Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Яшьлектән кайткан хат
31.05.2017

Яшьлектән кайткан хат

Хикәя

Радио кабызуга ишетелә башлаган җырның сүз­ләре бик таныш һәм күңеленә якын булып тоелды Флюраның.

Еллар үткән, күлмәгемне
Кимәгәнмен дә кебек.
Яратылган чаклар булган,
Сөймәгәнмен дә кебек.

— Тукта, тукта! — дип кычкырасы килде аның шул чакны җырчыга. Бу бит Флюраның кайчандыр үзе язган шигырь сүзләре. Ул аны башка шигырьләре белән бергә Интернетка куйган иде. Шул вакыт эчендә кемдер инде көйгә дә салып өлгергән. Бәлки ул кеше дә кайчандыр сөйгәнен югалткандыр? Бәлки язмышлары охшаштыр Флюра белән?
Радиода җыр дәвам итте:

Яшьлек күлмәкләре калды,
Тормыш безне алдады.
Күлмәк алыштырган еллар
Бәхет бирә алмады.

Җырның көе алай ук моңлы булмаса да, җанга үтәрлек иде. Бәлки аның җанын яндырып төшкән шигъри юлларга үз язмышы чигелгәнгә күзләренә яшь туладыр Флюраның? Оныта алмаганга, гомер буе аны гына яратып яшәгәнгә, шатлык түгел, җан әрнүен кузгалткандыр кинәт ишетелгән җыр?..
Беркөнне сандыкны ачкач килеп чыккан кыз чагында киеп йөргән иске күлмәге сәбәпче иде җырга күчкән шигырьнең тууына.
Әй, үткән вакыт! Аны атналар, айлар белән түгел, дистә еллар белән саный ала Флюра. Шулай да, барысы да бүгенге кебек хәтерендә саклана.
Флюра укыган мәктәпкә Марат сигезенче сыйныфта килде. Ул — авыл малае. Ятимлектә, моңа кадәр әбисе тәрбиясендә үсүе турында кыз соңрак Маратның үзеннән ишетте. Чем-кара чәчләр, бер-берсенә кушылып диярлек торган кара кашлар, моңсу күзләр беренче көннән Флюраның игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр. Шәһәр малайларына охшамаган иде Марат. Беренче көнне үк яңа сыйныфташының үзе артыннан кайтуын күреп, туктап калды Флюра. Маратның күрше йортта гына яшәвен белгәч, хәтта шатланып куйды. Тиздән алар мәктәпкә барганда да бер-берсен көтеп ала торган булдылар, мәктәпне тәмамлаганчы бер парта артында утырдылар. Унберенче сыйныфта укыганда Флюраны яратуын яшерми иде Марат. Флюраның да ул беренче мәхәббәте булды. Хыяллары да бер иде аларның — укытучы булу. Флюра укытучылар әзерли торган көллияткә имтиханнарны уңышлы тапшырды, ә Марат рус теленнән имтиханнарны бирә алмады. Шуңа да, барыбер армиягә китәсе дип, шәһәрдәге хәрби заводка эшкә урнашты. Яшьләрнең бер-берсенә булган мәхәббәтләре көннән-көн тирәнәя барганда егеткә военкоматтан повестка килде. Сөйгәне белән аерылышу авыр иде Флюрага, көн-төн елады, тик Маратка күрсәтмәскә тырышты. Егет үзе дә ул көннәрдә олыгаеп киткәндәй күренде. Флюра күз яшьләренә буылып ашыга-ашыга сөйгәненә кулъяулык чикте. Маратны озату кичәсенә иң матур күлмәген киде.
— Җир шарында синнән дә гүзәл кыз юк, — дип пышылдады Марат сөйгәненең колагына. Флюрадан кич буе күзләрен ала алмады. Кичә таралганда Марат аны озата китте. Сөйләшә-сөйләшә Флюра яшәгән йорт яныннан узып киттеләр, бу кичне аларның бер-берсенә әйтер сүзләре бихисап күп иде. Шәһәр читендәге ял паркына килеп җиткәннәрен үзләре дә сизми калдылар. Паркта сирәк булса да, парлар үтеп киткәли, гөрләшеп, яшьләр төркеме пәйда була, бераздан аларның да тавышлары кайдадыр эреп югала.
