Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ялгызлык афәткә әверелде
22.08.2018

Ялгызлык афәткә әверелде

Ялгызлык яман чир сыман һаман кешелекне ашый… Нинди генә таныштыру клублары ачылса да, газета-журналларда таныштыру почмаклары булса да, Интернетта танышу сайтлары эшләп торса да, чынлыкта киресе килеп чыга. Аралашу, күреп танышу, күршеңнең кереп хәлен белү, җыелып кич утыру – болар берсе дә юк! Исәнләшү дә “Привет!” диюгә, йә булмаса, баш кагып исәнләшүгә кайтып калды. Безнең иң якын дусларыбыз — телевизор, компьютер, телефон. Алар безне көннән-көн ялгызлык утравына сөйри, аралашуны оныттыра. Кызганыч, тирә-ягыбызда корт күче кебек кеше булса да без ялгыз, чөнки һәр кешенең колагында наушник, күзләрендә кара күзлек, кулында телефон… Аның беркемдә дә гаме юк! Бигрәк тә яшьләрнең, үсмерләрнең көннәр буе компьютер каршына утырып, виртуаль, җансыз танышу, аралашуларга алдануы, үзләрен ялгызлыкка дучар итүләре куркыныч та, кызганыч та! Хәер, өйдә парлы саналган, бергә яшәгән әти-әнисе дә шул хәлдә бит инде. Алар күптән ялгыз! Аерылып та булмый, фатир, кредитлар, балалар тота, бергәлек тә, җылылык та юк, өйгә кайту белән, бергәләп гөрләшеп кич утырасы, газеталар укыйсы, балалары белән шөгыльләнәсе урында, аларны тагын шул компьютер, ноутбук “йота”.
Мондый ялгызлык кешенең иң явыз дошманыдыр, мөгаен. Ул аның үсешен тоткарлый, аралашу даирәсен тарайта, адәм баласының сулышы кысыла… Кеше хайван түгел бит, аны ашатып, йоклатып кына булмый. Аллаһы Тәгалә адәм баласына сөйләшү, аралашу ихтыяҗы һәм мөмкинлеге биргән. Һәм кешенең янәшәсендә тере кеше булырга, ул аның турында кайгыртырга, аның белән сөйләшергә, килешергә, аны яратырга тиеш була. Кызганыч, ярату, көйләү, яраклашу бөтен кешенең дә кулыннан килми. Җан җылысын кызгану, күңел ялкаулыгы үзеннән үзе ялгызлыкка этәрә. Бүгенге прогресс, югары технология заманында мондый ялгызларның исәбе-саны юк! Иң куркынычы – аларның күпчелеге үсеп килүче буын!
Ә әби-бабайларга килгәндә, мин шундый әбиләрне беләм, алар инде күптән берүзләре яшиләр, әмма ялгыз түгел! Үз-үзенә шөгыль табып, бәйләм бәйләп, чигү чигеп, күршеләре белән аралашып, догаларын укып, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәүче, бай күңелле, көчле рухлы әбиләр бар ул! Тәрәз төпләрендә кып-кызыл яраннар кышын да чәчәк атып утыралар, караватында кечкенә паласында йомшак песие йоклый, өе җылы, әкрен генә ашы кайнап утыра… Монда ялгызлыкның исе дә юк! Бу әби-бабайлар белән көннәр буе сөйләшеп утырырга була. Сагыну бардыр, юксыну үзәкләрен өзәдер, тик рухлары көчле, күңелләре киң булганнарны, кешеләрне яратучыларны ялгызлык җиңә алмый, ахры.
Ялгыз әби-бабайларның да ялгызы гына түгел, үз-үзен карый алмаганнары да бар бит. Янәшәләрендә кеше булу аларга җиңеллек китерә, әлбәттә. Тик монда да бер икеләнү бар: кемгә эләгә бит?! Тәрбиялим дип аласың икән, көчек баласын да үз итәргә, яратырга кирәк, ә монда — тере кеше! Аралашып яшәүче дустым Зөлфия Муллина да дистәләгән еллар әбиләр карый. Башта ялгыз калган телсез Зәкия апаны тәрбияләде. Бу апаның салкын кышкы бураннарда ялгышып чыгып китүе, Зөлфиянең балалары белән бергәләп эзләп алып кайтулары – бүгенгедәй истә. Аннан Ижаудан бер әби… Ул аларны соңгы көннәренә кадәр карап соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә аның түрендә беркеме дә булмаган ялгыз Фәгыйлә апа утыра. Тиешенчә, җиренә җиткереп, ашатып, эчертеп, юындырып яшәтә ул әбиләрне. Күрше-күләндәге әбиләрне дә мунча кертү, мич ашы пешереп ашату аңа берни дә тормый. Урын-җирләре чиста, тамаклары тук, өсләре бөтен – риза-бәхиллекләрен биреп китәләр, әлбәттә. Сыйныфташым Фәридә Ягъфәрова да әнисенең туганы Рәйсә апаны ялгызы калгач үз өенә алып кайтты. Рәйсә апаны җайлый, көйли белүенә, һәр соравына сабыр гына җавап биреп, аңлата алуына таң калып, сокланып утырдым. Марат һәм Ләйлә Гыйззәтуллиннар да дә әтиләренең авыру апасын тәрбия кылалар. Үзләренең өч баласы үсеп килә. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә менә дигән үрнәк! Әйе, чит кешене үз итеп тәрбияләргә, якын итеп аралашырга, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең көен табарга сабырлык, тырышлык кына түгел, талант кирәктер! Олы җанлы авылдашларым кебекләргә эләккән әбиләр, һичшиксез, бәхетле картлык кичерер. Тик, адәм баласының да төрлесе бар ич… Минем әнкәем бер кешегә дә мәшәкать, карау тидермичә, 78 яшендә китеп барды. Ялгызлык — коточкыч фаҗига, диләр. Шулайдыр… Тик ялгызлыктан бүген аеруча ике буын газап чигә: замана яшүсмере һәм ялгыз өлкәннәр. Кемне ничек коткарырга?!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.