Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яулыкларда –милләт язмышы
5.10.2017

Яулыкларда –милләт язмышы

Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия апа Гыйззәтуллина: “Китапханәдә “Яулык — күңел көзгесе” дип аталган кичә оештырабыз”, — дип хәбәр иткәч, гел күңелемә татар халык җыры “Ай дубыр-дубая” җыры килеп торды. Анда: «Зәңгәр, алсу, кызыл, аклы яулыгыңны бәйләп кая бардың син бая?» — дип җырлана. Яулык, шәлләр халкыбыз җырларында, әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Әйе, дөньяда яулыклар бик күп төрле. Мин үзем дә яулыкларга битараф түгел. Нинди генә шәһәрдә булсам да, берәр яулык алмыйча кайтмыйм, алар миндә дистәләгән. Ләкин менә шулар арасында иң кадерлеләре әбиләремнең, әниемнең яулыклары…

Кичәгә килгән һәрбер кеше яулык турында үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Рәмзия Гыйззәтуллина яулыклар тарихы белән таныштырды. Яулыкларда татар халкының язмышы да чагыла. Элегрәк безнең әбиләр, әниләр, апалар башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тас­тар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Ләкин, яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар тора-бара кулланылыштан төшеп калган. Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә: ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерә. Ә бу элеккеге гадәт буенча, баш, муен, ияк, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгәрәк итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли. Шул рәвешле дүртпочмаклы фабрика яулыгы хатын-кызларыбыз арасында киң таралган баш киеме булып китә. Хәзер исә өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар гына яулыкны аркага төшереп бәйли.
XIX йөзнең икенче яртысында, өс-баш киеменә карап, кемнең кайсы сыйныф кешесе икәнен әйтергә мөмкин булган. Югары катлам кешеләренең киеме хезмәт ияләренең киеменнән (тукыманың сыйфаты ягыннан) аерылып торган. Мәсәлән, безнең һәммәбезнең дә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасын караганыбыз бар. Анда абыс­тайлар затлы шәлләрдән. Нәкъ шундый әнисеннән калган зәңгәр шәлне кичәгә Гөлисә апа Зарипова алып килгән иде.

Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый. Чөнки аклык — пөхтәлек, сафлык билгесе. Беркайчан да кара яулык, кара шәл бөркәнгән татар әбисен күрмәссез. Яшь чагында да ул чәчләрен ике толымга үреп, башына ак яулыгын бәйләп йөргән. Җәй көннәрендә яулыклар җилдән, тузаннан саклаган. Башына ак яулык бәйләгән мөселман хатын-кызларын күреп җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа. Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да: яхшысын да, яманын да кичердең. Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың, ак яулыгыңа тап төшермәдең. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларыңа тәүфыйк теләп дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе. Нәкъ шундый әби иде Рәмзия апа Солтанова ул көнне. Рәмзия апа яулыклар турында күп белүе, матур җырлавы белән таң калдырды. “Минем әнием 65 яшьтә вафат булды. Яшь булса да, ул яулыкны гомере буе, мин бүген бәйләгән кебек бәйләп йөрде”, — диде. Кичәдәге апаларның күбесенә якыннары бик матур яулыкларны хаҗдан алып кайтканнар. Кичәгә беренче тапкыр килгән яшь кенә Дилә ханым: “Мин мәчеттә ислам дине нигезләрен өйрәнә башладым. Шунда яулыкның һәрвакыт кирәклеген аңладым. Яулык — татар хатын-кызының күрке”, — диде. Кичәне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, әлеге кичәдә катнашуына бик сөенде.
Моннан ун еллар элек яулыклы сылукайларны очрату гаҗәп хәл булса, хәзер инде аларга күнегеп җиттек. Татар хатын-кызлары арасында яулыклы, итәген-җиңен күркәм итеп җыйган, үз-үзләрен тотуларыннан ук, сафлык бөркелеп торган туташлар саны ишәя бара. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы — сафлык билгесе. Ак яулык кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез һәм пакь булсын!

Рәфилә Рәсүлева.