Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Юллар елы төгәлләнде. Эш дәвам итә
28.11.2018

Юллар елы төгәлләнде. Эш дәвам итә

22 ноябрьдә “Удмуртиядә юллар елы” проекты нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев һәм «Автомобильная Удмуртия» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Борис Ломаев, журналистлар катнашты. Очрашу барышында Ярослав Семенов шатлыклы хәбәр — Удмуртиянең «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру буенча лидерлар арасына керүен җиткерде.

Шушы көннәрдә Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы Александр Бречаловка Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Астахов «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын уңышлы башкаруы өчен диплом тапшырды. Росавтодор тарафыннан проектның сыйфаты һәм вакытында тормышка ашырылуы яхшы бәяләнде. Шулай ук Саратов һәм Воронеж агломерацияләренең проект эше дә билгеләп үтелде. Игорь Астахов «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты иң нәтиҗәле һәм уңышлы проектларның берсе булуын ассызыклады. “2019 елда аңа 38 генә түгел, ә 104 шәһәр агломерациясе керәчәк. Бу катнашучыларга тагын да зур җаваплылык өсти», — дип белдерде ул.
Удмуртия Башлыгы Александр Бре­­чалов 2017 елда Удмуртияне иңләп-буйлап өйрәнеп чыккан­нан соң, 2018 елны «Юллар елы» дип атарга тәкъдим итә. 2018 елда республикада 132 км юл төзек­ләндерелгән, 44,5 км рекон­струк­ция­ләнгән, рес­публика трасса­сының 257 кило­метры ремонтланган.
Ярослав Семенов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда масштаблы һәм бик әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру өчен эш барышын контрольдә тотуның яңа системасы булдырыла, җирле материалларны һәм заманча технологияләрне куллану хисабына акчаны янга калдырып, шул хисапка планнан тыш юллар да төзекләндерелә. Эшне дөрес итеп оештыру нәтиҗәсе буларак, барлык объектларда да асфальт-бетон катламы салу август ахырында ук төгәлләнгән. Ә инде сентябрь башында, барлык кимчелекләрне бетергәннән соң, Ижау агломерациясенең барлык юллары да кабул ителгән.
120 км озынлыктагы 63 объект арасында 8 юл участогы бар. Алар башта проектка кертелмәгән була. Соңыннан Ижау урамнарын төзекләндерү барышында 30 млн сум акчаны экономияләү хисабына аларны да төзекләндерү мөмкинлеге туа. Юл ремонтыннан тыш, проект кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыруга да зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләре еш булган 23 участокта куркынычсызлык шартлары булдырылды. Асфальт түшәгәндә, иске асфальт валчыкларына аерым игътибар бирелде. 3,5 мең тонна асфальт валчыклары юл кырыйларын ныгытуга, Ижауда шәхси секторда юллар салу өчен файдаланылды. “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында 2018 елда гомуми озынлыгы 34,1 км булган 7 объект реконструкцияләнергә тиеш иде. Хәзерге вакытта, бюджет акчасын экономияләү хисабына, 38,9 км озынлыктагы 8 объект файдалануга тапшырылган.
«Юллар елы» кысаларында Удмуртиядә бик начар юллар проблемасын хәл итү планы эшләнде. Төбәктә барлыгы 62 автомобиль юлы бар, аларның озынлыгы 591 км тәшкил итә, юл буйларындагы торак пунктларда 16 мең кеше яши. Ярослав Семенов ассызыклап үткәнчә, көзге-язгы чорда начар юлларны 2020 елга кадәр төзекләндерү планлаш­тырыла. Моның өчен якынча 4,6 млрд. сум акча кирәк булачак.
Ярослав Семенов белдергәнчә, Костино-Камбарка трассасының биш чакрымында эшләр тәмам­ланган, ә Чепца аша күперне файдалануга тапшыру декабрьдә булачак.
«Юллар елы» кысаларында шәһәрнең урам-юл челтәрен ремонтлау — иң катлаулы проект. Нәтиҗәдә, берничә ай эчендә Глазовның барлык юллары да норматив хәлгә китерелә: 52 автомобиль юлы ремонтлана. Моннан тыш, асфальт-бетон валчыгы шәһәрдә 23 км озынлыктагы юлларга, шулай ук грунт юлларга сибелгән.
Хөкүмәт Рәисе җирле материалларны куллану хисабына эш бәясен киметүгә җентекләп тукталды. «Без материалларыбызны җентекләп өй­рәндек, аларны федераль институтларда һәм лабораторияләрдә дә тикшердек. Быел да җирле вак таш кулланып, 17,2 км озынлыктагы рес­публика трассасының 5 участогы ремонтланды. Бу практиканы без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез», — дип йомгаклады Ярослав Семенов.
Борис Ломаев билгеләп үткәнчә, юл-төзелеш сезоны башлану катлаулы була, чөнки иҗтимагый тикшерүчеләр белән подрядчылар арасында аңлашылмаучылык туа. «Безнең кисәтүләр буенча ике объектта эшләр туктатылды һәм подрядчылар барысын да үз хисабына төзәтте. Барлык объектларны башта 70-80 % эшләгәч, аннан эшләп бетергәч тикшердек. Бу сыйфатны яхшыртырга мөмкинлек бирде», — диде ул.
Асфальт җәю участокларында фото-видеофиксация камералары урнаштыру сыйфатка зур йогынты ясады. Камера онлайн режимда төбәк министрлыгы сайтына чыгарыла. Бу яңгырлы, карлы көннәрдә асфальт җәю кебек кагыйдәләрне бозуга чик куярга мөмкинлек бирде.
Удмуртиядә юллар елы тәмамлана, әмма хәзер инде киләсе төзелеш сезонына әзерлек эшләре бара. 2019 елда Удмуртия илнең башка төбәкләре белән беррәттән «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектына керәчәк. Яңа илкүләм проект ремонтларга гына түгел, капиталь ремонт үткәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга шундый 5 объект билгеләнгән. Шуларның 2се Ижауда – Берш һәм Колосковая урамнары (халыкның рейтинглы тавыш бирү лидерлары) һәм өч республика трассасы (Ижевск-Ува) — Постол ст., Воткинск-Черная һәм Ольхово-Перевозное.
Киләсе елда Можга, Сарапул, Вот­кинск, шулай ук Завьялово районы юлларын ремонтлау планлаштырыла. Катнашучылар арасында Камбарка да булачак. Хәзерге вакытта бу муниципаль берәмлекләр әзерлек алып баралар. Тулаем алганда, республика трассалары белән бергә проект кысаларында 87 объектта ремонт эшләре башкару күздә тотыла. 2019 елга республика юл фонды күләме якынча 2018 ел дәрәҗәсендә калачак – якынча исәпләүләр буенча ул 6,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Чыннан да, башка еллар белән чагыштырганда, шәһәребез юллары сизелерлек яхшырды. Ә аларның сыйфатлы башкарылу-башкарылмавы киләсе елга карлар эрегәч күренер…

Гөлнара Вәлиева.