Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Юксындырсаң, нишләрмен?..
11.04.2018

Юксындырсаң, нишләрмен?..

Марс Макаров
Синсез үтә, синсез үтә,
Иртәләрем, кичләрем…
Айлар буе, еллар буе
Юксындырсаң, нишләрмен?

Хәсән Туфан

Хәсән Туфанның бу шигыре тулаем миңа ишарәли кебек. Әйе, мин аны 2016 елның 16 мартында мәңгелеккә югалттым…
Марс Макаров 1939 елның 28 октябрендә Биләр районы (хәзерге Норлат районы) Чурабатыр авылында дөньяга килә. Әтисе 1942 елның май аенда НКВД эше буенча һәлак була. Ә әнисе, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылы Чурабатырга күчеп кайта.
Марсның музыкага сәләте, омтылышы 5-6 яшьләрдә ачыла башлаган булса кирәк. Авыл халкы сөйләве буенча, әтисе гармунда (тальян) бик матур, виртуоз уйнау­чы була. Ә әнисенең исә тегү машинасы янында җырлый-җырлый тегү теккәнен яхшы хәтерли.
Гармунда беренче отып алган көе “Сания апа суга бара” җыры була Марсның. Соңрак, уйнавы шомара төшкәч, рус халык биюе “Барыня”ны уйный башлый.
5-6 яшьләрендә аны гармун белән кичәләргә, кышларын чыршы бәйрәменә (укырга кергәнче), аулак өйләргә, хәтта туйларга да алып бара башлый әнисе.
1946 елда Марс авыл мәктәбенә укырга керә. Җыр дәресе укытучысы Рәкыя апа өйрәткән “Партизанка”, “Щорс” турында җырларны да яратып башкара.
1954 елның җәендә, әниләре тәвәккәлләп, 3 баланы ияртеп, Казанга юлга кузгала. Казанга килүгә үк бәхетенә шул вакытларда инде шактый популяр булган баянчы Рәис Сафиуллин белән таныша. Нәкъ шушы танышудан соң, очрашып-аралашып йөри башлагач, хромкадан баянга күчәргә ниятли. Рәис абыйның өенә йөреп, баян буенча дәресләр ала башлый. Безгә, Рәкыя Ибраһимова һәм Мөхтәр Әхмәдиевнең уйнавын тыңлап үскән малайларга, Рәис Сафиуллинның төрле көйләргә вариацияләр ясавы гаҗәеп бер яңалык булып тоела иде, дип искә ала Марс.
1958 елда Марс Казан музыка училищесына кабул ителә. Баян бүлегендә укытучы Виктор Седаков аңа рус халык көйләрен үзләштерүгә ярдәм итә. Уку еллары дәвамында Ильяс Шәрипов дигән баянчы (ул югары курс студенты була) белән танышып алгач, ул башлап йөреп, баянчылар “триосы” (Ильяс Шәрипов, Марс Макаров, Нәсыйх Вилданов) оештыра. “Трио” йогынтысында укыган елларында ук ялгызы уйнап та (соло) радиога языла башлый. Шул еллардан ук Марс Макаров иң популяр баянчыларның берсенә әверелә. Ә җитди иҗат юлы халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башлана. Репертуарында беренче яратып башкарган әсәрләре татар халык көйләре була.
1962 елда музыка училищесын уңышлы тәмамлаган Нәсыйх Вилданов белән Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыралар. Ә җыр язу теләге көйләрне баян өчен эшкәртүләрдән башлана. Татар халкының җыр сәнгатендә киң танылу алган беренче җыры “Киек казлар” (Хәсән Туфан сүзләре) була. Хәсән ага Туфанның байтак еллар Сталин концентрацион лагерьларында җәфа чигеп, ачы йөрәк сагышы белән язылган тирән лирикасы күрәсең, аңа нык тәэсир иткәндер. Җырны ансамбль солисткасы Нәфисә Василова белән радиога яздыралар. Хәсән ага җырын радиодан очраклы гына ишетеп, Марсның адресын эзләп табып, өйләренә бара. Үзе белән алган шигырьләр китабында: “Марс, бу шигырьләргә дә игътибар итәрсең әле, бәлки, киләчәктә җырлар булып китәрләр”, — дип, аңа култамгасы белән китабын бүләк итә.
Баян өчен язылган әсәрләренә килгәндә: “Егетләр биюе”, “Якташлар биюе”, “Вальс экспромт” кебек пьесаларын аерым атап үтми булмый. 1966 елда “Баян өчен пьесалар” дип аталган беренче җыентыгы дөнья күрә. Җыентык чыгу аның иҗатын тагын да киңәйтеп җибәрә.
Соңгы елларда Марс Ма­каровның музыка өлкәсендәге иҗаты әдәбият юнәлешенә борылды. Данлыклы шәхесләр турында вакытлы матбугат битләрендә мәкаләләре еш күренә башлый. Мәкаләләре шактый күләмдә языл­гач, аларны туп­лап 2011 елда “Сәнгатебез йолдызлары” исемле китап бастырып чыгарды.
…Ни кызганыч, соңгы вакытларда башым чыңлый дип зарлана башлады. Хастаханәләрдә дә ятты, ләкин файдасы булмады. Табиблар: “Аның башында яман шеш бар, озак яшәмәс”, — дип әйттеләр.
Габдулла Тукай:
Яшь чагында яшьнәдем,
көчле вакытта күкрәдем!
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә –
утсыз инде күкрәгем! – ди.
Кызганыч, Марс Макаровның да безнең арабызда юклыгына ике елга якын вакыт үтте. Исән чагында, нәкъ Тукай әйткәнчә, яшьнәде дә, күкрәде дә. Үз заманында бик популяр, халыкның яраткан баянчысы, композиторы, музыканты булды. Соңгы 10-15 елында ша­гыйрь, журналист буларак та танылды.

Татар халкының күңелендә Марс Макаров мәңге яшәр!

Фирдания Макарова, Казан шәһәре.