Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Эчкечелек — бозыклыкларның анасы
30.12.2020

Эчкечелек — бозыклыкларның анасы

Ниһаять, озын-озак яңа ел яллары җитте. Тәҗрибә шуны күрсәтә: кемдер бу вакытны гаиләсе, балалары белән файдалы итеп уздырса, 10 көн дәвамында кә­еф-сафа коручылар да шактый. Аеруча яшьләр төр­ле исерткеч эчемлекләр кулланып, вакытларын заяга уздыралар. Сәламәтлеккә дә зур зыян салына. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: “Һәр исерткеч – хәмердер, һәр хәмер – хәрәмдер”, — дигән. Ягъни, хәрәм дип әйтелгәч, димәк, аракы эчү катгый тыелган.

Бу тыюны Аллаһы Тәгалә Коръәндә кинәт кенә хөкем итмәгән. Пәйгамбәргә (с.г.в.с.) заманында хәмер, аракы турында берничә аять иңә. Һәм һәрбер аять саен Аллаһы Тәгалә хәмернең хәрәм икәнен әкренләп аңлатып бара. Ни өчен Раббыбыз Коръәндә аракының хәрәм икәнлеген кисәк билгеләп куймаган соң? Моңа җавап бик гади. Чөнки Рәсүлебез пәйгамбәрлегенең беренче елларында гарәпләрдә хәмер эчү, ягъни виноградтан ясалган аракыны куллану гадәте бик нык таралган була. Беренче мөселманнар да аракыны эчә торган булалар. Әгәр дә хәмер кинәт кенә хәрәм дип билгеләнгән булса, мөселманнар шул чакта ук аракы эчүне ташламаган булырлар иде. Шуңа күрә аятьләр әкрен-әкрен генә иңеп, Аллаһы Тәгалә аракыны ташлауга китерә. Шул аятьләрнең иң беренчесендә Аллаһы Тәгалә: “Ий, Мөхәммәд! Синнән хәмер һәм отышлы уеннар турында сорарлар. Әйт: Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ һәм аз гына файда да бар, ләкин файдасына караганда, гөнаһы һәм зарары зуррак…” — дип әйтә (“Бәкара” сүрәсе, 219нчы аять). Тик аз гына файдасына кызыгасы түгел, шушы аять аша Аллаһы Тәгалә бу яман, гөнаһлы эшләрдән еракта торырга куша безгә. Ләкин әлеге аять иңгәннән соң да кайбер кешеләр хәмер эчүләрен дәвам итәләр. Соңрак тагын бер аять иңә: “Ий, мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп, ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз!” (“Ниса” сүрәсе, 43нче аять). Шушы аятьтән соң хәмер эчүчеләрнең саны тагы да кими. Тик кайбер кешеләр: «Аракының файдасы да бар дип Коръәндә әйтелгән бит», — диләр. Тик соңрак килгән аятьләр белән бу аятьнең хөкеме инде юкка чыгарылган. Без аракының катгый рәвештә хәрәм икәнлеге турында әйтелгән соңгы аятькә таянырга тиеш. Аллаһы Тәгалә “Маидә” сүрәсенең 90-91 нче аятьләрендә аракы эчүне, сыннарга табынуны, сихер белән шөгыльләнүне катгый рәвештә тыя: “ Ий, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отышлы уеннар һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү, шулай ук багучылык эшләре хәрәмдер, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз. Хәмер эчүегез һәм отышлы уеннар уйнавыгыз белән шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели. Ул шайтан эше булган нәҗесләрдән, әлбәттә, тыелыгыз”!
Хәмер, чыннан да, акылны томалый. Кәеф-сафа корып утырган җирдә ызгыш-талаш чыгып, ахыры фаҗигале тәмамланган вакыйлар турында көн саен ишетеп, белеп торабыз. Ир хатынын, улы әтисен үтерә. Ә җинаятьнең иң башында аракы тора. Эчкечелек аркасында йөзләгән гаиләләрнең таркалуы, балаларның ятим үсүе турында да яхшы беләбез. Тик моңа карамастан, әле дә күпләр исерт-кеч эчемлекләр куллануны дәвам итәләр. Алай гына да түгел: “Эчсә, минем янымда эчсен”, — дип, баласына шәраб салып бирүче ата-аналар турында да ишеткәнем бар. Монысы инде башка сыймый торган коточкыч хәл! Яңа ел төнендә өстәлгә балалар шампан шәрабе дип аталучы эчемлекләрне куючы гаиләләр дә шактый. Бу балаларны кечкенәдән эчәргә өйрәтү була түгелме? Төне буе сабыйлары каршында кәеф-сафа корып утырган ата-аналар аларга нинди тәрбия бирәләр соң? Хәзерге балаларның күбесе ник зәгыйфь иманлы, рухи яктан ярлы булуларына шаккатасы да юк. Барысы да иң элек үзебездән – ата-аналардан башланганлыгы турында онытмыйк.
