Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Элеккеге диңгезчеләр булмый…
25.07.2019

Элеккеге диңгезчеләр булмый…

Хәрби-диңгез флоты көне — ул хәрби диңгезче исемен горур йөрткән, үзенең гомерен флотка багышлаган, шунда хезмәт иткән, хәрби-диңгез флотын яратучы, традицияләрен хөрмәт итүчеләрнең төп бәйрәме. Бу — чын ир-атлар, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме. 1696 елда Азов диңгезенә уңышлы сәфәрдән соң, Бояр Думасы Петр Iнең “Россиядә диңгез флоты булачак!” дигән танылган сүзләренә нигезләнеп указ чыгара. Хәрби диңгез флотының тарихы “Орел” исемле хәрби корабльдән башлана. 22 пушкасы, 2 матросы, 35 укчысы булган корабльне 1667-1669нчы елларда төзиләр. Бу өч гасыр элек булган хәл. Быел ул 323 нче мәртәбә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр аны Петр I җитәкчелегендәге флотның Азов диңгезендә зур җиңүеннән соң тантана иткәннәр. Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесен дә Россиядә Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтәләр. Ул көнне Санкт-Петербургта, Калининградта, Владивостокта, Севастопольдә һәм башка шәһәрләрдә парадлар уза, анда корабльләр һәм су асты көймәләре, самолетлар һәм вертолетлар, диңгезчеләр катнаша.

“Яшь диңгезчеләр клубы” ни хәлдә?

Бәйрәм уңаеннан Ижау шәһәренең “Экстрим” су-мотор үзәгендә Ижау шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Дмитрий Чистяков, Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Катрина Селезнева, диңгезче ветераннар, “Дельфин” диңгез үзәге спорт мәктәбе җитәкчесе Константин Васильев катнашында пресс-конференция узды. 1974 елдан 1978 елга кадәр 60нчы санлы мәктәп каршында яшь диңгезчеләр түгәрәге эшләгән. 1978 елда “Яшь диңгезчеләр клубы” статусын алган. 2001 елда “Дельфин” диңгез үзәгенә әйләнгән. Ел саен биредә 150дән алып 300гә кадәр мәктәп, училище укучылары шөгыльләнгән. Әлеге үзәктә шөгыльләнгән дистәләрчә чыгарылыш укучылары хәрби диңгез училищеларын тәмамлаганнар. Бүгенге көндә шул укучыларның берсе Төньяк флотта офицер булып хезмәт итә. Ленин районында балалар өчен клублар аз. Шуңа күрә 38 ел эчендә биредә Ленин районының бик күп кызлары, егетләре чыныгу алган. Әлбәттә, замана җилләре әлеге клубка кагылмый калмаган. Ләкин аның авторитеты авыр 1990нчы елларда да сакланып калган. Диңгезче ветеран, Совет офицерлары берлеге рәисе, 2нче ранг капитаны Фәнәви Нургалиевның борчылуы урынлы. “Заманында яшь диңгезчеләрнең дүрт клубы бар иде, соңыннан икегә калды, бүгенге көндә ул берәү генә. Йөрәк әрни бу күренешне күреп. Яшүсмерләр биредә шөгыльләнеп, пат­риотик, физик тәрбия алалар, ә алар безнең киләчәк бит”, — диде ул. Кызлар, егетләр тырышып җилкән күтәрәләр, ишкәк ишәләр, гомумән, диңгезче булуның серләре турында яратып сөйлиләр. Димәк, аларга ошый! Бүгенге көндә биредә 300 баланың шөгыльләнүе — үзе зур куаныч. “Ижау шәһәре хакимияте киләсе елдан “Дельфин” диңгез үзәге спорт мәктәбе базасында “Яшь диңгезчеләр клубы”н яңадан тергезү турында карар кабул итте. Киләчәктә Ленин районында заманча база төзеләчәк, Воложка поселогында балалар шөгыльләнсеннәр, ял итсеннәр өчен аерым бина булдырылачак”, — ди Дмитрий Чистяков. Бирсен, Ходай!

“Норд” ка рәхим ит!

