Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ялгышлардан язмыш үрәбез…
16.08.2018

Ялгышлардан язмыш үрәбез…

Һәр бала бу дөньяга саф, чис­та күңел белән килә. Башкача мөмкин дә түгел, Аллаһы Тәгалә үзе җан өргән адәм баласына иман иңдереп, нурга коендыра.
«Һәр баланың күңелендә кояш яши…” – дигән сүзләр дә нәкъ шуны аңлата. Шул кояшны ничек сүндерми, сүрелдерми сакларга?! Күңел төпкелендәге иман шытымын ничек үтермәскә? Баланы ялгышлардан ничек сакларга? Менә монысы инде әти-әни җилкәсенә төшә. Йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр… Борчылу, өмет, шатлыклар… Болар бар да бер сүзгә сыя – тәрбия! Тик шулай да ялгышлар бихисап җибәрәбез. Шулай булмаса, җир йөзендә бетмәс-төкәнмәс ятимнәр, күңелләре гарипләнгән, күзләрендә өмет чаткылары сүнгән балалар, төзәтү колонияләре тулы яшүсмерләр булыр идеме соң?! Без, гадәттә, балалар начар, яшьләр тәртипсез, имансыз дип зарланырга яратабыз. Кем гаепле соң? Әлбәттә, үзебез!
Чәчәк-гөлләрне саклап үсте­рәбез, яшелчәләргә көн саен сулар сибәбез. Әз генә яфраклары саргайса, кайгыга төшәбез, теплицаны бер ачабыз, бер ябабыз. Оста бакчачыларга сораулар яудырабыз: ”Ничек үстерергә, ничек тәрбияләргә?” Тик, янәшәбездә яшәгән, аяк-кул арасында бөтерелгән балабызга гына вакыт җитми: “Комачаулама, вакытым юк әле, башка вакытта…” Тагын меңләгән төрле читкә тибәрүләр, тыңларга, аңларга теләмәү. Юк, теләмәү генә түгел, баланы бөтенләй ишетмәү!… Безнеңчә, бала туган икән, ул үсә, үсәргә тиеш! Карасаң да үсә, карамасаң да үсә ул, тегеп куелмаган! Әнә шулай балалар әкренләп урам тәрбиясенә күчәләр… Баласы мәктәпне тәмамлап, әти-әниләр җыелышына бер тапкыр да бармаган, баласының укуы белән кызыксынмаган әти-әниләр дә бар бит бу дөньяда!
Өй җылысы, ана назы күрмичә, әни кешедән иң кирәкле киңәшләрне ишетмичә үскән күпме яшүсмер кызлар бүген ялгыш юлда? Ананың кимсетүле сүзләре күпме баланың гомерен вакытсыз өзә? Тиешле тәрбия ала алмаган кызлар нинди әни булырлар, балаларына нинди тәрбия бирерләр икән соң? Ә кызларның әнисе белән генә сөйләшә алырлык серләре бик күп бит!
Әтисез үскән малайлар турында сөйләсәң — сүз, язсаң кәгазь җитмәс. Су кебек кирәк ир балага әти кеше! Юк шул, кызганычка каршы, аерылулар саны арта гына бара. Әти-әни үзе турында гына уйлый, милек бүлә… Ә бала?! Баланың икегә аерылган нәни йөрәге беркемне дә борчымый. Бу турыда, бик соң искә төшә, гомер үткәч, балаларның йөрәге телгәләнеп беткәч, тармак­ланган, кабатланган ялгышлар оныклар өстенә төшкәч…
Ялгышлар… Иң куркынычы табиб ялгышы диләр, чөнки кеше үләргә мөмкин. Ә мин исә, иң аянычлысы тәрбиядә киткән, буыннардан буыннарга күчү куркыныч булган ялгышлар дияр идем. Бу ялгышлар һәлакәткә илтә. Үз газизен төзәтеп булмас, кире кайтара алмас газапка салырга бер әти-әнинең дә хакы юк! Баланы тудыргансың икән, үстер, кеше ит! Вакыт тапмыйча, акча эшлим дип, яки шешәгә алыштырып, баласын урам тәрбиясенә тапшырган әти-әниләргә бернинди җәза каралмаган, әлбәттә. Андый законнар юк! Тик тормышның үзенең язылмаган законнары бар: әти-әни каршында бала бурычлы булса, бала хакы дигәнне дә онытырга ярамый! Хәер, язылмаган законнарны үтәмәгән очракта, җәза тагын да кырысрак, озынрак: ни үле түгел, ни тере түгел, балаңның газапларын күреп яшәү – ул инде яшәү түгел!
Чәчәк күзләренә караганчы,
Балаң күзләренә кара син!
Шатлыгын да, борчуын да
Ярты сүздән аның аңла син!
Бар эшеңне ташла, эш качмас ул.
Балаң көтә өйдә зарыгып…
Эч серләрен, борчу-шатлыкларын
Бушатсын ул сиңа сарылып…
Иркәлә син, назлау артык булмас,
Кирәк чакта бераз ачулан…
Дәшми генә калма, син битараф булма…
Үкенечләр…
Тартмасын ла безнең чабудан…
Ялгышлардан язмыш үрә күрмә
Гомер буйларына янарсың…
Аптырасаң кайчак, җавап эзләп,
Балаң күзләренә кара син!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.