Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Юллар төзекләндерелә
15.05.2014

Юллар төзекләндерелә

Воткинск трактына чыгу юлы — Ижау шәһәренең иң катлаулы юл участогы. Биредән тәүлегенә 15 меңнән артык транспорт уза. Шуңа күрә дә юлның сыйфаты бик начар хәлдә була.

Хәтта ЮХИДИ, юл һәлакәтләре еш булганга, әлеге урында хәрәкәтне туктатырга җыена. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев: “Бары тик 3 чакрым гына булса да, әлеге участок бик катлаулы: чокыр өстендә чокыр иде. Автоинспекциянең юлны ябарга теләвен ишеткәч, гаҗәпкә калдым: ничек инде шундый мөһим юлны япмак кирәк? Эзләгәч, акча да табылды. Инде ике атна дәвамында биредә юл төзүчеләр эшли”, — ди. Эшне 9 майга төгәлләргә тиеш булсалар да, куелган вакытка сыешмыйлар. Төзүчеләр чимал белән тәэмин итүчеләрне гаеплиләр. 12 майда Александр Соловьев бирегә килеп, эш барышы белән танышты. Удмуртия Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Виктор Вахромеев: “Быел юлның бер катламын гына салачакбыз. Бордюрлар да урнаштырылмаячак. Шулай эшләгәндә булган акчалар күбрәк юлны төзекләндерергә җитәчәк”, — ди. Бүгенге көндә Ижау плотинасы күперен төзекләндерү өчен 80 млн сумга якын акча табу мәсьәләсе тора.