Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Эшмәкәрлек — зур җаваплылык
10.10.2018

Эшмәкәрлек — зур җаваплылык

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов катнашында эшкуарлык, инвестиция эшчәнлеге һәм конкурентлы сәясәт үсеше буенча иҗтимагый совет утырышы узды. Әлеге чара киләчәктә республикада үз бизнесларын үстерергә әзер булган берьюлы берничә компанияне тәкъдир итү мәйданчыгы булды.

Транспорт. Торак. Җитештерү

Бүгенге көндә республика активында авыл хуҗалыгына, эшкәртүгә, югары технологияле җиһазлар җитештерүгә кагылышлы күптөрле инвестиция проектлары бар. Утырышта гомуми суммасы 14,683 млрд. сум тәшкил иткән 5 инвес­тиция проекты тәкъдим ителде. Уңышлы проектлар арасында Сарапул электромеханика заводының яңа подстанцияләр ачуга юнәлдерелгәне дә бар иде. Киләчәктә өстәмә 50 эш урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк әлеге проектның инвестиция күләме 383,2 млн сум тәшкил итә.
«Pro» дәүләт корпорациясе тарафыннан тәкъдим ителгән «PROBUS — шәһәрара автобус йөртү» проекты да игътибарга лаек. Әлеге проект автопаркларны яңартырга, автобусларны газ ягулыгына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Проектның инвестиция күләме – 100 млн сумнан артык.
Воткинск шәһәренең 1954 елда төзелгән “Челси” чаңгы базасын реконструкцияләүгә 10,2 млн сум күләмендә акча юнәлдереләчәк. Бу – шәһәр халкына спорт белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудыру дигән сүз.
“Железно” дип исемләнгән ком­па­нияләр төркеме төзелүче күп катлы булмаган йорт терри­то­­­рияләрен инфраструктуралы итеп тапшыру өчен инвестиция проектын тәкъдим итте. Проектның инвес­ти­­цияләр күләме 7,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Әлеге проектны га­мәлгә ашыру Россия Президенты Указын үтәргә ярдәм итәчәк. Аның ни­гезендә елына 120 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш.
“КОМОС” группасы үз пред­приятиесенең җитештерү куәтләрен арттыру буенча 7 млрд. сумлык проект белән чыкты. Проектның төп максаты – ил күләмендә сөт эшкәртү буенча беренчелеккә чыгу. Шушы өлкәдә көч куючы Кез сыр заводында проектны гамәлгә ашыруга 2 млрд. сумнан артык акча каралган.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Республика Башлыгы конструктив һәм уңышлы проектларның елдан-ел күбәюен билгеләде. “Эшмәкәрлек ул – бик җитди һәм зур җаваплылык. Эшмәкәрләр проект әзерләгәндә, иң беренче чиратта, эш урыннары, юллар, хастаханә, мәктәпләр, балалар бакчалары булдыруны күз алдында тотсыннар иде”, — ди җитәкче.

Кече бизнес проблемалары

Иҗтимагый совет утырышында перспективалар гына түгел, кече бизнес өлкәсенә кагылышлы проблемалар да күтәрелде. Мәсәлән, респуб­ликабызда зур мәйданлы технопарклар үстерү өчен сыйфатлы юллар, уңайлы коммуникацияләр булдыруның мөһимлеге төзелеш компанияләренең җир участоклары буенча уртак килешү төзүдәге проблемалар һәм башка сораулар күтәрелде. Авырлыклар аз түгел, шулай да бүгенге көндә Удмуртия эре федераль компанияләр өчен кызык­лы мәйдан булып тора.
Очрашуда Ижау хакимияте башлыгы урынбасары Константин Сунцов кече һәм урта бизнес өчен бушлай онлайн-кассалар тәкъдим итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыру хисабына Ижау шәһәре бюджеты өстәмә рәвештә 18 млн сум ота алачак. “Шәһәр өчен 18 млн сум – бу, ким дигәндә, 2 төзекләндерелгән балалар бакчасы яки мәктәп, яки 12 мәктәп автобусы», — дип ачыклык кертте Константин Сунцов.

Субсидияләр бирү хупланды

Александр Бречалов «Воткинск кою технологияләре» һәм «Орион» оешмаларының лизинг түләүләренә субсидияләр бирүне хуплады.
«Орион” агач эшкәртү предприятиесе директоры Александр Штумф сүзләренә караганда, элек алынган субсидияләр Ува поселогындагы урман хуҗалыгы продукциясе җитештерү комплексын сатып алуга тотылган. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә предприятиенең әй­ләнеше 53,3 % ка, салым түләүләре 117% ка, хезмәткәрләр саны 146 кешегә арткан. Элегрәк бу программа субсидияләү буенча иң масса­күләм программа була. Суб­сидияләрнең максималь күләме 2009 елдан 10 тапкыр (100 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр) арттырыл­ган.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, киләчәктә бюджет бизнес җәмгыять алдындагы муниципаль контракт буенча бурычларын түли башлаячак. Шул рәвешле, рес­публика банкротлыкка калучы эшмкәрләрне коткарып кала алачак.

Ләйсән Әхмәтова.