Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр сәясәткә тартыла
11.01.2018

Яшьләр сәясәткә тартыла

Можга егете, бүгенге көндә Россия халыклар дуслыгы университетында белем алучы Камил Габдуллин Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловка түбәндәге эчтәлектәге хат юллаган: “Мин Президентыбыз Владимир Путинга ярдәм итү яшь сәясәтчеләрнең төп бурычы дип уйлыйм. Шуңа Удмуртиядә бердәм яшьләр идарәсе системасы булдырырга кирәк дип саныйм”.

Камил илебезнең киләчәгенә битараф түгел. Ул актив гражданлык позициясен алып бара. Аның эшчәнлеге турында газетабызда да язып торабыз. Ул хатта “Бердәм Россия” партиясенең XVII Съез­ды пленар утырышыннан Владимир Путинның сүзләрен дә китерә: “Иң мөһиме, кайда гына яшәүләренә карамастан: зур шәһәрме, кечкенә авылмы ул – үз юлларын табу өчен яшьләрнең мөмкинлекләре бертигез булырга тиеш. Шул вакытта гына без сәясәткә, бизнеска, хакимияткә, фәнгә һәм башка өлкәләргә көчле, яшь белгечләр килүенә ирешербез. Безгә илнең үсешенә үз өлешен кертердәй, Ватанын сөюче, кыю, максатчан яшьләр кирәк”.
Яшь сәясәтче фикеренчә, яшьләргә аларның үсешләренә йогынты ясарлык мәгълүмат тиешле рәвештә килеп җитми. Шулай ук яшьләрне җәмгыять һәм сәясәт эшләренә тарту өчен социаль лифтлар аз булуына басым ясый Камил. Ул бердәм яшьләр идарәсе булдырылган очракта мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр үз потенциалларын башта яшәгән төбәкләрендә, соңрак регион күләмендә тормышка ашыра алырлар иде дип саный. Ул муниципаль берәмлек җитәкчеләре каршында яшьләр эше буенча Советлар төзергә, Удмуртия Башлыгы каршындагы яшьләр эше буенча Советны формалаштыруга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Ә яшьләргә иҗтимагый-сәяси тәрбия бирү өчен яшьләрнең сайлау комиссиясен мәктәп, студентлар һәм муниципаль дәрәҗәдә булдырырга кирәк булуына басым ясый.
Шулай ук Камил муниципаль берәмлекләр каршында Удмуртия яшьләре Хөкүмәтен һәм яшьләр хакимиятен оештырырга тәкъдим итә. “Әлеге эшләрне оештырып, башкарып чыккан очракта без яшьләрне иҗтимагый-сәяси тормышка, ә җирле үзидарәләрне яшьләр белән эшләргә тарта алачакбыз. Бу — киләчәктә тәҗрибәле, белемле белгечләр булачак дигән сүз”, — дип яза Камил үз хатында.