Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр табигатьне саклау яклы
11.04.2018

Яшьләр табигатьне саклау яклы

Балаларның, яшьләрнең экологик аң-белемнәрен үстерергә, кечкенәдән үк табигатьне са­к­ларга, тирә-юнебезне пычратмаска өйрәтергә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Яшьләрне табигатьне саклауга җәлеп итү әлеге эшнең аерылгысыз өлеше булып тора.
2009 елда Ижауның тө­зелеш техникумында минем җитәкчелек астында Удмуртиядә һәм Россиядә экология проблемалары һәм иминлеге буенча шөгыльләнүче “Экопрофтех” төркеме оештырылды. Бүген анда 50гә якын яшьләр йөри. Без үзебезнең сайтны, эмблеманы, шигарне, форманы, әләмне булдырдык. Экологик проектларыбыз белән илебез күләмендә оештырыл­ган төрле конкурсларда катнашабыз, тыңлаучыларны Удмуртия һәм Россиядәге экологик проблемалар белән таныштырабыз. Сәламәт халык ул – ашаган ризыгы сыйфатлы һәм әйләнә-тирә мохите чиста булган халык.
“Экопрофтех” төркеменә йөрүче һәркем табигать алдындагы бурычын аңлый, табигать биргән һәр әйберне сакларга өйрәнергә һәм башкаларны да шуңа өйрәтергә тырыша. Шуның өчен әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төрле массакүләм чаралар, акцияләр уздырабыз, өмәләрдә актив катнашабыз. Мәскәүдә узган яшьләр форумында “Экопрофтех” төркеме “Удмуртия дәүләт зоологик паркын хокукый тәэмин итүнең кирәклеге” дип исемләнгән эш белән беренче дәрәҗәдәге диплом яуладык. Мондый җиңүләребез күп. 2014 елның декабрь аенда безнең төркем “ЖКХ-2014” Бөтендөнья Ассамблеясында катнашты. Анда тораклар төзегәндә экологик материаллар куллану, йорт территориясен төзекләндергәндә саклык чараларын күрү турында сөйләштек. Шулай ук 2014 елда без Удмуртиядә экологияне саклаучы яшьләр хәрәкәте арасында беренчелекне алдык. 2017 ел илебездә “Экология елы” дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан безнең техникумда студентлар арасында “Экологик куркынычсызлык һәм халыкның экологик мәдәнияте” дигән фәнни-гамәли конференция узды. Анда без Удмуртиянең Игра районында “Удмуртиянең табигый һәйкәле” булып саналган эрбет агачлыгының авыр хәлдә икәнен белдек. Әлеге агачлыкка ярдәм итү өчен “Удмуртиянең эрбет могҗизасын саклап калыйк” дип исемләнгән проектта катнашырга булдык. Үзебезнең проектны, эш планын төзеп, 2017 елда РФнең Президент грантлары фондына җибәрдек һәм җиңдек. Без бу җиңүебез белән бик горурланабыз һәм безнең проект уңышлы булыр, кешеләргә файда китерер дип уйлыйбыз.
Һәркем туган ягыбызның матур табигатен саклауга, тирә-юнебезне пычратучыларга каршы көрәштә үзеннән өлеш кертсен иде. Аеруча яшь буын, чөнки сез үзегезнең матур киләчәкне төзисез.

Лия Тукаева, Ижау шәһәре.