Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ятим балалар дәүләт кайгыртуында
5.06.2019

Ятим балалар дәүләт кайгыртуында

Россия балалар йортларының чыгарылыш укучылары ассоциациясе балаларны яклау көне уңаеннан “Бер-беребезгә кирәк» акциясен уздыра. Әлеге акциягә Россиянең 20 регионы кушыл­ган, шул исәптән Удмуртия дә. 28 майда Дәүләт Советында балалар йортларының чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында түгәрәк өстәл узды. Бу көнне рус теленнән имтихан биргәннән соң очрашуга Ижау, Можга, Воткинск балалар йортларыннан укучылар килде. Ятим балалар белән Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов, республика парламенты вице-спикеры, Сәламәтлек саклау, демографик һәм гаилә сәясәте буенча даими комиссия рәисе Надежда Михайлова, Удмуртия Респуб­ликасы Башлыгы каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева очрашты.
Алексей Прасолов студент елларын искә төшерде, авырлыкларны үтеп, уңышка ирешү турында сөйләде. “Мин бүген карап торам да: “Сез бүгенге көндә олы тормышка аяк басарга иң әзерлекле кешеләрнең берсе”, — дип уйлыйм. Мин үземнең яшүсмер чагымны бик яхшы хәтерлим, әни мине Самарага 16 яшемдә тулай торакка урнаштырып, имтиханнарга әзерләнергә калдырып китте. Шул көннән минем мөстәкыйль тормышым башланды. Самара шәһәре студентлары безгә кызыгып карый иделәр, чөнки без үз-үзебезгә хуҗа, нәрсә телибез, шуны эшли алабыз. Тик җаваплылык ул — шулкадәр мөһим нәрсә, чөнки 16 яшьлек чакта бу ирекне дөрес куллана белү бик зур көч сорый. Әти-әниләр булышса да, стипендия аласы килде. Чөнки кинога да барасы, тәмле итеп ашыйсы да килә иде. Күргәнегезчә, мин олы тормышта югалмадым, үз юлымны таптым. Тик барлык яшьтәшләрем дә тормышта үз урыннарын тапмадылар. Ара йомшаклар булды. Алар иректән дөрес кулланмыйча эчүгә, күңел ачуга бирелеп киттеләр. Ә сезнең тормыш тәҗрибәгез безнекенә караганда күбрәк. Минем иң зур теләгем — тормышыгызны матур итеп кора алсагыз иде. Бөтен кеше дә югары белем ала алмый. Тик безнең илгә алтын куллы кешеләр дә кирәк. Сез шундый кешеләр була алсагыз иде”, — диде Алексей Прасолов.
Надежда Михайлова бүгенге көндә дәүләтнең ятимнәргә ярдәм итүе, аларга лаек­лы тәрбия һәм белем бирү, тигез хокуклы һәм актив гражданнары булып үссеннәр өчен барысын да эшләве хакында сөйләде. “Хәзер заманалар башкачарак һәм мөмкинлекләр күбрәк. Мин үзем медицина институтын кызыл дип­ломга тәмамладым, аспирантурада каласым килде, әмма әти-әниләренең йогынтысы зур булганнарны алдылар, ә мине кызыл диплом белән дә алмадылар. Хәзер яхшы белгечләрне көтеп торалар. Шуның өчен яхшы укырга, яхшы белгеч булырга омтылыгыз. Сез 14нче законны онытмагыз. Ул сезнең хокукларны яклый торган закон. Махсус һөнәри яки югары белем алганда бушлай тулай торак белән тәэмин ителергә, ай саен социаль стипендия түләнергә тиеш, шулай ук укуыгызны тәмамлаганнан соң пособие түләнә. Үткән елны тагын өстәмә закон кабул ителде, әгәр тулай торакта урын булмаган очракта, сез балалар йортында яшәвегезне дәвам итә алачаксыз”, – диде ул.
Воткинск интернат-мәктәбенең элеккеге чыгарылыш укучысы, кикбоксинг буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, «Знамя» спорт комплексы директоры Алексей Пищиков 90нчы еллардагы ятимнәр белән бүгенге көндә балалар йортында тәрбияләнүчеләр арасындагы аерманы билгеләп үтте.
«Бүген дәүләт ятим балаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә һәм сезнең мохтаҗ булмавыгыз өчен барысын да эшли», — диде ул. Шул ук вакытта Алексей Пищиков балалар йортларын тәмамлаучыларга һөнәр сайлауга җитди карарга, үз хезмәтләре белән илгә файда китерергә һәм илнең чын патриотлары булырга тиешлеген әйтте.
Алексей Прасолов әңгәмә вакытында егет-кызлардан: “Ашау пешерә беләсезме, хезмәт хакы белән эш итәргә өйрәндегезме?” — дип кызыксынды.
Балалар йортлары җитәкчеләренең фикерләре Алексей Михайловичның сорауларына җавап булып яңгырады. “Безнең төп максат — балаларны бездән башка яшәргә өйрәтү. Балалар йорты 481нче карарны тормышка ашырырга әзер. (Ул карар балаларны гаиләне хәтерләткән төркемнәргә бүлүдән тора. Балалар йортында бер бүлмәдә 2 зур кеше һәм төрле яшьтәге балалар (3-18) яшәсәләр, гаилә кагыйдәләрен белеп үсәчәкләр). Хәзер балалар йортларында тәрбияләнүчеләр бик­ле капка артында гына яшәмиләр. Алар шәһәрдә оештырылган төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөриләр. Без балаларны тормышка әзерләгәндә, вак әйберләргә дә игътибар итәргә тырышабыз. Мәсәлән, кунак килгәндә өстәл әзерләргә, аларның күңелен ачу кебек гади генә нәрсәләргә дә игътибарларын җәлеп итәргә тырышабыз”, — диделәр.
Олы тормышка аяк баскан шундый дәрә­җә­­­­ле кешеләрнең, әйдәп баручы спортчыларның балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән тормыш тәҗрибәләрен уртаклашулары бик әһәмиятле булгандыр. Чыгыш ясаучы һәркем бары эшкә җитди мөнәсәбәт, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм максатка омтылучанлык булганда гына уңышка ирешеп булуына басым ясадылар. Киләчәктә “ятим” сүзеннән дә баш тартырга кирәк дигән фикергә килделәр. Әлеге сүз болай да кимсенгән балаларның йөрәген тагы да яралый. Ольга Авдеева Дәүләт Советында мондый очрашуларны ел саен уздырырга тәкъдим итте. Алексей Прасолов бу тәкъдимне хуплады һәм ата-анасыз калган балаларга ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Рилия Закирова.