Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яшьлеге сугышта үткән
8.05.2020

Яшьлеге сугышта үткән

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Кызганыч, әлеге дәһшәтле елларны үз башларыннан үткәргән каһар­маннарыбызның саны да елдан-ел кими. Ижауда яшәүче Разанур Насыйфуллин — Бөек Ватан сугышы ветераны. Дәһшәтле елларны әле бүгенгедәй хәтерли аксакал.
“Сугышка киткәндә, миңа бары 17 яшь иде. Бөтен яшьлекне сугышта үткәрдек”, — дип сүзен башлады Разанур ага. Хәзер утны-суны кичкән карт ул вакытта корычтай нык яшь егет була. Фронтка ул 1943 елда китә. “ Тумышым белән мин Минзәлә районы Тойма авылыннан. Басуда ат белән җир сөрә идек, колхоз рәисе килде дә: «Атыңны куй, әйдә киттек”, — диде. Әнә шулай, басудан диярлек фронтка киттем мин”, — дип сөйләде ветеран. Разанур агага бәрелешләрдә катнашырга туры килми. Хәрби әзерлек үткәч, Эчке эшләр халык комиссариатында хезмәт итә. Немец әсирләрен саклый. “Без — кечкенә буйлы малайлар. Ә алар — зур гәүдәле, көчле ир-атлар. Ике-өч солдат иллегә якын немецны эшкә алып бара идек. Дөрес, курку хисе булмады. Без саклаган әсирләр арасында качучылар да юк иде”, – дип искә алды ул. Авырлыклар күп күрә ветеран. Тик иң истә калганы – Җиңү көне. “Әй ул сөенүләр! Күккә кадәр сикердек!” – дип сөйләде Разанур ага.
Сугыштан соң да 7 ел хезмәт итә әле ул. Туган якларына 1951 елда гына кайта. Соңрак Ижауга күченеп килә. Монда гомере буе машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше Мәмдүнә апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. “Әти гомер буе эшләде, ике өй җиткереп чыкты. Безгә ныклы тәрбия бирде. Өйдә ул кушкан эшләрне башкарып бетермичә, урамга да чыкмый идек. Артык сөйләшергә яратмады әти, сугыш еллары турында да: “Бик авыр булды”, — дип кенә җавап бирә иде. Безгә әни белән ныклы милли тәрбия бирделәр”, — дип сөйләде Раза­нур ага турында балалары. Мәмдүнә апаны 15 ел элек җирләгәннәр, бүген балалары тәрбиясендә яши ветеран. Аңа озын гомер теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.