Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшь лидерлар көч сынаша
18.01.2018

Яшь лидерлар көч сынаша

Декабрь аенда Идел буе округының Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләрендә «Россия лидерлары» бәйгесенең ярымфиналы узды.
«Россия лидерлары» — яңа буын җитәкчеләр өчен ачык бәйге. Конкурска барлыгы 199 076 кеше гариза биргән булган. Шуларның 148 069ы – ир-ат (74%), 51 007 (26%)ы – хатын-кыз. Бу чарада төбәкләр арасыннан Түбән Новгород (4 983 кеше), Самара (4 433кеше) өлкәләре, Татарстан (4 473 кеше), Башкортстан (4 146 кеше) респуб­ликалары, Пермь крае (2 833 кеше) аеруча активлык күрсәтә. Ярымфиналистлар саны буенча Удмуртия 3нче урында, ярымфиналда республикабыздан 20 кеше катнашты. Финалга ике кеше – Максим Галимов һәм Алексей Моров үтте. Максим “Мастер” IT-компаниясендә эшли, Алексей Моров – республикада танылган бизнес-тренер.
2018 елның февраль аенда Мәскәүдә узачак финалга ил күләмендә 300 кеше генә чыккан.
Шуларның 100е генә җиңүгә ирешеп, 1 миллион сум акчага лаек булачак. Бу акчага җиңүче үзе сайлаган программа буенча белем алачак. Аларның һәрберсе таныл­ган лидерлар, дәүләт идарә итү вәкилләре арасыннан профессионал остаз сайлап ала алачак. Оештыручыларның максаты – җиңүчеләрне барлап, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәр катнашучыга киләчәктә үсү мөмкинчелеге бирү. Ярымфиналистлар территориаль һәм федераль югарылыктагы башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары вазифаларын башкаручыларның резерв исемлегендә торачак.

Ләйсән Әхмәтова әзерләде.