Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Юл күрсәтүче Остазым
29.08.2018

Юл күрсәтүче Остазым

Без мәктәптә, югары уку йортында белем алганда, анкета тутыру модада иде. “Яраткан укытучың кем?” – дип язылган сорауга мин ике дә уйламыйча, матур хәрефләр белән: “Беренче укытучым Тәскирә Хәмзә кызы Хуҗина”, — дип язып куя идем.
Вакыт дигәнең агымсудай ага да китә, гомер йомгагы акрын гына тәгәри дә тәгәри икән ул. Быел мәктәпне тәмамлаганга – унбер, югары уку йортын тәмамлаганга алты ел тулды. Шул еллар турында күңелгә язылган хатирәләрне “актарып” утырам. Кайсын гына уйлый башласам да, фикерем беренче укытучыма барып тоташа. Сагынам…
Газиз әнкәем сап-сары чәчлә­ремне ике яктан ап-ак бантиклар куеп үреп, иң матур чәчәкләрдән зур бәйләм ясап, яңа тормышка аяк бастырды. Мин укучы булдым. Ә анда безне мөлаем, ярдәмчел, ягымлы тавышлы, тәмле телле остазым Тәскирә апа каршы алды. “А”га “Б”ны кушып бер иҗек тә укый алмаган, ни саный, ни яза белмәгән балалардан нинди шәхесләр тәрбияләде! Ә ул дәресләр?! Аларны күрергә кирәк! Остазымның һәр әйткән сүзен ятлап барып, күңелемнең иң түрендәге сандыгына бикләп куяр идем. Дәреснең 45 минуты шундый тиз уза иде. Алар хәреф язып, иҗек укып, мисал чишеп калуга гына кайтып калмады, бу эшләр белән беррәттән, без җырлый, бии, кул эшләре башкара, төрле иҗади әсәрләр яза, тегә-бәйли, балчыктан сыннар ясый идек. Тәмле ашлар пешерергә дә өйрәтте укытучыбыз. Физик тәрбия дәресләрен Тәскирә апа кебек укыткан укытучыны белмим дә. Ул үзе дә спорт кешесе! “Спортны мин беркайчан да ташламыйм. Утын ярырга яратам”, – ди. Сәнгатькә дә якынайтты укытучыбыз. Моңсызларны – җырларга, сикерә дә белмәгәннәрне биергә өйрәтте. Үзе баянда уйнады, үзе биеде.Урыныбыз һәрчак сәхнә түрендә булды. Район гына түгел, республика күләмендәге конкурсларда да сынатмадык. Без анда төрледән-төрле уеннар уйный, кыш көне чаңгыда шуа идек, җепшек кардан төрле сыннар ясап, бияләйләр чыланып бетә иде. Безне мәктәптән куып диярлек кайтардылар, чөнки Тәскирә апабыз белем алуга карата зур мәхәббәт тәрбияли алды. Һәм ул, шәхсән миндә, көннән-көн арта гына бара.
Мәктәптә иң матур сыйныф бүлмәсе, мөгаен, безнеке булгандыр! Тәскирә апа анда ата-аналар ярдәме белән уңайлы шартлар тудырды. Гөлләр һәрчак шау-чәчәктә утыралар иде. Мәктәп яны бакчасында эшләп, без бакчачы серләренә төшендек, чәчәкләр дөньясы белән таныштык. Тәскирә апаның өендә дә ел дәвамында яшеллек хөкем сөрә: ул аларны күңеле белән ярата, иркәли. Гаиләсе турында да үрнәк дип кенә әйтеп була. Кайчан гына кайтып керсәң дә мул табын һәм якты йөз белән каршы алалар. Ул Рәшит абый белән үз балаларыдай якын күреп, озатып калалар.
Каләм чарларга да мин остазымнан өйрәндем. Беренче чиле-пешле иҗат җимешләремне туплап, респуб­лика күләмендә чыга торган басма матбугатка танытучы да Тәскирә апа булды. Шушы талантымны тоеп алганы һәм үстергәне өчен рәхмәтем чиксез! Остазым үзе дә – иҗат кешесе. Аның шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндереп җибәрә. “Ел укытучысы”, “Иң яхшы укытучы” бәйгеләрендә ирешкән җиңүләре, “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” медале, чиксез диплом-грамоталары – һәркайсы үз тырышлыгы нәтиҗәсе.
Бер очрашуыбызда “Укучы­ларның яраткан укытучысы булуның сере нидә?” – дип сорадым. Тәскирә апаның күзләре яшьләнде. “36 ел эшләү дәверендә бер генә ата-ана белән дә конфликтка кергәнем булмады. Берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, шунда ук хәл итә идек. Укучылар өйләрендә еш булдым. Һәр көн иртән мәктәпкә бер сәгать алдан килдем. Дәрескә кадәр балаларның дәфтәрләрен тикшереп, өстәмә эшләр белән шөгыльләнә идем. Бу турыда “Начальная школа” журналында язгач, педагогика фәннәре кандидаты Н.М.Конышева “Мондый укытучылар күбрәк булсын иде”, – дип нәтиҗә ясаган иде. Намуссыз кешеләр мәктәптә укытырга тиеш түгелдер, минемчә. Замана нинди булуга карамастан, укытучы бала күңеленә иң яхшы орлыкларны салырга тиеш, үзендә яхшылык булмаган кеше аны эшли алмый”, – диде.
Чынлап та, минем беренче укытучым – намуслы шәхес. Һәр укучысының күңелендә нинди орлыклар ятканын күреп ала белде. Газиз балаларына багышлыйсы вакытны безгә, укучыларына, кызганмады. Аларга кояш нурлары кебек, алдагы тормышларында да чәчәк атарга, бераз сулып китсәләр яшәргә, үсәргә көч табарга хәзер дә ярдәм итә. Мин дә остазым кебек була алсам, чиксез бәхетле булыр идем.

Динара Миннекаева, Көчек – Казан.