Марат белән Флюра кеше күзеннән ераграк китеп, куе куак­лык янындагы ялгыз эскәмиягә килеп утырдылар.
— Китәсе килми, — диде Марат, Флюраны куенына алып. — Сине бер генә минутка да калдырасым килми үземнән.
— Минем дә сине беркая җибәрәсем килми, Марат.
— Нишлим соң? Чакыралар ич. Ил алдында бурычны үтәргә кушалар.
— Нинди бурычың булсын, ди, синең? Бушка мәктәптә укып чыккан өченме?
— Белмим, Флюра. Бабайлар да патша заманыннан ук хезмәт иткәннәр, әти дә хезмәт иткән булган. Мин дә илне, туган җирне саклар өчен армия сафларында булып кайтырга тиешмен дип уйлыйм.
— Әйе, шул, — диде, Флюра. — Ә мин сиңа һәр көнне хат язып торырмын. Син генә мине оныта күрмә анда.
Ничек онытсын инде Марат үзенең Флюрасын? Бер генә минутка да күзләрен алмас иде ул сөйгәненнән. Флюрадан да якын, яраткан кешесе юк Маратның. Элек әбисе бар иде әле авылда. Ул Маратның мәктәпне тәмамлап чыгуын күрә алмады, бу матур дөньяны ташлап китте.
— Язармын кәнишне. Ике җөмлә булса да язып салырмын. Берсе “Өзелеп яратам сине” булса, икенчесе “Үлеп сагынам, булыр”, — диде Марат күңелендәге уйларыннан арынып бетә алмыйча.
— Озак бит. Ике ел!.. — диде кыз.
— Үтә ул, көт кенә, — диде Марат. Күңелендә булганның барын да әйтә алмый иде ул сөйгәненә. Ике түгел, өч ел хезмәт итәчәк Марат флотта. Ничек әйтәсең соң аны Флюрага? Ярар, хезмәт итә башлагач язар әле, хәзергә әйтми торсын.
— Синсез бик күңелсез булыр, Марат, бергә уздырган көннәрне, кичләрне сагынырмын инде.
Кыз егетнең куенына ныграк елышты. Иртәнге яктагы салкын үзен сиздерә башлаган иде. Марат сөйгәненең күзләреннән, иреннәреннән үпте.
— Көт кенә, вакыт дигәнең тиз үтә ул. Кайтам да, икенче көнне үк өйләнешәбез яме, Флюра. Аннары бу Җир шарында бездән дә бәхетле кешеләр булмас.
— Әйе, әйе, — диде кыз назланып, Маратның үзенең күлмәк төймәләрен ычкындыруына да игътибар итмичә.
— Яратам, яратам, көт мине. Бездән дә бәхетле пар булмас, — дип кабатлады Марат, Флюра алдында тезләнеп.
Калганын Флюра төштә күргәндәй генә хәтерли. Алар аерылышканда таң аткан иде инде. Флюра күлмәк кесәсеннән алып, сөйгәненә үзе чиккән кулъяулыкны бүләк итте. Марат, рәхмәт әйтеп, бүләкне куен кесәсенә салып куйды.
— Синең бүләгеңне мин гел куен кесәмдә генә йөртәчәкмен, көтсәң, кайткач, куен кесәмнән үк алып күрсәтермен яме, Флюра.
— Ярар, көтәрмен, тизрәк әйләнеп кенә кайта күр.
Марат Флюраны подъезд ишек алдында тагын бер суырып үпте дә китеп барды. Бераз баргач, борылып: “Кө-ө-т!” — дип кычкырды.
Флюра фатир ишеген ничек тә тынычрак ачарга тырышса да, күптән майлау күрмәгән иске ишек шыгырдап куйды.
