Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


9.04.2020

Яраланган кошлар

Уртада — Әлтәф Галимов

Сугыштан соңгы беренче еллар җиңү шатлыгы белән үтте. “Безнең әтиләребез герой – алар үзләренең гомерләрен илнең азатлыгы өчен бирделәр”, — дип, үзебезне юаттык. Аннан һөнәри белем алу, гаилә кору, балалар үстерү – болар барысы да әтине югалту ачысын вакытлыча онытырга ярдәм итте. Әмма олыгайган саен төзәлеп бетмәгән яра үзен сиздереп, сызлый башлады. Сугыш чорын чагылдырган “Яраланган кош”, “Француз теле дәресләре”, күптән түгел генә Мостай Кәрим әсәре буенча чыккан “Кыз туган” киноларын күз яшьләреннән башка карап булмый. Бу кинолар безнең балачакны хәтерләтәләр.

Әнвәр белән Әхмәт Галимовлар

Мин 1942 елның апрель аенда дөньяга килгәнмен. Әтием Әлтәф Галимов 1942 елның 16 сентябрендә Дон елгасын кичкәндә хәбәрсез югалган. Ирем Зиннур Нусратуллин да 1942 елның июлендә туган, ә әтисе Нурулла 1942 елның 22 июлендә һәлак булган. Аның гомере Липецк өлкәсендә фашистлар белән барган сугышта өзелгән. Шулай итеп, миңа да, иремә дә әтиләребезне күрергә насыйп булмады.
Әйе, гөрләтеп яшәрдәй чорда ир-атларыбыз сугыш кырында һәлак булдылар. Исәннәре исә бик күп яралар белән кайттылар. Әтием Әлтәф тә энекәшләре белән бергә сугышка киткән. Ике энекәше генә сугыштан әйләнеп кайтканнар. Әхмәт абый сугышта шофер булып хезмәт иткән. Сугыштан соң да шофер булып эшләде. 90 яшенә кадәр яшәде. Әнвәр абый Бөек Ватан сугышында да, японнар белән сугышта да катнашкан. Минем ике апамның да ирләре Бөек Ватан сугышын үткәннәр. Алар да бик күп мәртәбәләр яраланып, госпитальгә эләккәннәр. Дәваланганнан соң кабат сугышка озатылганнар. Сугыштан соң икесе дә, яралары борчып торса да, җитәкче булып эшләделәр.
Әни ягыннан туганыбыз Хәмит абый гомер буе башындагы пуля кыйпылчыгы белән яшәде. Шундый яралар белән дә Хәмит абый колхоз­да намуслы хезмәтен куйды. Икенче абыебыз – Солтанәхмәт сугышның беренче көннәреннән үк разведкада хезмәт иткән. Бик күп яралар белән кайткан абый заводның кайнар цехында эшләде.
Әле яхшы хәтерлим: сугыш беткән елларда бәйрәмгә кунак­лар җыелгач, кем нинди фронтта сугышкан, кем кайсы госпитальдә дәваланганнары хакында сөйләшә­ләр иде. Һәрвакыт маршал Рокоссовскийны һәм Жуковны мактыйлар иде. Әтиләребезнең, абый-апаларыбызның гомерләре бә­ра­­бәренә яуланган Җиңүнең әһә­миятен күп кенә чит илләр үзләренчә бозып сөйләргә, Совет гаскәрләрен гаепләргә, тарихны яңадан язарга теләсәләр дә, килеп чыкмас. Без, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз, безнең хәтеребез исән чагында алар максатларына ирешә алмаслар. Шуның өчен яшь буынга ветераннарыбызның батырлыклары турында күбрәк сөйләргә тырышыйк. Иң кечкенә җиде яшьлек оныгыбыз еш кына: “Безнең карт бабаларыбыз кайда сугыштылар, кайда үлделәр?” – дип кызыксына. Дөрес, улларыбыз балалары белән берничә тапкыр бабалары сугышкан урыннарда, Туганнар каберлегендә булып кайттылар. Бабаларын күрә алмасалар да, балалар да, оныклар да алар турында беләләр, горурланалар.

Рәйсә Галимова, Ижау шәһәре.