Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ялганчылар ишек шакый
28.03.2018

Ялганчылар ишек шакый

Сак булыгыз!

Кеше кешегә сагаеп, шикләнеп карый торган заман килде. Бер-беребездән куркып яшибез. Бу нигә шулай икән соң? Күрәсең, базар икътисады мөнәсәбәтләре безнең яшәешебезгә, холык-әхлакыбызга йогынты ясамыйча калмады. Отыш, табыш, акча артыннан куып, боларга ирешү өчен ялганлауга, хәтта халыкны күрәләтә талау юлына басучылар аз түгел. Шуңа күрә әйләнә-тирәбездәге һәр кешегә, һәр тәкъдим ителгән әйбергә шикләнеп карау каныбызга сеңеп бара. Моның белән генә алдаучыларның, талаучыларның корбаннары азайса икән дә. Юк шул, без никадәрле сак булырга тырышсак, алдаучылар аннан да ныграк мәкерлерәк, хәйләкәррәк була бара.
Газета укучыларның хәтерендәдер, узган елны Ижау шәһәренең Ленин районында яшәүчеләрнең йортларына кереп, “ЭнергоКонтроль” компаниясе законсыз рәвештә хисаплау приборларын алыштырып йөргән иде. Шул сәбәпле “Электросети” оешмасы тарафыннан күпме халыкка бер гөнаһсыздан штрафлар салынды. Бу хәлдән соң алдаучы “ЭнергоКонтроль” тиешле җәзасын алганмы? Монысы безгә караңгы. Бу күңелсез хәлдән соң, халык әле айнырга да өлгермәде, менә янә шундый ук хәл. Редакциягә шалтыратып: “Татар базары бистәсендә өйдән-өйгә кереп тагын алдап йөриләр”, — дип хәбәр иттеләр. Бу юлы газ буенча. Шалтыратулардан аңлашылганча, махсус киемле кешеләр үзләрен “Газпром” хезмәткәрләре дип таныштырып, йортларга кереп, газларны тикшереп йөриләр. Аларның төп максаты — газ чыгуны хәбәр итүче сигнализатор тәкъдим итү. “Алмасагыз, сезгә штраф салачаклар. Бу приборны табигый газ кулланучы һәр йортта кую мәҗбүри булачак”, — дип, өйдән-өйгә кереп, ышанучан өлкән яшьтәге кешеләрне куркытып, алдап, шул сигнализаторны саталар.
Бу хакта язып, газета укучыларны киcәтүне без бурычыбыз итеп санадык. Моның өчен “Газпром” акционерлык җәмгыяте белән бәйләнешкә кереп, вакыйгага ачыклык кертергә, кызыксындырган сорауларыбызга җавап алырга ашыктык. Бу күңелсез хәлләр турында “Газпром” хезмәткәрләре дә хәбәрдар булуларын әйттеләр. “Газпром” хезмәткәрләрен мошенниклардан ничек аерырга соң? Белгечләр түбәндәгеләрне сөйләделәр: “Газ белән куллану җиһазлары куркыныч чыганак икәнен истән чыгарырга ярамый. Закон таләп итүенчә, йорт һәм фатир эчендәге газ приборлары өчен кулланучы кеше җавап бирә. Газ белән кулланучылар үз җиһазларын техник яктан тик­шереп тору, кирәк чакта төзекләндерү эшләре башкарылсын өчен безнең оешма белән килешү төзиләр. Шул килешү нигезендә безнең оешма (“Газпром”) техник тикшерүләрне даими үткәреп торырга тиеш. Бу тикшерүләрне табигый газны кулланучылар кире какса, аның үзенә дә, башка кешеләргә дә куркыныч янавы мөмкин. Сер түгел, приборлар туза, гамәлдән чыгып тора, куллану сроклары да чыгарга мөмкин. Мондый тикшерүләр елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Бу эшләрнең үз графигы бар һәм ул “Газпром газо­распределение Ижевск” оешмасының рәсми сайтында күрсәтелгән.
Безнең хезмәткәрләр кеше фатирына яки йортына кергәндә үзләренең эш урыныннан бирелгән таныклыкны күрсәтә. Хезмәткәрләр фирманың махсус логотибы төшерелгән кием киеп йөриләр. Мошенниклардан аермалы буларак, безнең хезмәткәрләрнең эш вазифасы — приборларның торышын тикшерү. Алар газ приборлары яки продукцияләре сатып йөрми.”
“Кешеләрнең өйләренә кереп йөрү­челәр “Газ чыккан очракта кисәтә торган прибор, яки сигнализатор кую мәҗбүри, ул булмаса, штраф салыначак”, — дип куркытканнар. Сигнализаторлар кую чыннан да якын киләчәктә мәҗбүри булачакмы?” — дип кызыксынам. “Юк, мәҗбүри түгел. Газ кулланучы кешенең үз карамагында. Әгәр куркынычсызлык тудыру чарасы буларак, үзе тели икән, сатып алырга мөмкин. Ул аны җаны теләгән сәүдә үзәгеннән, шул исәптән безнең кибетләрдән дә сатып ала ала. Алар Ижау шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Гагарин урамы, 73, тел.: 539-967, Новоажимов урамы, 23, тел.: 616– 857, Коммунаров, 359, тел.: 412–178. Андый прибор куярга теләге юк икән, ул кеше һәрвакыт уяу булырга, газ приборларын тикшереп торырга, кирәк булган очракта газ приборларын алыштырырга тиеш”, — дип ачыклык керттеләр.

Ә без, үз чиратыбызда, тагын бер тапкыр сезгә нәрсә дә булса тәкъдим итүчеләргә саграк карарга, ашыкмыйча эш итәргә, җиһазларны, кирәкле продукцияләрне кулдан сатып алырга ашыкмаска киңәш итәбез.

Элмира Нигъмәтҗан.