Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшь парлар скверы ачылды
19.09.2019

Яшь парлар скверы ачылды

Быелгы җәй шәһәр тормышына күп кенә яңалыклар алып килде: озак еллар ремонт күрмәгән юллар, ниһаять, төзекләндерелде, Ижау бераз чүптән арына башлады, яңа объектлар ачылды. Болар барысы да — милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе.

Шушы көннәрдә тагын бер кызыклы урында булырга туры килде үземә. Устинов районынының Петров урамында 33,37,39нчы йортлар янында яшь парлар скверы ачылды. Ачу тантанасына шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев, Дәүләт Советы депупатлары, җитәкчеләр дә килгән иде. Олег Бекмеметьев, иң беренче эш итеп, балалар мәйданчыгында урнаштырылган атынгычларның ныклыгын тикшерде, әти-әниләр белән аралашты. “Бу сквер яңа түгел инде. Ул биредә күптән булган, ләкин җимерек хәлдә иде. 2005 елда аны үзгәртеп кору эшләре башланган була. Ләкин төзүчеләр намуссыз булып, эш туктала. Халык хәтта бу скверны “Сакаллы сквер” дип тә йөртә. Ә быел без, ниһаять, шәһәр хакимияте бюджетыннан акча бүлеп биреп, депутатлар тырышлыгы белән төзекләндерү эшләрен тиз арада тәмамлап, скверга яңа сулыш өрү бәхетенә ирештек”, — диде шәһәр башлыгы. Скверның гомуми мәйданы 5000 квадрат метрдан артык. Мәйданның күп өлешен яшел чирәм бизи. Моннан тыш биредә йөрү өчен сукмаклар ясалган, фонарьлар, эскәмияләр урнаштырылган, агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Скверның иң зур байлыгы — яшь парлар өчен мәхәббәт, татулык һәм хөрмәт символы булган эскәмия. Аны тантаналы ачу ул көнне туйларын билгеләп узучы Ольга һәм Иван Крыловларга тапшырылды. Алар эскәмиягә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе буларак, беренче булып кызыл тасмалар бәйләделәр. “Совет да любовь” дип язылган әлеге эскәмия гаилә коручы яшь парларга туй көнендә кызыл тасма калдыру, фотога төшү өчен менә дигән истәлекле урын булачак. Чөнки һәр яшь пар туй көнен планлаштырганда, иң беренче чиратта, фотога төшү урыннарын билгели, маршрут төзи.

“Ял итү өчен яңа урыннар булдырырга, искесен яңартырга ничек тә акча һәм көч табарга мөмкин. Ләкин шул хезмәт җимешен саклап, карап торучы булмаса, бик кызганыч. Минем район һәм шәһәр халкына зур үтенечем бар: паркларны, скверларны сакласак иде. Аларның чисталыгы, матурлыгы, төзеклеге сезнең һәм сезнең балалар өчен. Мин гаилә төзүче гашыйкларның әлеге скверда мәхәббәтләрен ныгытуларын, аннан сабыйлары белән ял итәргә килүләрен телим. Шәһәребездә яшь гаиләләр күбрәк төзелергә, сабыйлар күбрәк туарга тиеш!” — диде Олег Бекмеметьев. Депутатлар да яшьләргә ныклы гаилә төзеп, нәсел дәвамчылары алып кайтуларын теләделәр. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел! Гаилә бит ул ир белән хатыннан гына торса, тулы гаилә түгел. Бер гаилә дә балаларның көлүен ишетүдән мәхрүм булмасын иде. Хөкүмәт тә төрле программалар белән яшь гаиләләрнең тормышын җиңеләйтергә тырыша. Сүз уңаеннан, түбән процентлы ипотека темасына тукталып узасы килә.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә торак сатып алу тагын да җиңеләйде. Ни дисәк тә, бала тәрбияләүче гаиләләргә 10 процент урынына 6 процентлы ипотека түләү җиңелрәк булачак. Мондый “гаилә ипотекасы”н нинди шарт­ларда бирәләр соң? “Саклык банкы” («Сбербанк») алты процентлы ипотека алу өчен документларны 15 апрельдән үк кабул итә. Тик мондый түбән процентлы ипотеканы бары тик беренчел базардан сатып алынган торакка гына 3 елдан 30 елга кадәр бирәләр. Беренчел кертем буларак, фатир бәясенең 20 проценты кадәр сумманы түлисе. Ана капиталын кулланырга да була. Банктан алган кредитның калган өлешен дәүләт субсидияли. Социаль ипотека алгандагы кебек, җан башына квадрат метр җитмәгәнне раслаучы белешмәләр җыясы да юк. Төп шарт – бурычны түли алу сәләте (айлык чыгымнар гаилә кеременең яртысыннан да артмаска тиеш). Әгәр яңа төзелгән йорттан ипотекага фатир алынган булып, 2018 елның гыйнварыннан соң гаиләдә икенче яки өченче бала туган икән, гамәлдәге кредитның процент ставкасын киметергә була. Моның өчен торак документлары һәм кредит килешүе белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге программа 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.
Шушы тудырылган мөмкин-лекләрдән күбрәк гаилә кулланып, иркен, матур фатирларда яшәү бәхетенә ирешсен иде.

Гүзәл Шакирова.