Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьлек бәйрәме
4.04.2018

Яшьлек бәйрәме

Анна Костенкова фотосы

 

30 мартта Удмуртия дәүләт филармониясендә VII республикакүләм “Татар кызы-2018” конкурсы узды. Әлеге конкурска 30дан артык кыз катнашырга теләк белдергән, финалга аларның тугызы узды. Бу көнне 8 кыз татар телен, мәдәниятен, халкыбыз тарихын белүдә, кул эшләренә осталыкта, җыр-биюдә үз көчләрен сынадылар.

Матурлык конкурсы гына түгел

Удмуртия дәүләт филармониясе конкурс узган көнне кырмыска оясын хәтерләтте. Катнашучы кызларның якыннары, республиканың актив яшьләре, гомумән, конкурска битараф булмаган тамашачы фойеда гөр килде. Быел беренче тапкыр “Татармаркет” ярминкәсе оештырылган иде. Теләге булган һәркем милли орнаментлар төшерелгән сувенирлар, чигүле түбәтәйләр, дини китаплар, мич ашлары сатып ала алды. “Татар кызы – 2018” конкурсы логотибы белән фотога төшү урыны да яшьләрнең игътибарыннан читтә калмады. Балалар арасында игълан ителгән “Татар кызы — табышмак” рәсемнәр конкурсына килгән 30дан артык эштән искитмәле матур күргәзмә ясалган иде. Болар барысы да конкурсның Удмуртия татар яшьләренең брендына әверелүен тагын бер кат раслый.
Ниһаять, көтеп алынган миз­гелләр җитте, “Татар кызы — 2018” конкурсының финалы башланды. Ижаудагы иң оста алып баручы, эшмәкәр Максим Фәйзуллин һәм “Татар кызы-2017” конкурсында җиңүче Назлыгөл Насыйрова конкурсны тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Бәйрәмне ачуда катнашкан Шәһәр думасының социаль сәясәт буенча даими комиссия рәисе Рамил Гайнуллин: “Татар кызы” конкурсы — бик җитди чара. Үз телебезне, традицияләребезне саклауга оештыручылар зур өлеш кертә, конкурсның киләчәге дә якты һәм матур. Конкурсны оештыру буенча тәҗрибәне башка регионнар белән дә уртаклашырга була, чөнки Удмуртиядә уздырылучы “Татар кызы” күп төбәкләргә үрнәк булып тора”, — диде.
Кызларның осталыгын һәм матурлыгын мәртәбәле жюри әгъзалары: Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, “Асылъяр” татар музыкасы, җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, “Татар кызы — 2017” II Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Гөлназ Гатина, “ELITE” эстетика мәктәбе җитәкчесе Гөлназ Ибраева, җырчы Рамил Нуриманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин бәяләде. Кызларның телне һәм тарихны никадәрле камил белүләренә, кул эшләренә (алар үз куллары белән изү һәм калфак чиккәннәр иде), күмәк биюләренә, иҗади номерларына, жюри сорауларына ничек җавап бирүләренә, үзләре белән таныштыруларына, конкурс биремнәрен үтәүләренә карап баллар куелды. Тик бу эш бер дә җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки кызлар берсеннән-берсе уңганрак, булганрак, гүзәлрәк иде.

Ягез әле, кызлар!

Быелгы конкурсның яңалыгы – кызларның Удмуртия җир­ле­­гендә туып-үскән, тормышлары республикабыз белән бәйле татар хатын-кызлары турында сөйләүләре булды. Шәкәр Якупова, Сәхипҗамал Волжская, Нәзирә Касимова, Софья Широбокова, Рәйсә Мөхәммәтҗанова, Рәсилә Габдрахманова, Зөлфия Камалова, Алинә Заһитова турында тамашачылар йотлыгып тыңлады. Кызлар белән бу юнәлештә шөгыльләнгән остазлары Альбина Шәйхетдинованың хезмәте мактауга лаек.

Катнашучылар иҗади номерларны да җентекләп, күп көч куеп әзерләгәннәр. Җырлар, биюләр, эчтәлекле сәхнә күренешләре — тамашачы барлык чыгышларны да яратып кабул итте. Аеруча мактау­га лаеклы номерлар да бар иде. Мәсәлән, Ижау кызы Зилә Шабаева “Гомер агышлары. Нәҗибә әбием истәлекләре” исемле сәхнә күренешендә үткән чорның авырлыгын да, үзенең туган телебезне никадәрле камил белүен дә күрсәтте. Чыгышы вакытында техник сәбәпләр аркасында микрофоны сүнсә дә, югалып калмады ул. Афәрин! Ә Диләрә Гыйльметдинова “Нәргизә” ариясен башкарганда зал тын да алмаган кебек тоелды. Моңлы һәм көчле тавыш иясе Диләрә туган шәһәре Түбән Камада музыка мәктәбен тәмамлаган. Тик тормышын табиб һөнәре белән бәйләргә булган.

