Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар сыйфаты яхшыра
25.10.2017

Юллар сыйфаты яхшыра

Ижауда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында 2017 елга планлаштырыл­ган ремонт эшләре тәмамланды. 19нчы октябрьдә УР Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, шәһәр Башлыгы Юрий Тюрин, юл предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар соңгы объектны кабул итеп алдылар.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча Ижауда бер ел эчендә 35 объект төзекләндерелгән, гомуми озынлыгы 35,7 км. Шуларның 4 се 44нче Федераль Закон буенча торг вакытында экономияләнгән 161 млн. сум хисабына эшләнгән. Әлеге акчаларга подрядчылар 2018 елга билгеләнгән Удмуртская урамы (10 лет Октября урамыннан Буммашевская урамына кадәр), Пушкин урамында 2 участок, Широкий тыкрыгындагы (Коммунаров урамыннан башлап Пушкин урамына кадәр) юлларны төзекләндергәннәр.
УР Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов: “Быел Удмуртия «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча уңышлы эш башкарды. Россия бюджетыннан бирелгән 625 млн сум, Удмуртия бюджетыннан 625 млн сум акча тулысынча юлларны ремонтлауга тотылды. 700 млн сум федераль трассаларны төзекләндерүгә сарыф ителде. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын уңышлы тәмамлау 2018 елга финанслау күләмен 20%ка арттырырга мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады.
Ижау шәһәре Башлыгы Юрий Тюрин: «Шуны билгеләп үтәсем килә: подрядчы оешмалар вазифаларын яхшы башкардылар. Ремонт эшләре билгеләнгән сроклардан алданрак тәмамланды. Эшнең сыйфатына зур игътибар бирдек. Ижау зур күләмле ремонт ясау өчен бездә белгечләр һәм техника булганлыгын күрсәтте. Шәһәр киләсе елда да әлеге проектта катнашып, эшне дәвам итәргә әзер», — диде.
20 октябрьдә Ижау шәһәре хакимияте бинасында әлеге проектка йомгак ясалды. Ижау шәһәре хакимиятенең Төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы хезмәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Фирдәвес Харисов: “Широкий урамындагы участок ремонтланды: машина юлы яңартылды, бордюрлар, тротуарлардагы асфальт катламы алыштырылды, юл буенда үсеп утыручы агачлар таләпләргә туры китерелеп киселде. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру проекты кысаларында Удмуртская урамындагы юл 1793 метр трос коймалар белән бүленде. Авария очраклары шәһәребездә 27дән 20 гә кимегән. Барлык объектлар буенча гарантия 4 елга бирелә. Ниндидер кимчелек ачыкланган очракта, подрядчылар үз хисапларына төзәтергә тиешләр. Инде авария булып, Удмуртская урамында трос коймалар җимерелгәч, подрядчылар аларны үз хисапларына төзекләндерделәр. Кышын кардан чистарту эшенә 152 техника, якынча 100 машина җәлеп ителәчәк. Юлларда бозлавык булмасын өчен шәһәр үзәгендә химик реагентлар, ә шәһәрнең башка районнарында ком-тоз катнашмасы кулланылачак”, — диде.
УР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Алексей Горбачев: ”27 сентябрьдә министрлык сайтында башланган халык фикерен җыю эше төгәлләнде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2018 елда беренче чиратта төзекләндереләчәк 35 юл участогы сайланды. Лидерлар рәтендә — А.Берш урамы (249 тавыш), ә Удмуртия буенча Рус Пычасы авылыннан Сизяшур авылына кадәр юл (459 тавыш). Исемлекне тагын бер кат тикшереп, юлларны карап, йөреп чыгачакбыз. Юлларга якын урнашкан социаль яктан мөһим объектлар, гражданнарның тавыш бирүләре, иҗтимагый оешмалар фикерләре, ЮХИДИ һәм прокуратура мөрәҗәгате исәпкә алыначак, мәктәп автобуслары йөрүче юллар таләпләргә туры китереләчәк”, — диде.

Гөлнара Вәлиева.