Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр 2018 елга бәя бирә
27.12.2018

Яшьләр 2018 елга бәя бирә

Эльвира Хуҗина, “Яшьлек адымы” сәхифәсен алып баручы:
“Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2019 елга аяк басабыз. Яңа ел ул — шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Шулай ук узып баручы елга нәтиҗәләр ясар, булган хаталарыбызны төзәтер вакыт та. Үзем өчен югалтуларга да, табышларга да бай булды бу ел. Сабыр булырга да, Аллаһка тагын да ныграк шөкер итәргә дә өйрәндем. Күп кенә хыялларым тормышка ашты, яңа максатлар барлыкка килде. Улымның беренче сыйныфка баруы, бик зур тырышлык белән машина йөртү хокукына ия булуым – узып баручы елның иң мөһим вакыйгалары булгандыр, мөгаен.
Бер елаткан, бер елмайткан бу тормышта иң мөһиме якыннарыңның, дусларыңның янда булуыдыр. Минем белән бергә борчылган, минем белән бергә сөенгән ике гаиләм бар минем: берсе — үз гаиләм, икенчесе – “Яңарыш”ым. Өйдә тынычлык булганда гына йортыңа сөенеп кайтырга, яратып башкарганда гына эшнең ямен табарга мөмкиндер ул. Бәхет тә шул буладыр. Гаиләдә кемдер укуда, кемдер эштә булып, тормыш ыгы-зыгылары белән көн үтеп китсә, “Яңарыш”ыбыз – милли тормышның үзәге. Газета чыгарудан тыш, баш мөхәрриребез Рәмзия Илдус кызы, хезмәткәрәбез Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендә шәһәребездә милли чараларны оештыруда да актив катнашабыз. Яраткан эшебез яңа танышулар бүләк итә, көнебезне кызыклы вакыйгалар белән баета. Яңа елга аяк басканда да тормышымда зур урын алып торучы һәр кешегә рәхмәт әйтеп, үпкәләткән булсам, гафу үтенәсем килә. Киләсе елда да гаиләләребез исән-имин, сау-сәламәт булсын, яраткан эшебезгә көн саен сөенеп килергә язсын дип телим.
Ел дәвамында Удмуртия татарлары тормышында яшьләребез дә актив булды, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар да газета укучылар белән үз уңышлары белән уртаклаштылар. Сүзне яшьләргә бирик”.

 

Гүзәлия Кашапова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе: “Елыбыз нәтиҗәле узды. Даими эшләп килүче проектлар белән беррәттән яңалары да барлыкка килде. Алар арасында: “ТелБел” татар телендә аралашу клубын, халкыбыз мәдәнияте белән таныштыруга һәм аны саклауга юнәлтелгән “Аулак өй” театрлаштырылган кичәсен, татар телендә кино карау кичен атап китәр идем. Елыбыз Россиякүләм һәм Дөньякүләм форумнарда катнашуга да бай булды. Ноябрь аенда Халыкара татар кызы конкурсында Удмуртия данын яклаучы Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулады! Бу яшьләр өчен генә түгел, Удмуртия татарлары өчен чыннан да зур вакыйга, шатлык булды. Катнашкан һәм уздырган һәр чарабыз “Яңарыш” газетасында даими яктыртылып барды. Киләсе елга да эш планнарыбыз зурдан, алар турында милли газетабыз аша укучыларны таныштырып торырбыз дип ышанабыз. Быел “Иман” берлегенә 20гә якын актив, сәләтле яшьләр килде. Бергәләшеп яңа проектларны тормышка ашырырбыз, киләсе ел тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәбез. Яңа еллар котлы булсын!”

 

Рөстәм Сөләманов, “Иман” татар яшьләре берлегенең Сарапулдагы филиалы рәисе: “Быел бөтен көчебез, игътибарыбыз шәһәребездә “Татар йортын” булдыруга юнәлдерелде. Татар йорты ачылгач, милли хәрәкәт җанланыр, яшьләр дә милли тормышка тартылыр дип ышанабыз. Киләсе елга максатыбыз да “Иман” татар яшьләре берлегенә йөрүче яшьләр санын арттыру”.

 

 

Рәзил Хәйбуллин, “Иман” татар яшьләре берлегендә беренче ел: “Мине бирегә күптән танышлар чакырган иде, килергә бик озак уйладым, килгәч, бер дә үкенмәдем. Бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Синдә татар каны акса, кил безнең яшьләр үзәгенә, чөнки үзеңнең татар икәнлегеңне онытмаска, моның белән горурланырга кирәк”, — дип әйтер идем. Без бергә булганда гына көчле!”

 

 

Фазыл Мәйдуллин, “Иман” татар яшьләре берлегендә беренче ел: “Монда яшьләр борчыган сорауларына җавап таба, бер дулкында булган кешеләр белән дуслаша ала. Нәкъ менә шундый аралашу җитми хәзерге яшьләргә, ә «Иман» татар яшьләре берлеге шундый мөмкинлекне бирә. Монда туган телебез — татар телебезне саклап калу өчен бик зур эш башкаралар. Яңа елда тагы да күбрәк сәләтле яшьләребез “Иман” берлегенә кушылсын иде.

 

Айдар Низамбиев, “Иман” татар яшьләре берлегенең Можга бүлеге җитәкчесе: “Можга “Иман” бүлегендә яңа актив команда барлыкка килде. Бүген без, уннан артык кеше, барыбыз да шәһәрдәге милли хәрәкәт белән кызыксынабыз. Барлык милли чараларда катнашабыз, аларны оештыруга үз өлешебезне кертәбез. Шулай ук быел без ятимнәр йортына бардык, шәһәркүләм конкурсларны уздыруга да үз өлешебезне керттек. Киләсе елда тормышка ашырасы яңа проектларыбыз да күп”.

 

Артур Мәгъдиев, Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе: “Быел Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламентының беренче чакырылышы вәкаләтләре төгәлләнде. Шуңа күрә икееллык эшкә нәтиҗә ясарга мөмкин. Шушы вакыт эчендә без командабыз белән үз проектларыбызны тәкъдим итәргә, эшләргә өйрәндек. 2 ел дәвамында барлыгы 22 проект тормышка ашырылды. Аларга 215 мең сум акча тотылды. Проектлар арасында яшьләр өчен файдалы, кызыклы, заманчалары да бар иде. Мәсәлән, сәнгатьне өйрәнүгә юнәлдерелгән “NOVART” арт-фестивале, спидкубинг – билгеләнгән вакыт эчендә механик башваткычларны җыю буенча “Udmurtia Open” чемпионаты, “Яшь сайлаучы мәктәбе”, футбол буенча халык­ара турнилар һәм башкалар. Әлеге проектларда да, яшьләр сәясәтендә дә татар яшьләренең катнашуы куандыра. Шулай ук без “Татар кызы” конкурсын, «Чәкчәк бәйрәме»н оештыруга да ярдәм иттек. Быел Яшьләр парламенты ярдәме белән “Территория права” ике лагерь сменасы оештырылды. Әлеге проект “Территория смыслов” Россиякүләм форумында югары бәя алды. Шулай ул проектның мөһимлегенә әти-әниләр дә басым ясады.
Саный китсәң, яшьләр парламентының эше бик күп. Тагын зур уңышларыбызның берсе – милли сәясәт, мәдәният һәм туризм буенча комиссия рәисе Артур Сәлимгәрәев хәзер Дәүләт Советы каршында эшләп килүче Яшьләр парламенты рәисе урынбасары.
Яңа елда 2нче чакырылышка конкурс игълан ителәчәк. Без яшьләрне үзләрен сынап карарга чакырабыз.