниндидер ашыгыч эш булса, без соңга кадәр утырабыз. Бер сан әзерләнеп бетә, аның артыннан ук икенчесе әзерләнә башлый.

Пәнҗешәмбе көнне редакциянең ишеге ябылып тормый. Газета алучыларыбыз иртәдән үк килеп, газета килгәнен көтәләр. Кайсы көннәрне, зур камераларын күтәреп, телевидение журналис­ты Нәзир Ногманов килеп керә. Нәзир “Минем Удмуртия” телеканалында “Хәерле иртә” тапшыруын алып бара, “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалы өчен сюжетлар әзерли. Үзенең тәмле теле белән безне мактап, сюжетлары өчен интервью ала. Кайбер атнаның җомга көннәрендә “Хәерле кич!” телетапшыруына сюжет әзерләү өчен оператор егет белән, камералар күтәреп, журналист Хәмидә ханым Гайфуллина килә. Без үткәргән милли чаралар, куелган спектакльләр турында тапшырулар әзерли ул. Аның белән иркенләп аралашабыз (барлык эч серләребезне алып бетермичә китми). Журналист Фәнзилә Салихова да килеп, кыска, төгәл сюжетлар ясап китә (чөнки ул үзе дә төгәл, үз сүзен әйтә торган кеше). Аның язмалары газетабызда еш урын ала. Эшебез газета чыгару белән генә чикләнми. Милли чараларның оештыручысы да, алып баручысы да — “Яңарыш” редакциясе коллективы кызлары. Кирәк булса, сәхнәгә чыгып та чыгыш ясыйлар, спектакльләр дә куялар, аш-су өлкәсендәге бәйгеләрдә дә катнашалар. Удмуртиянең Журналистлар берлеге оеш­тырган спорт ярышларында актив катнашабыз. Әнә шулай көн саен редакция умарта күчедәй кайнап тора. Үз эшен, телен, милләтен яраткан кызлар эшли бездә!

Рәфилә РӘСҮЛЕВА.