Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Яшел паровоз” юлга чакыра
6.12.2017

“Яшел паровоз” юлга чакыра

2017 ел – экология елы уңаеннан ил күләмендә табигатькә кагылышлы төрле чаралар оештырылды, экологик проблемалар буенча әңгәмәләр алып барылып, табигатьне саклау максатыннан күп эшләр башкарылды. Шушы көннәрдә Удмуртиядә экология елына нәтиҗә ясалды. Тантаналы чарада “Экологик куркынычтан яклау көннәре” дип исемләнгән бөтенроссия акциясе кысаларында җиңүчеләр барланды.
Экологик проблема, таби­гатьнең пычрануы турындагы сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә. Чыннан да, планетабызның пычрануы, экологик торышы фкөннән-көн начарая бара. Җирдә төче су запасы кими, эчә торган суның, сулый торган һаваның сыйфаты елдан-ел түбәнәя. Табигатькә сакчыл караш тудыру максатыннан, Удмуртиядә табигатькә битараф булмаучы оешмалар, халык тарафыннан күп эш башкарыла. “Куркынычтан саклау — 2017” акциясе кысаларында 1076дан артык санкцияләнмәгән чүплек урыннары юк ителү, 6 мең тонна куркыныч калдыкларны утильләштерелү моңа мисал булып тора. Бүгенге көндә 20 гектар мәйданны биләп торучы Сарапул трактындагы 1998 елда ябылган каты көнкүреш калдыклары полигонын экологик яктан тергезү эшләре бара. Сулар һавабызның пычрану проблемасын аз булса да яхшырту максатыннан, республикада атмосфераны пычратучы матдәләр бүленү киметелә, ул елына 1000 тонна тәшкил итә. Шулай ук шәһәребезгә газ ягулыгында эшләүче 25 автобус кайтартыла. Сулыкларыбызны саклауга килгәндә, канализациядән агучы юынтык сулар 64 млн. кубометрга якын киметелгән, республикада 36 чишмә чистартылып, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән. Зур байлыгыбыз булган урманнарыбызның 6500 гектары тергезелгән, 53 гектары көнкүреш чүп-чарларыннан чистартылган. Удмуртиянең торак пунктларында ел агымында 105 меңгә якын агач һәм куаклар утыртылган, шуның 21600е Ижау шәһәрендә. Удмуртиянең көньяк–көнчыгышында урнашкан Каракүл районының «Усть-Бельск» табигый паркының мәйданы 1770 гектардан 4785кә кадәр киңәйтелгән. Шулай ук 13 җирлектә табигать тыюлыгының чикләре билгеләнгән, 2 табигать һәйкәленең саклау зоналары булдырылган. Африка чумасын кисәтү максатыннан, аучылык җирлекләрендә кабан дуңгызы популяциясен 1 мең гектарга 2 баш исәбе белән киметү каралган.
Экология елы уңаеннан респуб­ликада уздырылган меңнән артык чарада 800 меңләп кеше катнашкан. Республика күләмендә уздырыл­ган бәйгедә 150дән артык оешма һәм гражданнар катнаша. Тантана барышында республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү 15 номинация буенча каралды. Нәтиҗәдә, 79 оешма һәм табигатьне саклау буенча күп көч куйган 6 кеше I, II һәм III дәрәҗәле дипломнар һәм 1 меңнән 10 мең сумга кадәр акчалата бүләк белән бүләкләнде. Ижау шәһәренең “Яшел паровоз” оешмасы I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Әлеге оешманы милләттәшебез Лилия Ренат кызы Шустова җитәкли.

“Оешманың барлыкка килү тарихы бик гади, бар да кисәк кенә башланып китте. Иң элек савытларга беркетелгән этикеткалар белән кызыксына, аларны игътибар белән өйрәнә башладым. Соңрак суны пластик савытларда сатып алмаска булдым, чөнки җыелган савытларны кая куярга белми идем, ә чүплеккә ташлау табигатькә зур зыян китерә. Хайваннарны кызганып, мехлы әйберләр кими башладым… шуннан, табигатьне саклау буенча уйлар килә башлады. Бүгенге көндә имән һәм кедр агачлары үсентеләре үстерәм. Кибеттән кирәк-ярак алганда, иң мөһим булганнарын гына сайларга тырышам. Велосипедта җилдерәм”, — дип, үз кызыксынулары белән таныштырды Лилия. “Яшел паровоз” оешмасы халыкка чүп-чарны ни өчен берничә төргә бүлергә кирәклеген, һәр төр чүпнең ничек эшкәртелүе хакында аңлату белән шөгыльләнә, мавыктыргыч лекцияләр, төрле “яшел” акцияләр оештыра. “Безнең оешмага һәркем табигатьне саклау максатыннан үз теләге белән волонтер буларак килә”, — ди Лилия. Чүп-чарны төрләргә бүлеп җыюга халык әле күнегеп бетмәгәнлектән, ай саен оешма тарафыннан “Бүлә бел!” акциясе уздырыла. Тирә-юнебезне яшелләндерү максатыннан волонтерлар үсентеләр утырталар һәм агачлар да утырталар икән. “Яшел паровоз” оешмасы шәһәребез өчен зур эш башкара. Бүгенге көндә алар халык белән даими аралашып, чүп җыю һәм тирә-юнебезне яшелләндерү буенча фикерләрне түрәләргә дә җиткерәләр. Шушы әйтеп бетергесез казанышлары өчен “Яшел паровоз”лылар рес­публика күләмендә иң яхшылар дәрәҗәсенә лаек та инде!

Әйе, яшәешебезнең бер өлеше булган җиребез, эчәр суыбыз, сулар һавабыз чисталыгы өчен рес­публикабызда әйтеп бетергесез зур көрәш бара. Тик ни кызганыч, табигатьтә экологик бәла-казалар булып тора. Аны булдырмас өчен, кешелек дөрес юлны сайларга, иң элек, бу эшне һәркем үзеннән башларга тиеш. Табигатькә хилафлык кылмыйча яшәсәк иде!

Ләйсән Әхмәтова.