Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Юкамен районы Починка мәктәбе бездә кунакта
3.07.2014

Юкамен районы Починка мәктәбе бездә кунакта

Сабантуйда

Безнең Починка мәктәбендә балалар өчен “Яшь турист» лагере ачылды. Мин лагерьга бик яратып йөрдем. Сменабыз «Сабантуй» бәйрәменнән башланды. Сабантуйда кашыкка йомырка салып йөгердек, капчык киеп сикердек, аркан тартыштык, чиләк белән су ташыдык. Ә көрәшне малайлар кызыксынып күзәттеләр. Аларга нанай һәм чегән көрәше дә бик ошады. Сабантуебызда татар җырлары яңгырады, бигрәк тә Айдар Абашевның җырлавын рәхәтләнеп тыңладык. Бәйрәм ахырында барыбызга да бүләкләр бирделәр.

Илнара Бузанакова.

Балыкчылар көне

Миңа лагерьда балыкчылар көне ошады. Иртәнге аштан соң без барыбыз да кармаклар алып, Лекма елгасы буена төштек. Су буенда, өчәр бала төркемгә бүлендек тә, кармакларыбызны куеп, балык чирткәнен көтә башладык. Кайсы төркем күбрәк балык тотканын тәрбияче апаларыбыз язып бардылар. Безнең берәм-берәм балык эләктергәнне күреп, тәрбияче апабыз Римма Алексеевна да кызыгып китте, үзе дә, бездән кармак сорап, балык тотарга утырды. «Ә» дигәнче өч балык тотуына бик шатланды.
Көндезге аш вакыты җиткәч Мәрьям апа һәр төркемнең балык­ларын санарга тотынды. Беренче урынны без — Айназ, Айрат һәм мин алдык, икенче урынга — Вәсил, Юныс, Айдар, өченче урынга Рәмис, Рөстәм, Альберт лаек булдылар. Безнең төркемгә бүләк бирделәр. Аннары без лагерьга кайттык.

Айнур Бузанаков.
Җиләктә

Миңа җир җиләген җыю ярышы ошады. Һәркайсыбыз да күтәренке күңел белән савытларыбызга җиләк җыярга тотындык. Хуш исле җиләкне бер дә савытка саласы килмәде. Тәмләп авыз итәсе килде. Бу ярышта кызлар малайларга караганда чыдамрак булып чыктылар. Ярышта кызлар җиңде.

Марина Арасланова.

“Нептун” бәйрәмендә

Миңа «Нептун» бәйрәме ошады. Бу көнне көймәләр ясау буенча мастер-класс узды. Без үзебезнең фантазиябезне җигеп, кәгазьдән көймәләр ясадык, аларга исем куштык, дус­ларыбыз алдында проектыбызны якладык. Соңыннан су буена төшеп көймәләребезне елгага җибәрдек. Алар бик матур итеп йөзеп киттеләр.

Юлия Торговкина.

Баллы хәзинә

Мин лагерьда «Сладкое дерево» операциясендә катнаштым. Отрядларга яшерелгән хәзинәне табарга куштылар. Без хәзинәне карта буенча эзләп киттек. Барган юлыбызда төрле ярышлар, киртәләр очрады, без аларны уңышлы уздык. Бигрәк тә безнең «СОБР» отряды үзенең осталыгын күрсәтте. Операция ахырында без тартмага яшерелгән конфетлар, соклар таптык. «СОБР» һәм «Ромашка» отрядлары ярыштан канәгать калдык.

Салават Арасланов.

Туган якны өйрәнәбез

Туган як тарихы белән танышуны без лагерьда да дәвам иттек. Безнең якларда 1919 елның язында гражданнар сугышы узган. Кызыллар армиясе аклар белән сугышканнар. Бу хәлнең булганын ул вакыттан Турпуз урманында калган окоплар сөйли. Зямбак авылында, урманда, кызыл армия полкы командиры Иван Старшинков җирләнгән. Без ул кабернең рәшәткәләрен яңарттык, аңа таш куйдык, чәчәкләр салып калдырдык.

Гүзәл Арасланова