Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яшәү тамчысы
29.08.2018

Яшәү тамчысы

3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр.

Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә 334 кеше үлгән – аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Алар 3 көн буе бер тамчы су эчәргә тилмереп торганнар.
3 сентябрьдә Россиянең һәр төбәгендә “Яшәү тамчысы” Бөтенроссия акциясе җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә узачак. Ижауда Балалар иҗат сараеның парк зонасында (Киров урамы, 17 нче йорт) сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында булачак. Россиядә, шул исәптән безнең республикада, терроризм, экстремизм очракларын булдырмау өчен җитди көрәш алып барыла. Катнашучылар фотога төшеп, аны социаль челтәрләргә #капляжизни хэштегы белән, шулай ук торак пункты тегы белән (мәсәлән #Ижевск) куярга мөмкиннәр. Акцияне оештыручылар – “Вместе” ассоциациясе, УР Милли сәясәт министрлыгы.