Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Яңарыш”ка солдат кайтты
9.07.2020

“Яңарыш”ка солдат кайтты

Салават: «Иң сагындырганы кайнар чәй һәм мунча булды”

Әле узган җәйдә генә армиягә киткән егетләр инде хәзер чын солдатлар булып туган йортларына кайта да башладылар. Көткән кеше өчен бер ел озак булса да, вакыт сизелмичә дә узып киткән.
“Яңарыш” редакциясендәге беренче эш көнемдә үк, әле яңа гына армия сафларыннан кайткан Салават Алтынбаев белән очрашырга туры килде. Журналистлар аны сорауларга күмделәр: “Ни шундый уңайсыз сораулар бирәләр инде?” – дип, бер мизгелгә Салаватны кызганып та куйдым. Бераздан аңладым: ул биредә үз кеше икән. Салават ничек хезмәт итүен бәйнә-бәйнә сөйләп, мине әсир итте.
“5 июль көнне туган җиремә әйләнеп кайттым. Хабаровск ягында — радиоэлектрон көрәш бригадасында хезмәт иттем. Якыннарым сагынган, мин дә сагындым, тик өйдә торасы килми.
Әле күптән түгел генә укуымны тәмамлап, “Менә армиягә дә барасы. Ничек кенә хезмәтемне үтәрмен?” – дип борчылган вакытларым һаман да исемдә. Барып җиткәч тә, үз-үземә: “Киттем инде, хәзер тиз генә кайта алмыйм”, — дидем. Хәзер инде мин – туган иле өчен сакта торган солдат. Мин бу исем белән чын күңелемнән горурланам.
Армия барысын да үз урынына куя, тәртипкә китерә. Бөтенләй башкача фикер йөртә башлыйсың. Туганнарны, якыннарны сагынасың, аларга карата хөрмәт арта. Өйдә пешкән тәмле ризыклар, рәхәт вакытлар сагындыра. Иң сагындырганы — кайнар чәй һәм мунча.
Хезмәтнең иң авыры кызу вакытларда булды. Иртәнге сәгать 4 тә “тревога” дип кычкырып уятулары гына ни тора! Физик яктан нык булырга кирәк, чөнки бу – солдат кеше өчен иң мөһиме. Һәр көн иртән сәгать алтыда торып, кичке унга кадәр эштә булдык. Казармада солдатлар өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган иде. Хезмәтем ахырына якынлашканда, соңгы айларда, казармага ремонт ясадык.
Әлбәттә, өйгә кайтыр вакыт җиткәч, 1 ел буе уздырган вакытның бүтән кабатланмаячагына төшенгәч, армияне ташлап китүе дә бераз авыррак булды. Нәрсә дисәң дә, бер дә белмәгән кешеләр белән дуслашып, якынлашып беттек. Тик шулай да, кайту теләге – көчлерәк.
Яшь егетләргә киңәшем шул: армиягә барудан куркырга кирәкми. Бер дә белмәгән кешеләр белән чит җирдә Ватанның иминлеге сагында тору – олы тормыш юлының мөһим баскычы һәм солдатлар өчен зур тәҗрибә ул. Башка шлем киеп, кулга автомат тоткач, дөньяга караш үзгәрә, тормышны аңлый башлыйсың икән ул. Гомумән, армия сафларында хезмәт иткәндә, үзеңне туган илен сакларга, аның өчен барысын да эшләргә әзер булган батыр егет итеп хис итәсең һәм ул шулай да.”
Салават хәзерге вакытта алдагы тормышына планнар кора. Аңа уй-хыялларының тормышка ашуын, газиз әти-әнисенең олы терәге булып, яңа үрләргә ирешүен, теләгән эшенә урнашып, матур тормыш коруын теләп калабыз. Уңышлар сиңа!

Таңсылу Арсланова.