Эшнең тукталганы юк
Республика мәчетләрендә ел дәвамында нинди үзгәрешләр, яңалыклар булган икән? Райондагы мәхәлләләр тормышы белән танышуны дәвам итәбез.
Дамир хәзрәт Халиков, Сарапул шәһәренең Элеконд районы мәчете имамы: “Пандемия аркасында булган чикләүләрне, Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип кабул итеп, зур сабырлык белән уздырдык. Хәзер инде Аллаһка шөкер, мәчетләребез ачык. Элеконд районындагы мәчетебездә, аның территориясендә зур ремонт эшләре башларга торабыз. Манараны план-проект буенча җиренә җиткереп, декабрь ахырына кадәр эшләп бетерергә телибез. Капка тотарга уйлыйбыз. Киләсе елда, ИншәАллаһ, иман йорты урнашкан Сибирская урамына вак таш җәяргә телибез. Аллаһка шөкер, дини укулар да яңартылды. 2 төркемдә ир-атлар, бер төркемдә балалар шөгыльләнә. Әби-бабайлар укуларга әлегә йөрмиләр. Шулай ук Сарапул районы Уральский поселогында да мәчет эшли, дин кардәшләребез намазга йөриләр. Кияс районының Тауҗамал авылында җомгалар уздырыла, без анда дини гыйлем бирергә, вәгазьләр укырга йөрибез”.
Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов, Воткинск шәһәре имамы: “2018 елда Воткинскида яңа мәчет төзи башлаган идек. Төзелеш зур тизлек белән барды. Иман йорты халык көче һәм иганәчеләр ярдәме белән салынды. Ике катлы Аллаһ йорты барлык замана таләпләренә туры килә. Ишек алды да иркен, киң. Әле рәсми төстә ачылмаса да, мәчеттә инде тулы тормыш бара. Элек бина иске инде дип, җомга намазларына иң күп дигәндә 50ләп кеше килә иде. Хәзер иң азы 70 кеше җыелабыз. Бу әле ир-атлар гына, хатын-кызлар да килсә, 100 кешегә җитә. Пандемиягә кадәр тагы да күбрәк йөриләр иде. Мәчеттәге укуларның төзелеш вакытында да туктап торганы булмады. Моның өчен мәчет янындагы янкорманы кулландык. Хәзер анда да төзелеш эшләре бетеп, биредә уку сыйныфлары оештырдык. Барлыгы 4 төркем шөгыльләнә. Әлбәттә, бөтен саклану чаралары да үтәлә. Зиратта да, мәчеттә дә быел өмәләр узды. Халык актив бездә, теләп катнашалар. 40 елдан артык торган парлар белән мәчеттә очрашу оештырдык. Әле киләчәккә дә планнарыбыз зур. Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек, саулык бирсен”.
Габдерәшит хәзрәт Газизуллин, Можга мәчете имамы: “Хәзер инде, Аллаһка шөкер, мәчетләребез эшли, якты, җылы. Яз көне кеше килмәү, укулар туктатылу сәбәпле, без җылылык бирүне дә туктатырга мәҗбүр булдык. Хәзер инде дини дәресләр яңартылды. Хатын-кызлар да, ир-атлар да, балалар да киләләр. Дөрес, кеше саны узган еллар белән чагыштырганда, күпкә кимеде. Аеруча өлкәннәр мәчеткә килергә куркалар.
Киләсе елларда мәчет территориясен төзекләндерергә, койма тотарга телибез. Можгада төзелүче Дини Үзәккә дә бик күп игътибарны, көчебезне бирәбез. Әле анда да башкарыласы эшләр шактый. Форсаттан файдаланып, Можга халкына, якташларыбызга, республикада яшәүче милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, Дини Үзәкне салуга матди ярдәм итүләрен сорыйбыз”.