Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар төзекләндерелә
16.05.2019

Юллар төзекләндерелә

Сарапул. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында юлларны ремонтлау эше кызганнан-кыза бара. Беренче объектларны төзекләндерү ахырына якынлаша. Димәк, эшнең сыйфатын тикшерү вакыты җитә. Шушы көннәрдә Сарапулдагы юлларны ремонтлау сыйфатын иҗтимагый оешма вәкилләре бәяләде.Иң беренче булып, Западная урамын тикшерделәр. «Ижевское» подрядчысы эшенә карата җитди шелтәләр юк.
«Западный поселок» микрорайонында яшәүче Олег Васильевның бердәнбер тәкъдиме — төп юлдан чыгу өлешендә су агызуны җайлау. Чөнки элек бу участокта еш кына су җыелып тора. Юлчылар кирәкле эшләрне якын арада башкарачаклар. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге якынча 90% тәшкил итә. 0,5 км озынлыктагы участокта юлның тузган катламын фрезерлау, чокырларны ремонтлау, битум эмульсиясе белән грунтлау, тигезләү һәм өске катламнарны каплау эшләре башкарылган. Эшләрнең һәр этабы заказчы тарафыннан аерым тикшерелде, ә асфальтның сыйфаты Юл-транспорт хуҗалыгы министрлыгы­ның сертификацияләнгән юл лабораториясендә бәяләнде.
Ижау. Ижау шәһәренең Салютовская, Барышников урамнарында ремонт башланды. Хәзерге вакытта объектта бордюр ташларын демонтажлау башкарыла. Тузган катламны фрезерлау башланачак. 1,6 км озынлыктагы урам участогында юлчыларга 15 коены күтәрергә, чокырларны тигезләү эшен башкарырга, асфальт-бетоннан тигезләү катламын җәяргә һәм вак таш-мастик асфальтлы-бетоннан өске катламны салырга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез: Салютовская урамы узган ел шәһәрдә яшәүчеләрнең интернет аша тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 385 тавыш җыйган һәм Горький, Киров кебек зур магистральләрне узып, 7 урынны алган.
Рупасов урамыннан Сабуров урамына кадәр юл участогында фрезерлау башкарыла. Алга таба юлчылар алдында чокырларны “ямау”, асфальтлы-бетон катламын җәю, тротуарны ремонтлау, яңгыр коеларын күтәрү эшләре тора. Соңыннан өске катлам җәеләчәк. Барлык эшләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Хәзерге вакытта Ижауда юл эшләре Ленин, Новоажимов, Барышников, Бабушкин урамнарында һәм Прасовский тыкрыгында алып барыла. Якын арада юл техникасы Кудинов, Коротков һәм Горький урамнарында, соңрак Курченко урамында барлыкка киләчәк.