Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яшәү тамчысы
5.09.2019

Яшәү тамчысы

Инде менә икенче ел рәттән Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә “Яшәү тамчысы” дип аталган акция уза. Үткән елны да Удмуртия башкаласының Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае янындагы мәйданчыкка уку йортларының беренче курс студентлары, Хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелган иде. Быел чарада катнашучылар саны 3 меңнән артып китте.
Акция чакырылган кунакларның сәламләү сүзе белән башланып китте. Терроризмга каршы көрәшнең мөһимлеге турында фикерләре белән Ижау шәһәре хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чис­тяков, Удмуртиянең терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Олег Кузнецов, Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Шәйхетдинов һәм Ижау шәһәре сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Шамил Утәшев уртаклаштылар.
“Бүген без террорчылар кулыннан һәлак булган һәркемне искә алабыз. Һәр кеше терроризмның ерак җирдә түгел, безнең янәшәбездә дә килеп чыгарга мөмкинлеген аңларга тиеш. Илебезнең язмышы — үзебезнең үк игътибарлы булуыбызга бәйле”, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Олег Кузнецов.
“Без берни дә үзгәртә алмыйбыз. Әти-әниләре иң куркынычсыз урынга — мәктәпкә алып килгән сабыйлар өйләренә кире әйләнеп кайталмаячак… Ләкин без нәрсә эшли алабыз? Безнең Бесланда балалар кичергән мәхшәрне, озак еллар дәвамында әти-әниләренә җәһәннәм утында янып яшәргә мәҗбүр иткән фаҗигане онытырга хакыбыз юк”, — дип ассызык­лады Дмитрий Чистяков.
“Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән бу истәлекле чараларга кушылам. “Терроризм”га бик еш “Ислам” сүзе дә өстәлә. Әмма терроризмның милләте булмаган кебек үк, дингә дә мөнәсәбәте юк. Бу – кешелеккә каршы күренеш. Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйтүенчә, мөселманның теленнән һәм кулларыннан кешеләр беркайчан да зыян күрмәс”, — диде Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов.
Хәтер акциясен Удмуртиянең “Вместе” яшьләр милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе әзерләгән музыкаль-әдәби композиция дәвам итте. Яшьләр төрле халыкларның милли киемнәрендә, чиратлашып 2004 елның 1 сентябрь көнендә Бесланның 1нче мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар хронологиясен сөйләделәр.
“Бесланда басып алынган мәктәп бинасында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар булган. Өч көн буе бер тамчы суга тилмергән алар. Әйдәгез, шушы вакыйгаларны истә тотып, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янындагы чәчәкләргә һәрберебез су сибик”, — диде алып баручы. Җыелучылар, касәдән учларына су алып, монумент янында үсә торган чәчәкләргә сиптеләр. Шулай итеп, акциядә катнашучылар Бесланда һәлак булганнар белән символик рәвештә су белән бүлештеләр.
Ел саен үткәрелә торган акцияне Удмуртиянең барлык районнарында һәм Россиянең төрле поч­макларында кабат үткәрергә кирәклекне хуп­ладылар. 2018 елда бу Бөтенроссия акциясенә илебезнең 22 төбәгеннән 21 меңнән артык кеше катнашырга теләктәшлек белдергән.