Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Язмыш аны сындырмый
8.05.2019

Язмыш аны сындырмый

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен һәркем бу дәһшәтле елларны искә төшерә. Безнең бурыч — җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар, тыл батырлары турында кайгырту. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, илебез күге тулысынча тыныч түгел.

Еллар узган саен тарихи әһәмиятен югалт­маган вакыйгалар арасында канкойгыч Әфган сугышы да бар. Әфган сугышы… Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган көнгә дә 30 ел булды.
Татарстан Республикасы да Әфган сугышында 257 егетен югалткан. Әгерҗе районыннан Әфган сугышында катнашучы ир-егетләр саны 122, шуларның 121 кире әйләнеп кайт­кан. Мин яши торган Девятерня авыл җирлеге территориясеннән 9 егет Әфганстанда хезмәт иткәннәр. Менә алар: Рәфис Хөснетдинов, Рафаэль Усманов, Рафаэль Гобәйдуллин, Муллаян Гыйләҗев, Фәнис Тимершин, Рафаэль Фазлыев, Өлфәт Шәрәфетдинов, Фәнис Шәяхмәтов, Илдар Ямалиев абыйлар. Авылдашларыбызның күбесе сугышчан батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнгәннәр.
Шушы егетләр арасыннан Нарат авылы егете Рәфис Хөснетдинов туган якка цинк табутта кайта. Ул һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Безнең мәктәпнең Сугышчан дан залында аның командирыннан килгән хат саклана һәм аңа мемориал такта куелган.
Әтиемнең авылдашы, Гали авылы егете Илдар абый Ямалиев 1983 елның 27 июнендә армия сафларына алына. Илдар абый башта Төрекмәнстан Республикасының Ашхабад шәһәрендә 6 ай өйрәнүләрдә була, 1983 елның декабреннән 1984 елның июленә хәтле Әфганстанның Шиндан шәһәрендә рядовой наводчик-йөртүче булып хезмәт итә. Колонналарны озатып йөриләр. Юлда икешәр, дүртәр көн, хәтта атналап йөрергә туры килә. “Чит илдә хезмәт иткәндә якташларыңны күрү — зур бәхет, туган якларга кайткандай буласың”, — ди Илдар абый. Ул да Әфган чикләрендә якташларын очрата, алар бер- берсен кочаклап елашалар.
Әфганстанның биек тауларында да йөрергә туры килә Илдар абыйга. Ул үзенең туган көнен (1984 елның 23 май көне) 4500 метр биеклектәге тау-таш арасында үткәрә. “Көндезләрен бик эссе, ә кичләрен нык салкын иде”, — дип сөйли.
Илдар абый шушы канкойгыч сугыштан ике аягын югалтып кайта. Ләкин ул авырлыклар алдында сыгылып төшми. Башта Киев шәһәрендә, аннан Казанда 6 операция кичерә, дәвалану курслары үтә. Аның тормышка мәхәббәте, белемгә омтылышы һаман саен тынгы бирми. Ул 1985-87 елларда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендәге уку йортында радиомеханик һөнәрен үзләштерә. Ижау шәһәрендә “Гарант” ширкәтендә күп еллар хезмәт куя. Өйләнеп, тормыш иптәше Фәвилә апа белән бик тәрбияле ул һәм кыз үстерделәр. Ижау шәһәрендә сугышчан дуслары белән еш очрашып, үткәннәрне искә алалар икән. «Бөек Җиңү көне алдыннан да күңелем дулкынлана. Бөек Ватан сугышымы, Әфган, Чечняныкымы ул — явыз бер көч, вәхшилек. Сугыш кырында меңнәрчә яшь гомерләр өзелә. Башка беркемгә дә сугышлар күрергә язмасын!» — ди Илдар абый. Тормыштан ямь табып, балалар һәм оныклар бәхетенә, илебезнең тыныч булуына сөенеп яши ул бүген дә.

Лиана Габбасова, Девятерня мәктәбе.