Әнисенең йокы аралаш: “Флюра, синме? Таң атканчы кая йөрисең болай?” — дип, ризасызлык белдергән тавышы ишетелде.
— Мин, әнкәй, хәзер ятам, — диде кыз һәм, бармак очларына гына басып, үз бүлмәсенә узды. Күлмәген алыштырганда күрде Флюра ул тапларны. Башта куркып китте, күлмәген тизрәк юып, бу таплардан котылырга уйлады. Тик, әти-әнисен уятудан куркып, күлмәген шкафның арткы өлешенә ераккарак яшереп куйды.
Марат китте. Хәлләр алар сөйләшкәнчә килеп чыкмады. Юлда язылган хатлардан соң, озак кына хат килми торды. Флюра ни уйларга белми йөргәндә, беркөнне Мараттан берничә хат алды. Сөйгәненең диңгездә хезмәт итүен Флюра шунда гына аңлады. Адресы да почта ящигы гына иде. Флюраның хатларын да Марат диңгездән кайткач кына алып укыган. Шулай да Флюра сөйгәненә һәр көнне хат язды, берсен алмаса, икенчесен алыр, дип ышанды. Маратның хатлары да кайнар мәхәббәт сүзләре, хисләр белән сугарылганнар иде. Аларны алган көннәрне Флюраның иңендә ике канат үсеп чыга да, ул, атлап түгел, очып кына йөри башлый.
Ике араны хатлар бәйләп торган сагыну тулы ике ел узып китте.
“Соңгы елга чыктым, күпкә түзгәнне азга гына түз, Флюрам. Үземнең дә сагынуга түзәр чама калмады, кысып-кысып кочаклыйсым, күзләреңнән үбәсем килә”, — дип язды Марат.
Ул хатларны Флюра укый-укый ятлап бетерде инде. Маратның хаты килмәгәнгә тагын айлар узды. Тиздән Флюра укуын тәмамлап, укытучы булып чыгачак. Марат кайтканчы эшкә урнашып эшли дә башлар. Флюраның хыялы — югары белем алу, укуын дәвам итү. Менә Марат ни әйтер?..
Өч ай үтте, Мараттан һаман хәбәр булмады. “Бәлки диңгезгә чыкканнардыр? Кайчак яртышар ел йөзәргә мөмкинбез”, — дип язган иде сөйгәне бер хатында. Шулай үзен тынычландыра-тынычландыра ярты ел вакыт та узып китте. Һаман хәбәр булмагач, Флюра тәвәккәлләп, Марат яшәгән йортка китте.
Һәрвакыттагыча якты йөз белән каршыламадылар Флюраны. Түргә узарга чакырдылар. Кереп, диванга утыруга, Маратның апасы белән җизнәсе: “Ни әйтерсең?” — дигәндәй Флюрага текәлделәр.
— Хәлегезне белеп чыгыйм, дигән идем. Мараттан да күптән җавап юк, — диде кыз, аларга туры карарга уңайсызланып.
Маратның апасы Фирүзә башта югалып калды: “Хәлләр шулайрак инде, җылы хәбәр көтәбез”, — диде. Аннан Флюраның Мараттан соңгы тапкыр кайчан хат алуы турында сораштырырга тотынды.
— Әллә сез миннән күбрәк беләсезме, бәлки сезгә хатлары киләдер? — Күңеле сизенә аның, Маратның туганнары нидер әйтеп бетермиләр аңарга.
— Көтик әле, кем белә моряк халкын, диңгездә бит алар, — диде Маратның җизнәсе Флюрага карамый гына. Чакырган чәй өстәле артына да утырмыйча чыгып китте Флюра алардан. Маратка нидер булган, йөрәге белән сизә Флюра аны. Кош булса, очып кына барып кайтыр иде сөйгәне янына, диңгез кичәсе була диеп тормас иде. Ни яшерәләр Маратның туганнары, ник дөресен генә әйтмиләр? Бәлки авыргандыр, бәлки, чынлап та, Флюра юкка гына кайгырадыр? Диңгездәдер аның сөйгәне, сагынып кайту, очрашу минутларын көтәдер Флюра сыман.
