Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Юллар бормалы, юллар “тырмалы”
7.11.2018

Юллар бормалы, юллар “тырмалы”

Узган гасырның 60нчы еллар башындагы бер вакыйга истә калган. Мәскәүгә Американың автомобиль короле Генри Форд килә. КПСС һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән очраша. Ул вакытта инде Япония, Германия автомобиль компанияләре Америка машиналарына көндәшлек ясап, бик тә сыйфатлы машиналар чыгаралар. Автомобильләр сатарга яңа базар кирәк була.
СССРда ул вакытта машиналар юк диярлек, ә ил зур – дөньяның алтыдан бер өлешен биләп тора. Әгәр СССРда автомобиль заводы төзеп, бу илне машиналар белән тәэмин итә башласаң, күпме файда алырга булачак. Генри Фордның максаты нәкъ менә шушы була да. СССР җитәкчеләре “автомобиль короле”нең тәкъдиме белән килешмиләр. Ничек инде коммунизм төзүче ил үзенең автомобиль сәнәгатен Америка капиталистлары кулына тапшырсын?
Әйе, ул вакытта СССР җитәкчеләре өчен коммунистик идея матди байлыклардан, халык ихтыяҗларыннан өстен тора иде шул. Максатына ирешә алмаса да, Г.Форд үзенең кайбер фикерләрен журналистлар өчен оештырылган пресс-конференциядә әйтеп калдыра. Ул вакытта СССРда бензин бик арзан була. Хәтта газлы суның да бензиннан кыйммәтрәк булуы Г.Фордка көлке булып тоела. “Мондый икътисад белән ил яши алмаячак!” – дип белдерә һәм хак­лы да була. Капиталист юлларны ничек төзергә, юл хәрәкәтен ничек оештырырга кирәген сөйли. Американың бу мәсьәләдә нинди ялгышлык­лар эшләгәнен әйтеп, СССР­да аларны кабатламас өчен файдалы киңәшләрен бирә.
Фордның киңәшләрен укыйлар да оныталар ул вакытта. Һәм ул киңәшләрне Италиянең “Fiat” компаниясе белән берлектә Тольятти шәһәрендә завод төзеп, “Жигули” маркалы машиналар чыгара башлагач кына искә төшерәләр. Бик тә яхшы сыйфатлы, уңышлы “Жигули” машиналары сатып алучыларда зур хөрмәт уяткан иде һәм алар әле хәзер дә үз дәрәҗәләрен төшермәделәр.
Ләкин көнбатыш автомобильләре конструкторлары уйлап чыгарган яхшы машиналар яхшы юллар өчен була шул. Ә юллар Рәсәйдә гомер-гомергә начар була. Күпләр моны территориянең артык зур булуы, климатның бик кырыс булуы белән аңлатырга тырышалар. Ләкин бит Америкада, Канадада, Финляндиядә һ.б. илләрдә дә шундый ук кырыс климатлы өлкәләр бар. Ә аларда юллар пыяла кебек тигез һәм төзек икән. Димәк, хикмәт башка нәрсәдә.
Юл төзүчеләр бу турыда сүз чыккач, инде “сакаллыга” әверелгән бер мәзәкне сөйлиләр. Имеш, бульдозерда эшләүче кеше 10 кубометр җир казыган һәм шуңа наряд язган, аның начальнигы юл мастеры 10лы цифрны 100гә төзәткән, ә юл участогы начальнигы 100лене 1000гә төзәткән. Димәк, юк кына эшне 100тапкыр артык итеп күрсәткәннәр. Ә бухгалтерия, билгеле инде, акчаны 1000 кубометр казыган җир өчен түләгән. Минем юл төзүдә эшләүчеләр белән сөйләшкәнем бар. Алар “сакаллы” мәзәктәге хәлләрнең чынбарлыкта адым саен кабатлануын, дәүләт акчасының җилгә очуын сөйлиләр.
Шуңа күрә бездә юл төзү башка илләр белән чагыштырганда күп тапкырларга кыйммәткә төшә. Ә бу – илдәге юлсызлыкның төп сәбәбе.
Генри Форд үзенең акыллы киңәшләрендә моңа да игътибар итәргә, Америка юл төзүчеләрнең инде тырмага басып, маңгайларын тишүе турында әйткән була. Юк шул, Рәсәйнең үсеш юлында үз тырмалары бар. Тырма юлда ята икән, аларга басучылар һәрвакыт булып торачак… Ә юллар бездә һәрвакыт бормалы да, тырмалы да.
Чит илләрдәге юлларны, андагы юллар кисешкән урыннарда юл хәрәкәтен җайга салуны күргән кешеләр сокланып бетә алмыйлар. Анда хәрәкәт өчен катлаулы урыннарда юллар төрле югарылыкта (берничә этаж формасында) оештырылган. Ә бездәге юл хәрәкәтен оеш­тырудагы тәртипсезлекләр берәүгә дә ошамый. Мәскәүдә, мәсәлән, интенсив хәрәкәтле урамнар кисешкән җирдә хәрәкәтне төрле күперләр, эстакадалар ярдәмендә оештырып, автомобиль йөртүчеләрнең эшен җиңеләйткәннәр. Автомобиль хуҗалары бөтен җирдә дә шулай булуын телиләр, ләкин мондый гаҗәеп кыйммәт торучы корылмалар төзү башка регионнарда бары хыял гына булып кала.
Халык кулындагы җиңел авто­мобильләрнең саны ел саен арта бара. Аларның саны (100 мең кеше санына туры килә торган машиналар) ягыннан Рәсәй инде алга киткән илләрнең күбесен куып җитте. Урамнарда иртә-кич (“пик вакытында”) барлыкка килә торган “бөке”ләрнең күплеге ягыннан да без инде алдынгы урыннарның берсендә торабыз. Менә бу урында Генри Фордның Мәскәүдә журналистларга биргән тагын бер акыллы киңәшенә тукталып үтәсе килә. Ул шундый фикер әйтә: “Машина ул кеше утырып йөри торган (билгеле, җиңел машина) транспорт чарасы. Ул мактану объекты да, горурлану сәбәбе дә, кешенең җәмгыятьтәге урынын билгеләүче нәрсә дә түгел! Министр арзанлы машинага утырып, гади эшче кыйммәтле машинага утырып йөрергә мөмкин. Хәзер Америкада машина культы барлыкка килде. Чынлыкта, кеше машина белән идарә итәргә тиеш, ә бездә машина кеше белән идарә итә. Әхлак өчен бу зарарлы. Үзегездә мондый нәрсәне барлыкка китермәгез!”
Автомобиль короленең бу ки­ңәшенә дә колак салмыйлар Рәсәйдә. Бездә дә машина культы барлыкка килде. Кулга кыйммәтле Швейцария сәгатен тагу, “текә” иномаркага утырып йөрү җәмгыятьтә дәрәҗә санала башлады.
Урамнарда чакрымнарга сузыл­ган, кайвакытта сәгатьләр буе бер урында тора торган “бөке”ләрдә утыручы машиналар барысы да кирәкле эш белән чыктымы икән урамга? Һәркемгә билгеле булганча, бездә хәзер кайбер гаиләләрдә берничә машина бар. Иртән ире үз машинасына, хатыны үз машинасына утырып, эшкә китәләр, ә уллары үз машинасына утырып институтка юл тота. Ә бит бер машина барысын да бер урынга илтә алыр иде.
Ижау шәһәрендә җәмәгать транс­порты Рәсәйдә иң яхшылардан санала. Заводта эшләгәндә, мин бик күп шәһәрләрдә командировкаларда булдым. Аларның барысында да җәмәгать транспорты Ижаудагыдан начаррак йөри иде. Димәк, эшкә яки укуга соңга калмыйча җәмәгать транспортында барырга була. Кызганычка каршы, сәгатьләр буе “бөке”ләрдә утыручылар башкача уйлыйлар шул. Бу – базар икътисады чире һәм ул җәмгыятьне тарихи үсеш юлындагы “бөке”гә китермәсме икән?

