Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Язмышка үч итеп
21.11.2018

Язмышка үч итеп

Тормышның һәр көне яңа сынаулар белән тулы. Һәркем язмыш җебенә язылган йомгакны әкренләп сүтә бара. Кемгәдер сы­наулар җиңелчә, ә кемгәдер гомерлеккә бирелә. Элек-электән язмыштан узмыш юк, дигәннәр, бу чынлап та шулайдыр. Рес­публикабызда узган Парадельфия уеннарының күп өлешенең шаһиты булгач, шул фикергә килдем мин. 11-17 ноябрь көннәрендә узган әлеге уеннар төрле язмышка дучар булган кызыклы шәхесләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Белоруссиядә гомер кичерүче бизнесмен, Паралимпия җыелма командасы әгъзасы, дүрт бала атасы, мотивацияле тренер Алексей Талайның да язмышы күкләрдә алдан язылып куелгандыр.

16 яшьлек Алексей үзләре яши торган шәһәрдән читтә урнашкан авылда яшәүче әби-бабасына хуҗалык эшләрендә ярдәм итү теләге белән кунакка кайта. Табигатьнең иң матур чагы – май ае. Җыештыру эшләре белән мәш килеп, егет коры ботакларны яндыру өчен учак яга. “Әкияттәге кебек кинәт булды, аңламый да калдым. Тыныч кына эшләп йөргән җиремнән дөньяның асты-өскә килде… Күзләремне ачтым. Аяз, зәңгәр күк йөзе. Торып китим дип күтәрелергә теләдем, тик аяк-кулларым тыңламый, нәрсә булганын да аңлап булмый иде”, — дип искә ала ул мәхшәрне Алексей.
Бу афәттән соң бөтен гәүдәсеннән кан саркып яткан оныгы янына йөгереп килгән бабасы ниләр генә кичергәндер… “Бөек Ватан сугышында күп дусларын, якыннарын югалткан кеше булса да, минем исән калган яртылаш гәүдәмне күреп, бабай нәрсә эшләргә дә белмәде”, — ди ул. Фаҗига Бөек Ватан сугышыннан соң ничә еллар җир астында яшеренеп яткан мина шартлау нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу 1999 елның 8нче мае була.
Ике кулсыз, ике аяксыз калган Алексей Талай озак айлар гос­пи­тальдә дәвалана. Табиблар аның исән калачагына ышанмыйлар, һәм, гомумән, көчле шартлаудан соң аның эчке әгъзаларының исән калуына шаккаталар. Бу афәттән соң әти-әнисенең, якыннарының борчылуын күрү, Алексейга авыр булса да, бирешми, тормышка нык ябыша. Гомер буе якыннары ярдәменә мохтаҗ булганчы тулы тормыш белән яшәргә дигән фикергә килә ул. Киләчәк турында якты хыяллар белән янучы җитеп килгән егеткә кул-аяксыз тормыш башлап җибәрү җи­ңел булмый, әлбәттә. «Тик тугры дус­ларымның, туганнарымның ярдәме, игътибары төшенкелеккә би­релмичә, тормышка башка төрле ка­раш, яшәү теләге уятты”, — ди Алексей.
Яшүсмернең төп максаты – га­иләсенә борчу китермәү. “Шарт­лаудан соң җәрәхәтләнеп, аңыма килеп яткан минутларда да, иң элек, «Гаиләм ничек кичерер, бу кайгыны ничек кабул итәр?” — дип уйладым ди ул. Фаҗигадән соң берничә ай узуга, төшенкелеккә бирелгән гаиләсенең “төпкә тәгәрәве”, әтисенең эчкечелеккә бирелүе, әнисенең психик авыруга әйләнүе турында имеш-мимешләр килеп җитә аңа. “Явыз телләрнең сүзләре мине чыгырымнан чыгарды. Бу дөрес сүз түгел иде, әлбәттә. Ачуымнан үз өстемдә ныклап эшли башладым”, — ди Алексей. Хәер, ул бүгенге көндә әлеге явыз телләргә күпмедер дәрәҗәдә рәхмәтле дә. Нәкъ шул сүзләр аны тормышның якасына ябышырга этәрә.
Тормыш юлында уңайлы мохит булмау да, сәер күз карашлары да аңа киләчәк тормышын төзегәндә киртә булмый. “Язмышлар күкләрдә алдан язылып куйса да, һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Аны елап та, җырлап та узарга була”, — ди ул. Алексей гомере буе бабасыннан һәм, гомумән, Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан үрнәк алып яши. Әлеге дәһшәтле сугыштан соң күп еллар узса да, нәкъ 9нчы майга бер көн кала сугыш елларының шаукымы булып мина шартлавы, әйтерсең лә сугыш ветеранының һәм аның оныгының язмышларын урыннары белән алыштыра.
Бүгенге көндә Алексей Талай танылган уңышлы эшмәкәр һәм спортчы. Тормышының төп максаты — бернигә дә карамастан хәрәкәттә булу, актив хезмәт итү, балаларына дөрес тәрбия бирү. Алексей – күтәренке күңелле, ачык йөрәкле шәхес. Аның елмаюлы йөзе, тормышка гашыйк булуы күңелгә ниндидер тынычлык өсти. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә…
Бүгенге көндә кайчакта сау-сәламәт кешеләр дә баш иеп, тормыш авырлыкларыннан зарланып яшиләр. Алексей кебек бирешмәс, максатчан шәхесләр аларга үрнәк булып тора. “Әлеге фаҗига булмаса, нинди һөнәр иясе, гомумән, тормышта кем булыр идегез?” – дигән сорауга ул: “Әйтә дә алмыйм хәтта, бәлки бу югарылыкка да күтәрелә алмаган булыр идем. Максатчан булырга, холкымны чарларга, бәхетемә ирешергә нәкъ шушы авырлыклар ярдәм иткәндер дә”, — ди ул.

Ләйсән Әхмәтова.