Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юлларның хуҗалары ачыклана
21.12.2017

Юлларның хуҗалары ачыклана

Шәһәр башлыгы Юрий Тюрин урамнарны кардан чис­тарту эшләренең барышы белән танышты.

Ул иң зур сорау тудыручы Первомай районының кардан начар чистартыла торган тер­риторияләрендә булды. 74нче санлы мәктәп һәм Камбарская урамында урнашкан 33нче йорт янындагы юлда хәрәкәт туктап тормый. Бу юл йорт яны территориясе булып исәптә торган, гәрчә юлның күп өлеше автомобиль еш йөри торган юлга керсә дә. Кышын әлеге автомобиль юлы кардан начар чистартыла. Бу мәсьәләне хәл итү өчен шәһәр башлыгы идарәче компания җитәкчелеге белән берлектә әлеге йорт яны территориясе һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлы чикләрен билгеләде. “Шәһәр буйлап карасак, юлның кемгә караганы бил­геле булмаган, кардан чистартылмый кала торган өлешләре шактый. Шуңа да андый урыннарның төгәл чикләрен билгеләп, кемнең кул астында булуын ачыклау мөһим. Болай эшләгәндә, юл чистартылмаган очракта, җәзага тартылучылар да билгеле булачак”, — диде шәһәр башлыгы.
Борчыган сорауларыгыз булса, һәркем теләсә кайсы көнне шәһәр хакимиятенә izh.ru сайты аша мөрәҗәгать итә ала.