Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Югалучылар исәбенә кермик
28.02.2019

Югалучылар исәбенә кермик

“Яңарыш” газетасы дөнья күрә башлаганнан бирле татар халкын милләт буларак саклау юнәлешендә армый-талмый эшли. Әлбәттә, татар дөньясының үсеше бик күп нәрсәләргә бәйле. Мәсәлән, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында никадәр бала ана телендә тәрбия-белем ала, күпме татар гаиләсе барлыкка килгән, кайсы авылларда яңа мәчетләр калкып чыгып, мөселман халкын сөендергән, район һәм шәһәрләребезнең мәдәният йортларында татар җыры, моңы яңгырыймы, кайсы төбәкләрдә җәен шаулатып Сабан туйлары үткәрелә — болар бар да татар милләтенең үсешен җанландыручы, алга этәрүче күренешләр.
Күпчелек татарлар белән сөйләшкәндә, туган телне өйрәнергә теләкләре зур булуын, телне белмәүләрен элек моның өчен мөмкинлекләр булмавы белән аңлаталар. Әмма хәзер заманча технологияләр алга киткән вакыт. Теләге булган кешегә Интернет аша “Ана теле” сайты аша татар телен өйрәнергә була. Күп кенә төбәкләрдә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Әйтик, минем кызым атна саен Ижау­да һәр якшәмбе көнне Үзәк мәчеттә уза торган татар телен өйрәнү дәресләренә йөри. Зәңгәр экраннардан Казан, Уфа телевидениесе, үзебезнең Удмуртиядә дөнья күргән татар тапшыруларын карарга, “Яңарыш” газетасын укырга мөмкин. Теләк кенә булсын!
“Яңарыш” газетасы татар тормышында нинди вакыйгалар булуы, нинди чаралар үткәрелүе турында хәбәр итеп тора, милләттәшләребезне бергә җыючы, туплау­чы ролен үти. Инде 28 ел дәвамында ул туган телебез сагында тора. Бүгенге көндә газетаны 4000гә якын милләттәшебез яздырып ала.
Узган атнада “Яңарыш” газетасы редакциясендә редколлегия әгъзалары катнашында узган җыелышта да газетаның киләчәге, тиражын саклау, эчтәлеге турында сүз барды. “Яңарыш” газетасы халыкны туп-лау, милли дөнья белән хәбәрдар итү өчен барсын да эшләргә тиеш. Кешеләрне борчыган һәр мәсьәләне газета битләрендә яктыртырга кирәк. Шул вакытта гына тиражыбызны саклап кала алачакбыз”, — дигән фикерләр яңгырады җыелышта. Газета шушы юнәлештә эшли дә.
2010 елда халык исәбен алу мәгълүматлары буенча республикабызда 98831 татар яши. Аларның 47997се генә татар телен белә икән. Нинди аянычлы сан!
Гомумән, “Дөньяда 6000гә якын тел исәпләнә, шуларның 60-80%ы юкка чыгу куркынычы астында”, — ди галимнәр. Фаразлауларга караганда, алар 90 ел эчендә юкка чыгачак икән, чөнки һәр 14 көн саен дөньяда бер тел юкка чыга диләр. Әйе, саннар күңелгә шөбһә салырлык. Телебезне югалтмыйк дисәк, безгә уяу, бердәм булырга, телебезне саклау өчен һәрберебез үзеннән өлеш кертергә тиеш. Бүгенге көндә “Яңарыш” газетасын алдырып, бала-оныкларыгызны татар сыйныфына яздырып, һәркем бу эшкә үз өлешен кертә ала. Татар теле әлеге исемлеккә кермәсен дисәк, балаларыбызга, оныкларыбызга телебезне өйрәтик. Ә бу эштә “Яңарыш” газетасы сезгә зур ярдәмче икәнен исегездән чыгармагыз, хөрмәтле милләттәшләребез.

Элмира Нигъмәтҗан.