Юлларда эш башланды
15 майда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча төзекләндерелгән Ижаудагы Пушкинская урамы участогы беренчеләрдән булып кабул ителде (Холмогоров урамыннан 10 лет Октября урамына кадәр).
Биредә эшләр 1 майда башланган иде. Юлчылар асфальт-бетон өслеген алыштырганнар, урыны белән иске бордюр ташларын яңартканнар, кирәк урыннарга яңаларын куйганнар. Тротуардагы асфальт та яңартылган. Үзәккә барган яктагы җәмәгать транспорты тукталышында тротуар плитәсе җәелгән, яңгыр булганда су җыелмасын өчен авышлык ясалган. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, эшләр сыйфатлы башкарылган. Җитешсезлекләр дә табылды: яңартылган җәмәгать транспорты тукталышында бордюр ташлары балчык белән капланган. Әмма «Ижевское» подрядчы оешмасы хезмәткәрләре җитешсезлекне бетерделәр. Шулай ук тикшерүчеләр юл өслегендә ак сызыклар булмавын да сизделәр. Белгечләр сүзләренчә, аларны асфальт түшәлгәч, ике атнадан соң сызарга ярый. Хәзер үк ясасаң, яңа өслек буяуны губка кебек үзенә сеңдерә, берничә көннән инде аннан бары тик беленер-беленмәс эз генә калачак. Ике атнадан соң сызсаң, озак саклана икән.
«Быел шәһәрдәге юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 500 млн сум акча бүлеп бирелде. Беренче сентябрьгә кадәр эшләрне төгәлләргә уйлыйбыз. Быел 80 км дан артык республика юллары ремонтланачак», — диде Удмуртия транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев. Хәзерге вакытта тагын 8 участокта эш алып барыла: Халтурин, Сельская, Спортивная, Парашютная урамнары, Раздельный һәм Профсоюзный тыкрыклары, Шабердино тракты, Ижау — Оранжерейный комплексы юлы.
Гөлнара Вәлиева.