Сарапул шәһәренең горурланырлык шәхесләре шактый. Шуларның берсе вице — адмирал Валентин Стариков. Ул Сарапул шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туган. 14 яшеннән Пермьдә паровоз депосы каршындагы фабрика-завод мәктәбендә укып, хезмәт куя. Комсомол юлламасы буенча Михаил Фрунзе исемендәге Ленинград хәрби-диңгез училищесына укырга керә. 1936 елда аны тәмамлап, Балтыйк диңгезендә, башта «Марат» линия корабында, ә аннары 1938 елда су асты йөзү составының махсус курсларында — «Комсомолец» һәм «Щ-314» су асты көймәләрендә хезмәт итә. Аңа 1939-1940нчы елларда совет-фин сугышында катнашырга туры килә. 1939 елның 31 октябреннән –
“М-17” кече су асты көймәсе командиры була. Бөек Ватан сугышында Төньяк флот су асты көймәләренең аерым бригадасының «М-171» 3нче дивизия командиры. 1942 елның гыйн­варына кадәр дошманның биш транспортын суга батыра. СССР Югары Советы Президиумының Указы белән күрсәткән батырлыгы, су асты көймәсен уңышлы җитәкләгәне өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. 1943 елдан “К- 1” зур су асты көймәсе белән командалык итә. Җиңүне Кара диңгездә каршы ала. 1948 елда Хәрби-диңгез академиясен тәмамлый. Аннан соң ике ел дәвамында Лиепай хәрби-диңгез базасы штабы башлыгы була. 1953 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. 1951-1954нче елларда Климент Ворошилов исемендәге Хәрби-диңгез Академиясенең Су асты көймәләре кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли. 1954 елның ноябреннән 1955 елның сентябренә кадәр Диңгез фәнни-тикшеренү полигоны башлыгы була, 1956-1959нче елларда югары хәрби-диңгез училищесының югары офицер классларын җитәкли. 1960-1965нче елларда бу училищеның мина-торпедо факультеты башлыгы, 1965-1972нче елларда Степан Макаров исемендәге Тын океан югары хәрби — диңгез училищесы җитәкчесе була. 1972 елның июленнән вице-адмирал отставкага чыга. Гомеренең соңгы елларында яшьләр белән актив хәрби-патриотик эш алып бара.
Сарапул шәһәрендәге вице-адмирал Валентин Стариков исемендәге “Норд” балалар диңгез үзәге бүгенге көндә уңышлы эшләп килә. Бирегә балаларны ел әйләнәсендә — 8 яшьтән 17 яшькә кадәр кабул итәләр. Диңгез эше, ядрә белән ату, яшь диңгезче мәктәбе, гомуми физик әзерлек, спорт туризмы секцияләре, җәй буена лагерьлар эшли. Истәлекле даталарны зурлап билгеләп үтәләр. Барлык өйрәнүләр гүзәл Кама елгасында үтә. Монда һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба ала.

Кадет буласың килсә, Воткинск шәһәренә юл тот!

Воткинск шәһәрендә урнашкан Удмурт кадетлар корпусы Удмуртия Республикасы гомуми белем бирү интернат-мәктәбе базасында оеш­тырылган. Әлеге кадетлар корпусының даны еракларга таралган. Күп кенә малайларның монда белем аласы килә. Алар һәр елны Ижау шәһәрендә уза торган Җиңү парадының йөзек кашлары. Бирегә 5нче сыйныфтан кабул итәләр. Уку программалары гомуми белем фәннәре, мәктәп үзенчәлеген чагылдыра торган махсус әзерлек, тәрбия, өстәмә белем бирү программаларын тәшкил итә. Вокал, театр студиясе, басма мәгълүмат студиясе, суднолар модельләштерү, декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләре эшли. Корпус базасында самбо кул сугышы, баскетбол, волейбол, футбол, «Исән калу мәктәбе», спорт секцияләрендә шөгыльләнергә мөмкин.
Кадет корпусының дүрт катлы бинасы 1974 елда үзгәртеп корылган. Аның беренче һәм икенче катлары чит шәһәрләрдән килгән укучыларга яшәр өчен җайланган, уку кабинетлары өченче һәм дүртенче катларда урнашкан. Актлар һәм спорт заллары, 150 урынга исәпләнгән ашханә, медицина һәм процедура кабинетлары, ике урынлык изолятор, суднолар модельләштерү остаханәсе, көрәш залы бар. Китапханәнең үз фондында 7785 данә китап бар, шуларның 5813е — дәреслекләр. Җир кишәрлегенең мәйданы-2,94 га. Яшүсмерләргә белем алу өчен биредә бөтен уңайлыклар бар. Тарихы, даны белән ул һәр яшүсмерне үзенә тартып тора.
Ә бәйрәм 28 июльдә 9.00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында чәчәкләр куюдан башлана. 10.00 сәгатьтә Ижау буасы ярында бәйрәм тантаналы рәвештә ачылачак, герой–диңгезчеләр истәлегенә Ижау буасына венок төшереләчәк. Шәһәрдәшләребез өчен дартс, армрестлинг, гер күтәрү, канат тарту, бэндреслинг, җилкәнле көймәләрдә узышу ярышлар уздырылачак, концерт күрсәтеләчәк. Ә без барлык диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм аларга “семь футов под килем» дип (хәерле йөзү, юл) телибез.