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

Дөресен генә әйткәндә…

Юллар торышы белән сез канәгатьме? Автомобиль хәзерге заманда кеше тормышында нинди роль уйный?
Айдар Зарипов:
«Юллар, юллар, борма-борма юллар…» Соңгы елларда юлларның торышы күпкә яхшырды. Зур шәһәрләрдә һәм магистральләрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә хәзер юллар ярыйсы. Тигез һәм иркен юллардан йөрүе дә күңелле. Моны аеруча сыйфатлы һәм уңайлы итеп төзекләндерелгән Чаллы-Казан юлында тоярга мөмкин».

Рөстәм Сафин:
«Ни кызганыч, юллар торышы белән әлегә канәгать түгелмен. Хәер, бүгенге көндә Ижауда юлларның берникадәр яхшыруы күзәтелә. Юллар торышы автомобиле булган кешеләрне борчый, әлбәттә. Юллар начар булган саен, автомобильне тоту да кыйммәткә төшә, әмма аннан башка, кызганычка каршы, булмый. Киләчәктә очучы транспорт көтәбез, аларга юллар кирәк түгел».

Резеда Хаҗиева:
«Бүгенге көндә республикабызда юллар күпкә яхшырды. Тагы да яхшыртасы бар, әлбәттә. Хәзерге заманда автомобильсез тормышны күз алдына да китерүе авыр, бигрәк тә балалы гаиләдә. Көчемнән килсә, мин һәр әни кешегә автомобиль бүләк итәр идем!»

Руслан Сәлиев:
«Юллардан шәхсән үзем канәгать түгелмен, Ижау шәһәренең төп урамнарында юллар яхшырса да, кечкенә урам юллары бөтенләй дә начар. Киләчәктә яхшырыр дип өметләнәм, чөнки хәзерге заманда автомобильсез булмый. Машина бүгенге заман кешесе өчен байлык түгел, ә хәрәкәт итү чарасы».