Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләрне сәясәттә ни берләштерә?
5.06.2019

Яшьләрне сәясәттә ни берләштерә?

Максатчан, үҗәт, теләгәненә ирешә торганнар. Замана яшьләре нинди алар? Яшь егет-кызларны бүген эшмәкәрлектә дә, сәүдә дә, мәгариф өлкәсендә дә, хәтта сәясәттә дә күрергә мөмкин. Араларында милләттәшләребез дә шактый. Удмуртиядә Ижау Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламентының икенче чакырылышында яңа рәис сайланды. Иң күп тавыш җыеп, әлеге вазифаны җитәкләргә икенче тапкыр инде Артур Мәһдиев сайланды. Аның белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.

— Артур, үзең турында сөйлә әле.
— Мин Ижауда туып-үстем. 2012 елда М.Т. Калашников исемендәге техник университетның “Сыйфат белән идарә итү” бүлеген тәмамладым. Әле студент вакытында ук тимерьюл вокзалында башта вагоннар участогында, соңрак машина йөртүче булып эшләдем. Укуны тәмамлагач, Ижау электр белән тәэмин итү дистанциясенә электромеханик булып эшкә урнаштым. Оешмада әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә эшләдем. 2013 елдан башлап Горький тимер юлының (ОАО “РЖД” филиалы) әйләнә-тирә мохитне саклау үзәгендә экологик лабораториядә җитәкче булып эшлим. Узган ел без беренче тапкыр ISO халыкара системасы буенча аккредитация алдык. Үз эшебезне илебезнең 5 субъектында башкарабыз: Башкортстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Татарстан һәм Удмуртия республикалары. Эшебез авыр, ләкин кызыклы. Эштәге төп вазифаларымнан кала мин төрле экологик акцияләр уздырырга тырышам. Мәсәлән, урман утырту. Быел без Удмуртиядә һәм Свердловск өлкәсендә 1,5 мең агач утырттык инде. Тиздән пластик шешә капкачлары җыю өчен эшләнгән икенче контейнерны ясап бетерәчәкмен. Беренчесе – тимерьюл вокзалы каршында урнаштырылган. Капкачларны тапшырудан кергән акчалар авыру балаларны дәвалау өчен тотыла. Шулай ук экологик тәрбия дәресләре алып барам.
— Яшьләр парламентына син ничек килдең?
— Яшьләр парламенты турында мин күп ишеткән идем инде. Дусларым арасында да анда әгъза булып торучылар шактый. Минем дә сәясәткә үз өлешемне кертәсе килде, тик ничектер вакыт җитмәде. 2016 елда машинада барганда радио аша Шәһәр думасы каршында Яшьләр парламентына беренче чакырылыш җыюлары турында ишеттем һәм үз көчемне сынап карарга булдым.
— Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламенты нәрсә ул?
— Яшьләр парламенты — актив яшь гражданнар берлеге ул. Быел инде бу икенче чакырылыш. Парламент 18 яшьтән 31 яшькә кадәрге 42 кешедән тора. Алар арасында студентлар да, төрле һөнәр ияләре дә бар. Үз кандидатурасын теләге булган һәм яше буенча туры килгән һәркем тәкъдим итә ала. Конкурс 3 этапта уза. Беренчесе – анкета тутыру. Икенчесе – шәһәрдәге ниндидер проблеманы чишүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итү. Өченчесе – үз проектыңны халык алдында яклау.

— Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламентында син инде ике ел рәислек иткән идең. Нинди нәтиҗәләргә ирешә алдыгыз?
— 2 ел дәвамында барлыгы 22 проект тормышка ашырылды. Аларга 215 мең сум акча тотылды. Бу акчаларның үз кесәбездән тотылуын да әйтеп үтәргә кирәк. Шәһәр бюджетыннан да, Республика бюджетыннан да финанслау булмады. Заманча, яшьләрне кызыксындырырлык проектлар да бар иде. Мәсәлән, сәнгатьне өйрәнүгә юнәлдерелгән “NOVART” арт-фестивален, спидкубинг буенча “Udmurtia Open” чемпионаты, “Яшь сайлау­чы мәктәбе”н һәм башка күп төрле чараларны уздыруга ирештек. “ Хокук территориясе” дигән ике лагерь сменасы оештырдык. Тик парламент эше социаль мөһим проектларны тормышка ашырудан гына тормый. Без – консультацион-киңәшү органы да. Кануннарга нигезләнеп, ниндидер сорауларны чишү буенча үз тәкъдимнәребез белән республиканың Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәбез. Беренче чакырылышта мондый 6 тәкъдим булды. Шуларның соңгысы – шәһәр үзәгендә чүп савытлары урнаштыру турындагы тәкъдимебез аерым нигезләмәдә урын алды. Моның өчен без махсус тикшерү уздырдык. Шәһәребездә чүп савытлары белән тәэмин ителеш 50% кына икән. Һәркемнең чиста шәһәрдә яшисе килә. Шуңа күрә без бу мәсьәләгә мөһим карадык, аерым нигезләмә булдыруга ирештек.
— Син янә рәис итеп сайландың. Максатларың, эш планнарың нинди?
— 23 майда безнең беренче сессия узды. Без эш планы кабул иттек һәм 50дән артык проектны расладык. Аларның 30га якыны быел тормышка ашырылырга тиеш. Без халык фикерен җыю, тыңлау белән дә актив шөгыльләнәбез. Мәсәлән, Ижауда түләүле машина кую урыннары булдыру турында сүз алып барыла. Без әлеге мәсьәләгә халыкның ничек каравын белдек. Сораштыру нәтиҗәләрен шәһәр башлыгы исеменә юлларга уйлыйбыз. Шулай ук законсыз чүплекләрне барлау һәм аларны юк итү өстендә эшлибез. Күп урыннарда тукталышлардагы корылмалар сүтелә, ә алар урынына яңалары куелмый. Әлеге мәсьәләне дә күз уңында тотабыз.
— Яшьләр күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Бу бик кызыклы сорау. Яшьләрне нәрсә борчый дигән сорауга җавап биргәндә, алар хәл итүне сораган һәр нәрсә башкаларга да кагыла дип әйтер идем. Мәсәлән, шул ук эшкә урнашу, торак мәсьәләләре…
— Яшьләр регион үсешенә нинди йогынты ясыйлар?
— Һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Кемдер яшьләр парламенты составына керә дә, ике ел дәвамында берни эшләми. Ә бар шундый егетләр-кызлар, алар үзләрен бар яктан да уңай күрсәтәләр, һәр эштә дә актив катнашалар. Алар арасында татарларның да булуы сөендерә. Мәсәлән, Артур Сәлимгәрәев республиканың яшьләр президиумы составына кертелде. Удмуртия командасы составына кереп, хәзер регион үсеше өчен тырыша торган яшьләр дә бар.
— Башка региондагы Яшьләр парламенты белән дә элемтәдә торасызмы?
— Беренче чакырылышта Пермь, Уфа, Брест шәһәрләрендәге Яшьләр парламенты белән эшләдек. Уртак проектларга килгәндә, Уфада без закон чыгару форумы оештырдык. Анда Ижау медицина академиясендә белем алучы Ринат Вәлиев үз проекты белән җиңү яулады. Шулай ук мондый форумны Пермь шәһәрендәге хезмәттәшләребез белән дә оештырдык. Гомумән әйткәндә, төрле шәһәрләрдәге Яшьләр парламенты белән аралашабыз, барысы белән дә дус, җылы мөнәсәбәтләр. Чөнки безнең тормышка булган карашларыбыз бер, проблемаларыбыз да уртак.
— Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт!
P.S. Рәис вазифасында Артур ике ел эшләячәк. Әлеге вакыт эчендә куелган эш планнарын үтәп, сәясәткә тагы да күбрәк яшьләрне тартырга тели ул. Аңа уңышлар телибез!

Эльвира Хуҗина.