Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Яшәү рәвешебез — Ислам дине
22.03.2018

Яшәү рәвешебез — Ислам дине

16 мартта Үзәк мәчеттә хатын-кызлар өчен “Мөселман дини оешмаларының гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше” дип исемләнгән очрашу үтте. Чарада Можга шәһәренең “Гаилә” клубы вәкилләре, Удмуртия Диния нәзарәте әһелләре, милли оешма җитәкчеләре һәм мөхтәрәм кунак – Алабуга Җәмигъ мәчете мөгалиммәсе, табибә, күп санлы китаплар авторы Галимә апа Харисова катнашты.
Конференция бүгенге көндә актуаль булган замана проблемаларына, сәламәтлекне саклау серләренә һәм гасыр чирләрен дәвалауга багышланган иде. Чыгышларны йөзгә якын хатын-кыз тыңлады. Күпләр өчен бу уникаль очрашу, Галимә апаның үзе белән аралашу, аның дәресләрен тыңлау иде. “Без монда укырга, аның чыгышын тыңлап, гыйлем тупларга дип килдек”, — диделәр тыңлаучылар.
Галимә апа “Гаиләдә тынычлык булу – сәламәтлек чыганагы” дигән темага чыгыш ясады. “Ислам һәм сәламәтлек – тамырдаш сүзләр. Ислам сүзе “әсләмә” дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну һәм тынычлык дигәнне аңлата, “сәламәтлек” сүзе дә шушы фигыльдән ясалган”, — дип, сүзен башлады мөгаллимә. “Әгәр дә Аллаһның китабы Коръәнне, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисләрен тормышка ашырып яшәмәсәң, сәламәт акыл да, сәламәт тән дә, сәламәт фикер дә, күңел тынычлыгы да була алмый. Хәзерге заманда йөрәк-кан тамыры, яман шеш авыруларының киң таралуын, иммунодефицит дигән халәтне галимнәр психик киеренкелек белән аңлаталар. Нишләп юк соң ул күңел тынычлыгы? Ашарга ризык, кияргә киемнәр, торырга яхшы йортларыбыз бар бит. Мин күңел тынычлыгын каян табарга дигән сорауга җавапны Коръәннән таптым. Анда болай диелгән: “Тормыш юлыңның һәр мизгелендә Аллаһ кушканны эшләп, тыйганнан тыелсаң, күңелең тынычлана. Чөнки син золым итмисең, яхшылык эшлисең һәм бу яхшылык үзеңә кайта”. Ә “Күк күкрәү” сүрәсенең 28 аятендә: “Аллаһны зекер итеп кенә тынычлана күңелләр”, — дип әйтелә. Акыллы кеше Раббысының сүзен үтәмичә ахирәттә үзен мәңгелек җәһәннәмгә салмый. Бәхетле, сәламәт буласыгыз, дус-тату гаилә корасыгыз килсә, мәчеткә барыгыз, Коръән, Коръәннең тәфсирен укыгыз. Яшәү рәвешегез итеп Исламны алыгыз”, -дип, үз чыгышында үгет-нәсыйхәтен әйтте Галимә апа.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми. Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек”, — дигән. Аллаһы Тәгалә адәм баласына иң зур нигъмәт булган саулыгын биргән, аны саклау кагыйдәләрен Рәсүлебез аркылы безгә дә ирештергән. Ул Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләрне эшләргә чакыра. Тик без катлаулы заманда яшибез. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәтлек кими. Бу, барыннан да элек, балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Алар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары да артканнан-арта бара. Февраль аенда Ижауда бер гаиләдән булган 12 һәм 15 яшьлек ике кызның түбәдән сикереп, үз-үзләренә кул салуы бөтен республиканы тетрәндерде. Ата-ана белән балалар арасында упкын булуы, балаларның үз-үзенә кул салучыны ахирәттә нинди җәза көткәнен белмәүләре һәм башкалар – гаиләдә дини тәрбиянең булмавыннан килә. Яшьләр тәмәке төтененә һәм хәмер исереклегенә күмелгән, кызлар гаилә корганчы ук җенси мөнәсәбәтләргә керә, абортлар саны арта. Очрашуда әлеге замана афәтләреннән саклану турында да чыгышлар яңгырады. “Мин үзем белем бирә торган техникумда студентлар арасында сораштыру уздырдым. Аларның 67%ы беренче тапкыр тәмәкене 14-17 яшьтә тартып караганнар, ә 40%ы 14 яшькә кадәр үк тәмәке көйрәтә башлаган. Бездә егетләр тракторчы, автомеханик кебек чын ир-ат һөнәрләренә укыйлар. Тәнәфес саен алар тәмәке тартырга чыгалар. Көненә 6-7 дәрес булса, уку вакытында гына аларның ничә тәмәке тартканын санап карагыз. Аборт ясатып, хатын-кыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җанның гомерен өзә, ә начар гадәтләр белән мавыгып, без үзебезгә-үзебез, Раббыбыз нигъмәт итеп биргән сәламәтлегебезгә зур зыян салабыз. Бу куркыныч саннар кимесен өчен балаларыбызга дини тәрбия бирик. Иң беренче чиратта син аларга үзең үрнәк булырга тиеш. Мин педагог буларак, 3 балама да дини гыйлем бирәм. Чөнки диннән башка камил шәхес тәрбияләп булмый”, — диде үз чыгышында Можга шәһәренең “Гаилә” клубы вәкиле Зөлфирә Субаева.
Очрашуда яңгыраган дистәгә якын чы­гышларның һәрберсенә тукталсаң, газетаның бер саны гына җитмәс иде, мөгаен. Аларның һәрберсе эчтәлекле, файдалы, үтемле, уйландыра торган булды. Социаль әһәмияткә ия, рухи яктан тирән тәрбия бирә торган бу чараны оештырган Удмуртия Диния нәзарәтенә, Үзәк мәчет хакимиятенә рәхмәт. Иң кызыклы чыгышларны, Галимә апа Харисованың яз­маларын алдагы саннарда укый алырсыз.

Эльвира Хуҗина.