Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр бар җирдә өмет бар
25.04.2018

Яшьләр бар җирдә өмет бар

Апрель аенда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар ел саен зурлап билгеләп үтәләр. Без дә, “Яңарыш” газетасы, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр арасында бәйге игълан иттек.

Конкурс шартлары буенча “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Яңарыш” төркеменә шагыйрьнең берәр шигырен яттан сөйләгәнне яки сәнгатьле итеп укыганны видеоязмага төшереп җибәрергә кирәк иде. Бәйгедә катнашучылар күп булды. Иң мөһиме, аларның күпчелеге яшьләр иде. Әлбәттә, бу — бик сөенечле күренеш.
21 апрельдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә узган “Китапханә төне”ндә әлеге бәйгегә йомгак ясалды. Бәйге барышында без катнашучыларны видеоязма аша гына күрсәк, кичәгә аларның күпчелеге үзләре килделәр. Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар, үзләре белән таныштырдылар.
Кичәне Рөстәм Егоров баянда үзе уйнап, Габдулла Тукай сүзләренә языл­ган “Туган авыл” җыры белән башлап җибәрде. Бик сәнгатьле итеп, образга кереп Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүче Марат Каюмов, Назлыгөл Насыйрова, Эльвина Шагиева, Фазыл Мәйдуллин, Фәйрүзә Шәйдуллина кичәгә ямь өстәделәр.
Яшьләрнең чыгышларын тыңлаганнан соң, язучы Гыймран Сафин бәйгедә катнашучыларга үз фикерен җиткерде. “Яшьләрнең Тукай шигырьләре белән кызыксынуы матур күренеш”, — диде һәм һәрберсенә үзенең китабын бүләк итте. Шагыйрә Гөлфия Исхакова иҗат белән кызыксынучы яшьләр белән очрашу өчен Воткинск шәһәреннән үк килде. Ул: “Сезнең чиста итеп татарча сөйләшүегезне ишетеп, сөенеп утырам. Безнең Воткинск шәһәрендә саф милли телдә сөйләшүче яшьләребез юк дияргә була. Сез, яшьләр шуны аңларга тиеш: әгәр без үз телебезне хөрмәт итмәсәк, үз телебездә сөйләшмәсәк, безне башка милләтләр дә хөрмәт итмәячәк. Телебезне белгәндә генә без милләт буларак көчле”, — диде. Шулай ук Гөлфия ханым яшьләргә үз китапларын бүләк итте. Яшь шагыйрә Гүзәл Исхакова да үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.
“Яңарыш” газетасы редакторы бу көннең аеруча эчтәлекле узуы — бу кичәгә килер алдыннан гына Удмурт дәүләт филармониясендә “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленең концертын каравы хакында әйтте. “Балаларның үз телебездә ике сәгатьтән артык чыгыш ясауларына сок­ланып утырдым. Биредә дә зал тулы яшьләрне күрү, сезнең татар телендә чыгыш ясавыгыз филармониядә узган бәйрәмнең дәвамы кебек. “Яңарыш”та игълан ителгән бәйгедә бердәм булып катнашуыгыз аеруча сөендерә. Димәк, безнең киләчәгебез өметле. Сезгә милли яктан үсәргә мөмкинлекләр бар, читтә калмагыз, безнең белән бергә булыгыз, үткәргән чараларда тагын да катнашыгыз, сездән дә тәкъдимнәр булса, шатланып кабул итәчәкбез!” — диде.
Бәйгегә йомгак ясалганнан соң, “Иман” та­тар яшьләре берлеге кызлары һәм егетләре дилбегәне үз кулларына алдылар. Викторина, милли уеннар, җыр, күңел ачу төнге уникегә кадәр дәвам итте.
Барлык катнашучылар әлеге кичә­не оештыру мөмкинлеге тудырган Му­са Җәлил исемендәге китапханә хез­мәткәрләренә рәхмәтле калдылар.

Элмира Нигъмәтҗан.

Фазыл Мәйдуллин: Кичә эчтәлекле, күңелле узды. Тукай иҗатына багышланган викторина бөек шагыйребезне ни дәрәҗәдә белүебезне сынады. Бергәләп Тукайның “Туган тел” җырын башкардык. Татар телен ни дәрәҗәдә камил белүне тикшергән уеннар күп булды.
Бәйгегә килгәндә, ешрак шушындый иҗади чаралар оештырылсын иде. Респуб­ликабызда ел саен зурлап “Татар кызы” бәйгесе оештырыла, “Татар егете” конкурсы да үткәрелсен иде.

Максим Мерзляков: “Миңа аеруча Марат Каюмовның кыю, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве ошады. Аның чыгышында миллә­тебез белән горурлану хисе чагыла иде. Бу кичне бергәләп татарча фильмнар карадык, милли уеннарда катнаштык, Ринат Фәйзуллин гармунда уйнады, без җырладык. Үзебез алып килгән ризыклар белән табын корып чәй эчтек. Күңелле бәйрәм өчен барлык оештыручыларга рәхмәт җиткерәсем килә.