Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Яшәешкә кагылышлы биш сорау
12.10.2017

Яшәешкә кагылышлы биш сорау

Шушы көннәрдә шәһәр хакимияте бинасында узган түгәрәк өстәлдә “Шәһәргә син кирәк!” проектын гамәлгә ашыру, “Бөтенроссия икътисади диктант” һәм янгын чыгу очраклары ешаю турында сөйләшү булды. Башкалабызның мәгариф системасы һәрвакыт үсү һәм камилләшү юлында.

Моңа белем бирү эшчәнлеген төрле юнәлештә колачлап алучы “Инженерлык классы”, “Педагогик класслар”, “Финанс грамоталылык”, “Академпарк”, “РобоСфера” кебек проектлар ярдәм итә. Әлеге проектларның төп максаты — укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. Шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә алар уңышлы гына эш алып баралар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлаганда югалып калмаска, үзен кызыксындырган юлдан атларга ярдәм итәләр.
Ижау шәһәрендә 2016 елның апрель аеннан үз эшен башлап җибәргән, балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне киметү һәм бөтенләй булдырмау максатыннан чынга ашырылган “Шәһәргә син кирәк!” проекты сентябрьдә үз эшен төгәлләде. Әлеге проектта беренче тапкыр җинаять кылган, 13-16 яшьтәге 150 яшүсмер, 30 волонтер һәм остазлар катнашкан. Чарага яшүсмерләрнең әти-әниләре, укытучылар, иҗтимагый оешмалар да тартылган. Яшүсмерләрне дөрес юлга бастыру максатыннан психологик реабилитацияләү үзәгенә экскурсияләргә, театр-киноларга бару оештырыла. Нәтиҗәдә, проектта катнашкан 54 яшүсмер полиция бүлекчәләреннән исәптән төшерелгән.
12 октябрьдә Ижау халкының икътисади яктан белемнәрен тикшерү максатыннан икътисади диктант язу оештырылды. “Әлеге диктант халыкка ошар”, — дип ышанып кала оештыручылар. Чөнки катнашучылар үз белемнәрен тикшереп, икътисади проблемалар туганда дөрес хәл итә алу-алмауларын тикшерә, бу өлкәдә белемнәрен үстерә алачаклар. Диктант нәтиҗәләре буенча 80 балл җыйган мәктәп укучылары һәм студентлар “Икътисади фән фестивале” проектына чакыру алачак.
Әлеге чарада күтәрелгән тема-ларның иң четереклесе — янгын чыгу очракларының ешаюы. Еш кына көзге салкыннар җитүгә, янгыннар саны да арта. Бу ут белән саксыз эш итүдән, электр җиһазларыннан һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозудан килеп чыга. Бу хакта түгәрәк өстәл вакытында Ижау шәһәренең янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Алексей Комаров сөйләп үтте. Ел башыннан шәһәрдә 206 янгын очрагы теркәлгән (2016 елда – 204 янгын очрагы), аларда 24 кеше һәлак булган (2016 елда – 5 кеше), шуларның 3се балалар, 20 кеше җәрәхәт алган, 29 кешенең гомере саклап калынган. “Бу проблеманы хәл итү өчен халык белән янгын чыгуны киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш алып бару мөһим. Күпчелек вакытта янгын төнлә, кеше йоклаган вакытта чыга. Йоклаган кеше тиз генә уяна алмый, уянса да янгынны сүндерү өчен аңлы рәвештә тиешле чара күрә алмый. Шуны истән чыгармыйк: заманча җиһазлар янган вакытта кешене агулый торган токсинлы продуктлар бүлеп чыгара. Бу еш кына аяныч хәлгә китерә. Янгынны булдырмау һәм кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк. Шуңа да бүгенге көндә гаиләләргә янгынны белгертүче җайланма сатып алу һәм кую бик мөһим. Әлеге җайланманың төп максаты – кешене уяту яки аның игътибарын җәлеп итү. Белгертүче җайланма янгын чыгуның беренче минутында ук көчле тавыш бирә башлый. Әлеге тавыш кеше бик нык йоклап киткән булса да, уятырга сәләтле. Шул рәвешле, ул янгынны күрү генә түгел, сүндерергә һәм янгын булган бинадан вакытында чыгып китәргә ярдәм итә. Бу җайланманы бигрәк тә күп балалы гаиләләр, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яши торган йортларга урнаштырырга кирәк. Бәясе буенча кыйммәт тормый. Махсус кибеттән сатып алып, приборларны аерым биналарның (өйләр, фатирлар, гаражлар, йорт каралтылары һ.б.) түшәмнәренә яки диварына беркетеп һава үткәрүче урынга урнаштырырга киңәш ителә. Җайланма белән ничек куллану турында инструкциясендә язылган була”, — дип сөйләде инспектор.
Әйе, янгынны белгертүче әлеге җиһазның әһәмиятен аңлап та бетермәстән, әлегә аны күбебез кирәксенми. Сакланганны Ходай сак-лар диләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмасак иде.

Ләйсән Әхмәтова.