Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар дөрес салынамы?
9.08.2018

Юллар дөрес салынамы?

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев җитәкчелегендәге махсус комиссия 6 августтан 7сенә каршы төндә юлларны төзекләндерү эшләренең ничек баруы белән танышып чыкты.

Иң элек комиссия әгъзалары Ленин урамындагы юл төзелеше белән таныштылар. Биредә юл уртасындагы люк тирәләрен яңа технология кулланып ясыйлар. Әлеге технология люк тирәсен элеккечә ком һәм вак таш белән түгел, ә 15-20 см биеклегендә бетон белән эшләүдән гыйбарәт. Шушы ысул быел Магистральная, Орджоникидзе, Промышленная, К.Либкнехт урамнарындагы юлларны ясаганда кулланылган. “Әгәр кышны чыкканнан соң бу юллар бозылмасалар, әлеге ысул алга таба да кулланылачак”, — диләр шәһәрдә юл төзелеше өчен җаваплы белгечләр.
Тикшерү барышында тикшерүчеләр Удмуртская урамындагы юлны төзүчеләрнең яңгырдан соң вакытлыча эшне туктатып торуларына тап булдылар. Алексей Горбачев моңа аңлатма биреп: “Хәзер башкаручыга сыйфатсыз эшләү файдалы түгел. Технологиянең бозылу-бозылмавын тикшерү җайлы. Чөнки эш барышын даими тикшереп торучы инженердан тыш, асфальт түшәүче машиналарда видеокамералар да бар”, — диде.
Алдагы тукталыш Холмогоров урамында иде. Пушкинская урамы белән Щорс урамы арасындагы юлның иске өске катламы инде кырдырып алынган, бер катламын тигезләп салганнар. Удмуртская урамына кадәр кырдырып алу эшләре бара. Бу урамда барлыгы 13 900 кв.м мәйданда ике кат асфальт салыначак. Ижау шәһәренең транспорт һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Александр Килин эштән канәгать булуын белдереп: “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында төзекләндереләсе 43 объектның 22се кулланылышка тапшырылды инде. Шәһәрдәге 15 магистральдә эшләр бара, ә 6 урамда эш башланмаган әле. Графиктан калышмыйбыз. Сыйфат даими тикшерелеп тора. Бүгенге көнгә 68 кимчелек ачык­ланды һәм алар төзәтелде”, — диде. Тиздән юл төзүчеләрнең техникасы Бишенче Подлесная һәм Алтынчы Подлесная урамнарына күчәчәк.