Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ялгышларны буладыр төзәтеп
7.02.2019

Ялгышларны буладыр төзәтеп

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең шундый хәдисе бар: “Кыямәт көнендә биш нәрсә турында сорау алынмый торып, адәм баласының аяклары баскан җиреннән кузгалмас: гомерен нинди урынга сарыф итте; яшьлеген нинди урыннарда уздырды; малын нинди юллар белән тапты; малын нинди җирләргә тотты; белгән гыйлеме белән нинди гамәлләр кылды”.

Әйе, һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Кемдер гомере буе тырышып, тормышка теше-тырнагы белән ябышып дөнья көтә, язмыш нинди генә сынау бирмәсен, бирешми. Кайберәүләр яшьлегендә ялгыш адым ясап, тормыш баткаклыгына кереп баталар. Эчкечелек, наркомания, начар компанияләр, җинаять юлына басу – саный китсәң, бик күп. Җәмгыятебездә тормыш төпкеленә төшкәннәр аз түгел бит. Эчкечелек аркасында, яки төрмәгә эләгеп, фатирларыннан “колак кагучылар” да шактый. “Эчкече бит инде ул”, яки “Җинаятьче ул”, — дип, андыйлардан үз туганнары, дуслары да ваз кичә. Җәмгыятебез андыйларга арты белән борылса да, арабызда кешенең фаҗигале язмышына битараф булмаганнар да бар.

“Бәхет” социаль реабилитация һәм адаптация үзәге турында мин “ВКонтакте” социаль челтәре аша укып белдем. Анда әлеге үзәкнең шәһәребезнең Үзәк мәчетендә киемнәр, көнкүреш, медицина кирәк-яраклары, озак саклана торган азык-төлек җыюы турындагы игълан игътибарымны җәлеп ит-те. Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Гатауллин белән элемтәгә кереп, оешма турында сораштырдым. Аны өч дин кардәшебез — Илшат Гыйльфанов, Рамил Кәримов һәм Илдар Шәйдуллин – бер ел элек оештырганнар. “Мондый үзәк Казан һәм Уфа шәһәрләрендә уңышлы гына эшли инде. Башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килгәч, без филиал буларак ачылдык. Һәркем тормыш авырлыгында калган бу кешеләрдән чирканып, нәрсәдәндер куркып, битараф булып яши икән, аларга кем ярдәм итәр соң? Башта үзем генә башлаган идем, соңрак Илдар белән Рамил дә миңа ярдәм итә башладылар. Барысы да үзебезнең акчаларга эшләнә. Ел дәвамында 100дән артык мохтаҗларга төрле ярдәм күрсәттек. Реабилитация үзәгенә эләгүчеләрнең күпчелегенең документлары да, даими тору урыннары да юк. Безнең үзәккә эләгүчеләрнең иң беренче чиратта, сәла-мәтлекләрен тикшерәбез, ки-рәк булса, медицина ярдәме күрсәтәбез. Аларның документларын торгызабыз, вакытлыча яшәү урыны, кайнар ризык, кием белән тәэмин итәбез, эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Араларында шәһәргә акчалы эш эзләп килүчеләр дә бар. Тик эш вәгъдә итүчеләр аларны алдап, документларын тартып алганнар. Кире кайтырга акчалары да, документлары да юк. Андыйларның шулай ук документларын торгызгач, туганнарын табып, туган якларына кайтарып җибәрәбез”, — ди Илшат.
Вакытлыча яшәү урыны — ике катлы агач йорт – “Ивушка” поселогында урнашкан. Ул 40 урынга исәпләнгән. Биредә яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: ашау пешерү, юыну бүлмәләре, йокы урыннары, телевизор, мунча. “Кем күпме тели, шуның кадәр яши ала монда. Ниндидер чикләүләр куелмый. Берсе дә тик утырмый, эш бүленгән: кемдер мунча яга, кемдер хуҗалык эшләрен башкара, икенчеләр ашау пешерә, кер юа, йортны җыештыра. Монда эләгүчеләрнең күбесе төрмәдән чыккан кешеләр. Аларның туганнары үлгән, инде кайтып яшәр фатирлары юк. Шулай ук шартлы хөкем ителүчеләр дә бар. Алар атнага бер тапкыр, полициядә билгеләнергә тиеш, анда да бергә барабыз”, —
ди Илшат. Оешма Сәламәтлек саклау министрлыгы, полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшли. Илшат үзәккә килүчеләрнең күбесен сукбайлар җыела торган урыннарга барып, шуннан алып кайтулары турында да сөйләде. “Ташландык биналарда, күп катлы йортларның подвалларында, җылыту торбалары уза торган урыннарда яшәргә мәҗбүр булган кешеләр белән очрашып, үзебезнең оешма турында сөйлибез. Безнең белән барырга үгетлибез. Килеп, ашап, юынып, кабат шул тормышка кайтып китүчеләр дә бар. Кемдер айлар буе яши, кемдер бер көннән юк була. Төрлесе бар. Хәзер инде безнең турыда беләләр, үзләре ярдәм сорап килүчеләр дә бар”, — ди Илшат.
Биредә яшәүчеләрнең күбесенең язмышы эчкечелек аркасында чәлпәрәмә килгән. “Мин үзем Казаннан. Монда бер ел яшим инде. Эчү аркасында фатирымны югалттым, туганнарым да юк. Башта Казанда сукбайлык тормышын алып бардым, соңыннан Ижауга килдем. Биредә дә шул тормыш белән яши идем, менә бу үзәккә эләктем. Бик рәхмәтле аларга. Безгә монда эш тәкъдим итәләр. Чыгып, эшләп йөрибез. Буш вакытта йорттагы хуҗалык эшләрен башкарабыз”, — дип сөйләде 40 яшьлек Дмитрий Белов.

