Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - “Эреләндеңмени?!”
16.01.2020

“Эреләндеңмени?!”

Бер танышым спорт белән шөгыльләнергә, үзе кебек көненә иртән 5-6 чакрым йөгереп кайтырга кыстый. Йөгерүнең сәламәтлек өчен дә, матурлык өчен дә тиясе файдасы турында сөйләгәндә, базардагы чүпрәк сатучылардан кимен куймый менә.
Сүзләренә ышанмавым да түгел инде. Әмма иртәнге биштә торып ашларны әзерләгән, гаиләдәге һәр кадерле бөртегеңне барасы җиренә озаткан арада, үзеңә дә чыгып йөгерер вакыт килеп җитә. Аяк өсте чәй йоткан уңайга сыңар кул белән генә күзләргә сөрмә, иреннәргә иннек тидереп аласың да, алга! Чәчнең кул тыкмасаң да “безупречный” матурлыгына чын күңелдән ышанган кыланып, ничек бар, шулай чыгып чабасың.
Үч иткәндәй, көн аралаш диярлек, тукталыштан кузгала башлаган автобус артыннан йөгерергә туры килә. Куып җиткән хутка халык белән шыплап тулган салонына кереп кысылулары гына да ни тора бит аның! Тормышыңда теге 5-6 чакрымның гына җитмәвенә инанып, авыр сулап куясың инде шунда. Көн тәртибенең кай җиреннән 1-2 сәгать буш вакыт табарга икән соң?! Матур буласы килә бит.
Кайчак ярты юл буе җанны талкырга җитә бу уй. Спорт! Фитнес! Диета! Салон! Массаж… Тормышны ямьләндереп, күңелне күтәреп торырдай рәхәт һәм фадалы мавыгулар. Бассейнга йөрү… Бию белән шөгыльләнү… Мисал өчен румбо, йә теге шәрык биюләре… Болар бигрәк тә файдалы инде. Әле шуңа өстәп, атнага бер көн косметологка, парикмахерга, маникюрга, педикюрга да барып кайтсаңмы?! Һич югы айга бер диик инде… Мәңге картаясы түгел бит! Чак өлгереп килгән, авыз сулары корытырдай татлы җимештән дә ким булмыйсың. Ботекс та, татуажы да читтә торсын! Үзеңдә булганы җитә! Уйлавы гына да ничек рәхәт бит, ә?! Хыяллардан изрәп төшкән йөзеңә елмаю чаткысы тарала.
Бермәлне карасам, каршыда берәү тырыша-тырыша күз кыса. Төш күрәм дип торам. Чыннан да, күз кыса бу мәхлук! Тырышуыннан ярты йөзе тартыша мескеннең. Елмаюым сөртеп алган төсле юкка чыга. Аның каравы, аннан-моннан сөрмә тарткан күзләрем зурайганын тоям. Минем игътибарга сөенеп елмая бит, мескенем. Китеп кенә барыр идем дә, кыймылдар хәл юк, бер аягымда көчкә басып барам. Кызыл автобус тукталыш исемнәрен дә әйтеп тормый, каткан тәрәзәле салонына халык төягән килеш чабуын белә. Ник берәрсе төшеп калсын. Кая баралардыр?!
Бу абзыйны уйлыйм. Бәлки авырудыр. Берәр җире кысылып яки һава җитмәү сәбәпле нервлары кузгалып китеп, кинәт кенә спазмнары башлангандыр. “Нервный тик” дигәнне ишеткән бар. Үзем дә бермәл уң күз кабагым тартып газапланып алдым. Читен ул! Табибларга йөреп, уколлар алып кына котылдым. Янәшәмдәгеләр этешеп, үземне теге “авыруның” кочагына диярлек китереп кыстылар. Күзен дә алмый бу миннән. Йөзенең тартышуы бетте. Тора елмаеп. “Сәлам! Танымаган булып кыланасың инде әллә?” – ди. Менә монысы борылыш! Хәтер төбеннән бу абыйга охшаган танышларны, хезмәттәшләрне, авылдашларны эзлим. Төбе тирән. Ни каладан, ни саладан дигәндәй! Юк! Күрше авыллар, иремнең хезмәттәшләре… Белмим моны. Танымыйм! Тәртипле генә елмаеп, гафу үтенгән булам. Кинолардагы кебек керфекләремне сирпеп: “Сез мине берәрсе белән бутагансыз­дыр…” – дим, итагатьле генә. Ничек читкәрәк шуышырга соң?! Карашы белән бораулап, маңгаемны тишә бит инде! “Эреләндеңмени?” – дип, салонны яңгыратмасынмы “танышым”. Хәзер янәшәбездә татарча аңлаучыларга да кызык булды. Карашлары бездә. Колакларын әйтәсе дә юк. Яндым, кызардым.
– Алай вакланып та торган юк. Сез кем? – дим, коры гына.
– Мәхмүт абыең! Теге чакта машинадан ярты юлда төшеп калган идең! Хәзер танымаган булып кыланасыңмы?
Яшен суктымыни шунда! Элекке эш урынында бер шофер алганнар иде. Бер очрашуга киттек моның белән. Бөкегә эләктек. Сабыр гына утырам. Бу борчыла. “Тагын эш сәгате беткәч соңарасы була инде синең аркада”, – дип, мине әрли. Шул вакыт абзам, кинәт кенә рулен борды да, каршы якка чыгып, газына басты! Минем йөрәк табан астына тәгәрәде. Светофор януга безнең каршыга машиналар ыргылды. Без “встречка”дан очабыз! Кычкырталар! Бозлавык! Күземне ачканда, машина туктаган иде. Юл кырыенда торабыз. Артта тагын берничә машина. Кемдер безгә таба йөгерә. Мәхмүт абый үзе дә тирләп чыккан. “Курыктыңмы?” — дип сорый. Дәшмәдем. Сөйләшерлек түгел идем. Машинасыннан чыктым да китеп бардым. Очрашуга да эләкмәдем ул көнне. Бу кешене дә бүтән күрмәдем. Үзе киткәнме эштән, җибәргәннәрме?! Кызыксынмадым да. Менә хәзер таныдым мин моны.
– Ник җәяү? Автобуста?!
– Теге вакыттан бирле инде. Праваны алдылар бит, – ди бу тануыма сөенеп. Шул арада үзе, тормышы турында, теге көн турында сөйләп ташлый. Хатыны киткән. Әллә ничә эш урыны алыштырган. Комплиментлар яудыра. Тозсыз. Әллә урынсызмы? Тыңлыйсы килми. Матур да буласы килми. Бу автобустан тизрәк төшеп каласы килә. Тормыш юлында бары тик мәгънәле, акыллы кешеләрне генә очратып яшисе килә. Әйе, яшисе килә!
Үз гомеренең кадерен белмәгән, кешенекен дә санга сукмаган абзыйның тозсыз комплиментлары кемгә кирәк?

Альбина Гайнуллина.