Әлеге язманы әзерләү өчен мәгълүмат эзләгәндә, шундый риваятькә тап булдым: “Адәм баласы кулына ниндидер бер савыт белән хәмер тоткан икән, аның иманы әйтер: “Я, бәндәм, синдә миңа урын калмады инде, мин чыгып торам, минем урынны хәмер ала”, — дип әйтер. Чыннан да, исерткеч эчемлек белән акылы томаланган кешедә нинди иман булсын инде ул? Яшел елан адәм баласының сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, ә аны рухи яктан да җимерә.
Аллаһы Тәгалә хәмер эчүне генә түгел, ә аңа бәйле барлык нәрсәне дә тыйган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Аракыны ясаучы да, ясатучы да, сатучы да, саттыручы да, эчүче дә һәм эчерүче дә гөнаһлы була», — ди. Ягъни, кемдер виноград үстереп, җимешләрен шәраб ясаучыга сата икән, аның эше дә, кереме дә хәрәм булып санала. Хәтта хәмер җитештерү өчен төзелә торган объектларны салуда, аракы сатыла торган кафеларны төзекләндерүдә катнашырга ярамый. Бу шулай ук хәрәм булачак. Иманы зәгыйфь булган, Аллаһы Тәгаләнең җәзасыннан курыкмаган кеше генә һәрвакыт шешәгә үреләчәк. Күп кенә сәүдәгәрләр хәмер сатып, кибетләр ачып, бәлки баеп та китәләрдер. Үзләренә кыйммәтле машиналар алып, зур йортлар салалар. Ләкин алар иртәме-соңмы, үзләре үк шушы исерекләр кулыннан зыян күрергә мөмкиннәр.
Эчкечелек кешенең иманын һәм акылын гына алып калмый, ул аның байлыгын да юк итә. Удмуртстаттан алынган мәгълүмат буенча, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айлары дәвамында республика халкы исерткеч эчемлекләр сатып алуга 14,1 млрд сум акча тоткан. Бу бер кешегә уртача 1046 сум дигән сүз. Ә Россия регионнары арасында эчүчелек буенча Удмуртия беренче өчлеккә керә. Хәмер ул шайтан куйган капкын кебек. Кибетләр дә тик ятмыйлар бит, матур-матур савытларга тутырылган исерткеч эчемлекләргә нинди генә акция уйлап тапмыйлар! Сатып алучы кызыгып алсын гына! Эчкече ипиен дә, сөтен дә алмаска мөмкин, ләкин чираттагы шешәсенә акчасын табачак. Тик кибеткә кереп, исерт-кеч эчемлекләргә меңләгән сум акча туздырган кешеләрнең күбесе кайчагында мәчеткә, мохтаҗларга яки авыру балаларга 100 сум акча бирергә дә кызганалар. Хәмер әнә шулай Аллаһтан да ерагайта. Хәмергә акча туздыруның исраф икәнен дә онытмыйк! Ә динебездә исраф – зур гөнаһ. Коръәндә бу турыда: “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне сөйми”, – диелә (“әл-Әгъраф” сүрәсе, 31 нче аять).
Иң аянычлысы, эчкечелек яшьләр арасында киң колач җәя. Мин яшәгән йорт янында гына исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче 3 кибет бар. Ел дәвамында ул кибетләрдән кеше өзелми. Көпә-көндез исерек килеш сугышкан яшьләр төркеменә дә еш тап булырга туры килә. Яшьлекләрен әнә шулай заяга сарыф итүчеләрне күреп, күңел әрни.
Бүген үзләрен мөселман дип санаучылар да аракылы мәҗлесләр, туйлар уздыралар. Өлкәннәр туйда яшьләргә матур теләкләр телиләр дә, “амин” дип әйтәсе урынга, бокалны күтәреп куялар. Яшь парга никах укыткач, мулла китү белән өстәлгә хәмер тезә башлаучылар да бар. Шушы буламы инде хәләл мәҗлес? Аллаһы Тәгаләдән сорау шулай булырга тиешме? Юк, әлбәттә. Раббыбыз безгә шайтан эшләреннән ераграк торырга боерды. Эчә-эчә матур теләкләр теләүчеләр шайтанга табына, аңа буйсына булып чыга түгелме? “Хәтта хәмер булган мәҗлестә катнашу, андый өстәл артында утыру да – гөнаһ. Мондый өстәл артында бәрәкәт юк. Раббыбыз бу йортка бәрәкәт иңдерми, аннан фәрештәләр кача. Өй шайтаннарның яшәү урынына әйләнә”, — ди бит дин әһелләре.
Менә шул шайтан гамәллә­рен­нән ераграк торып, үзебезне, гаиләләребезне саклап, яңа 2021 елны матур итеп башлап җибәрик. Йортларыгызга шатлык, бәрәкәт иңсен, хәерле ел килсен.

Эльвира Хуҗина.