Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яр буенда — балыкчы
9.10.2020

Яр буенда — балыкчы

Тәҗрибәле балыкчылар көзен кармак салырга яраталар. Бу вакытта балык тоту бераз авырлашса да, кызыгы югалмый. Киресенчә, күпләр нәкъ менә көзге чорны түземсезләнеп көтеп алалар икән. Ижаудан Илмир Закиров та шундыйлардан. Аның өчен ул — иң яраткан шөгыль.
“Балыкның яхшы кабуына төрле табигый факторлар йогынты ясый: һава торышы, атмосфера басымы, хәтта җилнең кайсы яктан исүе дә. Көз көне балык кышка әзерләнә, активлыклары арта. Хәзер ерткыч балыклар — чуртан һәм судак яхшы каба”, — дип сүзен башлады Илмир. Ул балык тотуның барлык серләрен белә. Кырынды авылына кунакка кайткач, бабасы белән беренче тапкыр балыкка барганда, ул әле мәктәпкә дә укырга кермәгән була. “Иң күңелле вакытлар иде ул. Гаиләбез белән җыелышып, елга буена йөрдек. Еш кына карплар каптыра идек. Бабай безне әнә шулай кечкенәдән балык тотарга өйрәтте”, — ди ул, балачак хатирәләрен искә алып. Илмир — тәҗрибәле балыкчы. Иң мөһиме кармак заманча булырга тиеш икән. Хәзерге вакытта кибеттә аларның төрлелегенә шаккатарлык. “Кечкенә чакта кармакны без тал чыбыгыннан ясый идек. Ә хәзер сатуда ассортимент зур. Көймәләр, эхолотлар да бар. Элек тә булгандыр инде ул бәлки, без генә белмәгәнбездер. Тик ассортиментның заманча булуыннан гына балык тоту тәртибе үзгәрми, әлбәттә”, — ди Илмир.
Үз гомерендә әңгәмәдәшем каптырган иң зур балыкларның берсе – 5 кг авырлыктагы карп. Студент елларында балык үрчетү питомникларына йөргән, диңгезгә ял итәргә баргач, форель каптырырга ярата икән. “Балык тоту — ул бик кызыклы процесс. Күңелең дә, җаның да ял итә, уй-фикерләрең чистара. Гомумән, һәр кеше балыкчы була ала. Яшьләр шундый шөгыльләргә күбрәк тартылсын иде”, — диде Илмир.