Тагын Флюрага ел булып тоелган бер ай вакыт узып китте. Кызның аяклары кабат Маратның туганнарына китерде.
Салкын карашларны күреп, ишектән керү белән: “Әйтегез, ни булган Маратка? Нигә миннән яшерәсез?” — дип пышылдады тыны кысылган Флюра.
— Үт әле, Флюра. Бу ишек төбенә басып сөйләшә торган сүз түгел, — диде Фирүзә ханым. Җизни кеше Флюраның пәлтәсен салдырып, ишек каршындагы элгечкә элеп куйды.
— Утыр, — диделәр кызга икәү­ләп.
— Без әле бу хәлгә үзебез дә ышанып бетә алмыйбыз.
— Нинди хәл? Нәрсәгә?.. — Күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылган Флюраның йөрәге шул чакны дерт итеп өзелеп төшкәндәй булды. Фирүзә ханым Флюраның кулына ачылган конверт тоттырды. Конверт тышындагы адресны чит кеше язган иде. Флюра калтыраган куллары белән конверт эченнән хатны тартып чыгарды. Бу хат Марат хезмәт иткән корабль капитаныннан иде. Имеш, хезмәт иткәндә Марат эзсез югалган. Флюраның күз аллары караңгыланды, аңын югалт­кандай булды. Каршысында бер сүз дәшми утырган сөйгәненең туганнарына карады. Алар бу мәлдә икесе дә тавышсыз гына елыйлар иде.
— Юк! Юк! — дип кычкырды Флюра, — аның югалуы мөмкин түгел. Эзләргә кирәк, хатлар язарга. Кыз шулай сөйләнә-сөйләнә киенде дә чыгып китте. Аны озатучы да, юатучы да булмады ул көнне.
Шул үткән еллар арасында күпме күз яше түкте Флюра. Ашау­дан калды, ябыкты. Ул язган хатларга һаман “Эзсез югалды”, — дигән бертөрле җавап килде.
Ничә еллар: “Кайтыр”, — дип көтте Маратын Флюра. Ә ул, чынлап та, диңгезгә баткандай юк булды да куйды.
Ничә еллар узгач, Маратның бергә хезмәт иткән дустына да хат язып карады Флюра. Соңгы тапкыр палубада басып торганын күргәннәр, дигән хәбәр алды. Кем аны диңгез хәтле диңгездән эзләп тапсын инде? Әрнүле, гомерлек яралы, сагышлы итте аны бу югалту. Шулай да Флюра аны гомере буе “Бәлки әле кайтыр,” — дип өметләнеп көтте. Еш кына бергә булган соңгы көнне кигән яшьлек күлмәген алып, хатирәләр яңарта торган булды. Маратның югалуын ишеткәч, елый-елый юды ул күлмәген. Тик таплар юылып бетмәделәр. “Онытма”, — дигән сыман кулына алган саен гел күзенә чалындылар.
Флюра югары белем алды, эшендә дә яраттылар үзен, тик бәхет дигәне бер булмаса булмый икән ул, гел аны уратып уза торган булды. Соң гына тормышка чыкты, ике бала тапты. Ире гомер буе исерек булды, балаларга да, Флюрага да якты чырай күрсәтмәде. Бар мәхәббәтен, бар җылысын, назын шул ике баласына бирде Флюра. Күңелендә булган хисләре артык ташып киткәндә, шигъри юлларга салынды. Менә бүген яңгыраган җыр да аның язмыш ачысы бит, яшьлегеннән кайткан хат.
Флюра сандыгын ачып, кабат иске күлмәген кулына алды. Их! Кайтса иде Мараты! Яшьлектән картлыкка озата барган беренче һәм гомерлек мәхәббәте.
— Яратам, һаман яратам! — дип пышылдады чәчләренә инде бәс сарган хатын. Иреннәре, күзләре тулы яшь иде аның.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.