Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


24.10.2018

Эчем поша

Дустым шалтырата:
— Кызый, Айдарны боздылар.
— Ничек боздылар?
Авырыймы­ни?

— Ю-у-ук, көне-төне телефонда. Әйт­кәнне ишетми, берни эшләми. Ялы узып бара, койма тота башлаган иде, яртысы да эшләнмәде, мөгаен, калыр. Чыга да шул телефоны белән берәр почмакка кереп утыра.
Дустымның тавышы бик борчулы иде. Шулай булмыйни, ялгыз ананың бөтен эшен эшләүче, бик җаваплы эштә эшләүче, яше егерме сигезгә җитсә дә, кызлар белән очрашырга да, өйләнергә дә вакыты җитмәгән бик тыңлаучан егет иде бит. Замана чире аңа да йоккан икән. Әйе, бу куркыныч чир беркемне дә аямый шул. Танышым белән сөйләшеп торам. Нинди ки-таплар укуы белән кызыксынам.
— Китап укырга бер җаем да юк. Әз генә вакытым булса, телефонымны алам, «ВКонтакте» аша бик күп элекке танышларымны таптым, ватсапка, инстаграмга да кереп чыгам.
— Ниләр сөйләшәсез инде?
— Язышабыз: кемдә нинди яңалык бар. Син бер дә язышмыйсыңмыни?
Балалар миңа да бүләк иткәннәр иде ул төймәсез телефонны. Өйрәтеп тә маташтылар. Беренче мәлдә мин дә таптым танышларны, язышып карадым. Күз дә күрми, бармаклар кирәкмәгән хәрефләрне җыя. Башта җыям, аннан соң хата төзәтәм. Соңыннан номерны җыям да, тавышын ишетеп, рәхәтләнеп сөйләшәм. Заманадан бигрәк артта калган карчык инде мин. Булсын, миңа шулай ошый. Кем дә булса сөйләшергә тиештер бит инде. Күршегә кергән идем. Ашап утыралар. Исәнләштем, баш кагып кына сәламемне алдылар. Хуҗабикә тыныч кына утыра. Килен дә, малай да, хәтта өч яшьлек онык та телефонга багынганнар. Кызык: калак авыз белән тәлинкә арасында. Шагыйрь әйтмешли: “Әллә чәйни боткасын, әллә чәйни ноктасын”. Хәер, бу сүзләрне китап укучыга әйтә иделәр без бәләкәй чакта. Алай гына да түгел, өстәл янында китап тотып утырсаң, әти-әни бер генә әйтә дә, ишетмәмешкә салышсаң, китабыңны алып та куялар. Син бүгенге балаларның кулындагы телефонына тотынып кына кара, нигә туганыңа үкенерсең. Салават Фәтхетдиновның сүзләре күңелгә кереп калды: “Хәзер бала тәрбияләү рәхәт. Кулына телефон тоттырсаң, берни кирәкми аңа бүтән”. Алары үткен: бер-бер эш кушсаң, уйнарга телефоныңны бирәсеңме, дип шантажлыйлар. Бирә калсаң, акчаңнан да колак кагасың. Алты яшьлек малай телефонда кергән җирдән чыгарга минем баш кына җитми инде. Ә ул берничә секундта барысын да үз урынына куя. Әйбәттер инде бу. Башларын эшләтергә дә, интеллектуаль яктан үсәргә дә. Чама да кирәктер: кая кергәнен дә, нәрсә белән мавыкканын да контрольдә тотмасаң, нинди бәла-казаларга юлыгуларын да укып-ишетеп торабыз бит: кайсысындыр машина бәрдергән (колагына наушник кигән булган), яки үз-үзенә кул салган. Әйе, бик куркыныч афәт, авыру. Һәр җәйдә кабатлана торган кош гриппы да, дуңгыз гриппы да түгел инде бу. Карантин игълан итәләр һәм бер ай дигәндә бу тыю алына. Ә менә “телефон гриппы”на карантин да кертеп булмый, вирусларын да дәвалап булмый. Билгеле, бүгенге дөньяны телефоннан, Интернеттан башка күз алдына китереп булмый. Бер кинофильм герое да шелтә белдереп: “Сезнең бөтен дөньягыз шушы уч төбе кадәр тарт-мага сыйган бит ”, — ди. Минем дә нәкъ менә шуңа эчем поша.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.