36 яшьлек Александр язмышы да битараф калдырмады. Бик яшь булуына карамас­тан, эчкечелек аркасында ул гаиләсен дә, фатирын да югалткан. “Бик нык эчә башладым. Фатирны хатынга калдырып чыгып киттем. Сукбайларга иярдем. Инде бер чиккә килеп җиткән идем. Урамда минем янга әлеге оешма вәкилләре килеп, үзләре белән чакырдылар, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Бик теләп риза булдым. Монда 8 ай яшим, башка эчмим. Безгә рухи яктан да, физик яктан да ныгырга ярдәм итәләр. Хатынымны кайтарасы, ул мине кабат кабул итмәсә, башка гаилә корып яшисе килә. Яшьлегемне заяга уздырган өчен бик үкенәм”, — дип сөйләде Александр.
Минем белән аралашырга теләүчеләр башка булмады. Шунысы сөендерә: монда яшәүчеләр арасында татарлар очрамады. Хатын-кызлар да бик аз. “Мин монда эшлим. Бирегә эләккән бер ханымның тормышы нык тәэсир итте. Элек яхшы машиналарда йөргән, чит илләрдә ял иткән. Тик язмыш безнең оешмага ярдәм сорап килергә мәҗбүр иткән”, — дип сөйләде администратор кыз Ксения.

Реабилитация үзәген оештыручы дин кардәшләребез быел “Сары автобус” дип аталучы яңа проект булдырганнар. Әлеге проект кысаларында Үзәк мәчет янында атнага 3 тапкыр — дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә көндезге сәгать 11.00 дә — сукбайларга кайнар ризык ашату каралган. “Гадәттә хәләл ит белән берәр төрле ярмадан ботка пешереп алып киләбез, кайнар чәй бирәбез. Ашауны үзебез әзерлибез. Гадәттә мондый көннәрдә 20-30 кеше даими килә”, — дип сөйләде Рамил Кәримов.
Үзәк үз эшен җәелдерергә, авыр тормыш хәлендә калганнарга тагы да күбрәк ярдәм итәргә тели. Эш планнары зурдан. Халыкны да битараф булмаска чакыра алар. “Сез яшәгән йорт янында, яки башка җирдә сукбайлар күренә икән, безгә хәбәр итегез. Бәлки бу кешегә ярдәм кулы сузарга әле соң түгелдер?” – ди Илдар шәйдуллин. Шулай ук реабилитация үзәгенә озак сак­лана торган азык-төлек, кием, медицина, көнкүреш, урын кирәк-яраклары кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләр 89128565119 номеры аша шалтырата алалар.

Эльвира Хуҗина.