Бүгенге көндә Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала. “Синең тавыш искиткеч, бу сәләтеңне үстерергә киңәш итәм”, — диде Тәбрис Яруллин, үз фикерен белгертеп. Инзилә Фәтхетдинованың “Һәр вакытның үз яме” дигән биюе дә тамашачы мәхәббәтен яуламый калмагандыр. Кызларның чыгышлары видеороликлар белән баетылып баруы, милли рухның заманча мохит белән сугарылуы быел иҗади номерларга бераз үзгәлек тә өстәде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: жюри алдында сорауларга җавап биргәндә, кызлар өчен ел саен борчылып утыра идем. Дулкынландыра ич! Тик бу юлы кызлар сынатмады. Тапкырлыклары, зирәклекләре белән жюрины да, тамашачыларны да елмаеп алырга мәҗбүр иттеләр. Сорауларга да татар телендә җавап бирде алар. Афәрин!

Булдырдылар

Эчтәлекле, искиткеч тамаша сизелми дә үтеп китте. Финалның иң дулкынландыргыч мизгелләре – җиңүче исемен атау. “Татар кызы — 2018” исеменә Диләрә Гыйльметдинова лаек булды. “Иң зур рәхмәтемне Ходаема, әти-әниемә, әби-бабайга әйтәм. Бүген миңа көч биреп торырга килгән дусларыма, якыннарыма, әлеге конкурсны оеш­тыручыларга да бик зур рәхмәт. Мин сезне бик яратам”, — диде ул дулкынлануын яшермичә. Икенче ел рәттән җиңүне Татарстан кызлары яулагач, күңелдә бераз каршылыклы фикерләр туган иде. Тик “Тамашачы мәхәббәте”н яулаган Ижау кызы Зилә Шабаеваның Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара “Татар кызы” конкурсын оештыру комитеты исеменнән “Татар телен иң яхшы белүче” номинациясендә бүләкләнүе үзебезнең Ижау кызларының да кимен куймавын исбатлады.
“Ижауга беренче тапкыр гына килүем түгел. Оештыручыларның шундый һөнәри һәм югары дәрәҗәдә бик җылы чара уздырулары, тамашачыларның зал тутырып килүләре зур мактауга лаек”, — диде Тәбрис Яруллин җиңүчеләрне тәбрикләгәндә. Чыннан да, дүрт ай дәвамында барган әзерлек, көндәлек репетицияләр, остаханәләрнең нәтиҗәсен без финалда күрдек. Конкурсны оештыручы “Иман” татар яшьләре берлегенә, Рушана Саттаровага, Гөлнара Шәяхмәтовага, Гүзәл Аглуллинага, режиссер Ләйлә Бәхтияровага, Ижау яшьләр парламенты рәисе Артур Мәгъдиевкә, әлеге конкурсны оештыруга өлеше кергән һәркемгә телебезне, традицияләребезне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт! Ә Диләрәне “Татар кызы” исеменә лаек булуы белән котлыйбыз һәм аның алга таба татар яшьләре берлегенең иң актив әгъзасы булып калуын телибез. Ул Удмуртия данын Казанда узачак “Татар кызы-2018» халыкара конкурсында яклаячак.
Уңышлар аңа!

Эльвира Хуҗина.
Марат Идрисов фотолары.

ФИКЕРЛӘР

Альбина Шәйхетдинова (кызларны татар теленә өйрәтүче):
“Татар кызы – үзенчәлекле һәм характерны чыныктыра торган проект. Ел саен без аның тагы да дәрәҗәлерәк, җитдирәк булуын телибез. Соңгы өч елда шундый гадәт булдырдык: бәйгегә туган телебездә бөтенләй аралаша белмәгән бер кызны алырга тырышабыз. Әгәр без аларга бер генә татар сүзен өйрәтә, милләтебез тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята алганбыз икән, димәк, берникадәр дәрәҗәдә максатыбызга ирешкән булабыз”.

Гүзәл Шәехова (тамашачы):
“Татар кызы” конкурсына Уд­муртиядәге “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгьзалары буларак бардык. Шулкадәр горурлык, соклану хисе белән карадык бу тамашаны. Удмуртия төбәгендә шундый чын татар кызлары булуы, аларның татарча саф, камил сөйләшүе, җырга-биюгә осталыклары, гореф–гадәтләрне белүләре, онытмаулары шатландырды. Рес­публика күләмендә шундый зур, эчтәлекле, зәвыклы, күңелле тамаша оештыручыларга рәхмәт”.

Наилә Әхмәтшина (конкурста катнашучы):
“Минем өчен «Татар кызы» конкурсы ул — милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы белән тагын да тирәнрәк танышу, өйрәнү. Ә соңыннан милли мирасны киләчәк буынга, балаларга тапшыру. Үз милләтемнең лаеклы вәкиле, әти-әниемнең горурлыгы, башкалар өчен үрнәк булырга телим”.