Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Энҗе”нең үз газетасы бар
28.03.2018

“Энҗе”нең үз газетасы бар

Балаларны иҗатка тарту – милли тәрбия бирүнең бер ысулы. Шәһәребезнең 107нче балалар бакчасында әлеге юнәлеш буенча күп кырлы эш алып барыла. Яңа уку елы башында балалар бакчасында “Бишек туе” бәйрәме гөрләп узды.
Ә гыйнвар аенда бакчада татар телендә беренче газета чыгару — сөенечле яңалык булды. Айга бер тапкыр чыгучы “Энҗе” исемле бу газета бакча тормышындагы кызыклы вакыйгаларны, ата-аналар иҗатын чагылдырачак. Газета булдыру теләге балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахмановада моннан берничә ел элек Татарстанда узган укытучылар съездында катнашып кайтканнан соң барлыкка килгән. “Съезд вакытында безне Сабага алып бардылар. Анда гимназиядә кунакта булдык. Алар безне үз газеталары, аны ничек эшләүләре белән таныштырдылар. Бакчаның үз газетасын булдыру теләге әнә шул вакытта ук барлыкка килде”, — диде ул. Ниһаять, теләкләре чынга ашкан.
Март аенда бакчада шәһәр һәм республика күләмендә семинарлар узды. Анда педагогларны, тәрбиячеләрне газета чыгаруның тәртибе, эш алымнары белән таныштырдылар. Интервью алу, кроссворд төзү, иҗатка тарту буенча ачык дәресләр, остаханәләр оештырылды. Семинар яшь белгечләр өчен аеруча файдалы булды. 116нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфидә Хәкимова монда өйрәнгән эш алымнарын хәзер үзе җитәкләгән төркемдә кулланып карарга теләвен белгертте. Семинар республикада эшләүче татар журналистларының чыгышлары, фикер алышулар белән үрелеп барды.

Эльвира Хуҗина.