Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эзтабар буласың киләме?
12.10.2017

Эзтабар буласың киләме?

Газетабызның 33нче санында “Лиза Алерт” ирекле эзтабарлар отряды турында язган идек инде. Удмуртия бүлеге кураторы Айгүзәл Хәйриеваның теләге — отряд эшен республикабызда җанландырып җибәрү иде. Сентябрьнең соңгы шимбә-якшәмбесендә Сарапул шәһәрендә волонтер-эзтабарларны әзерләү өчен махсус өйрәнү дәресләре оештырылды. “Лиза Алерт” отрядының Удмуртия бүлегенә керергә 20 якын кеше теләк белдерде.

Беренче көнне “Электрон” мәдәният йортында 4 сәгать дәвамында теоретик дәресләр оештырылды. Айгүзәл Хәйриева һәм “Лиза Алерт” отрядының тәҗрибәле волонтерлары хәбәрсез югалган кешеләрне эзләүдә нинди методика кулланылганын аңлаттылар, отряд эшчәнлеге белән таныштырдылар. Урманда, табигать кочагында барган эзләү эшләренең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен сөйләделәр. Ә икенче көнне дәресләр практик өлешкә багышланган иде. Шәһәрнең урман-парк зонасында булачак волонтерлар компас, туристик навигатор һәм радиоалгычлар белән эшләргә, радиоэлемтә булдырырга өйрәнделәр. Тәҗрибәле эзтабарлар ничек итеп урманда бер метр җирне дә читтә калдырмыйча эзләү эшләрен алып барырга кирәклеген күрсәттеләр, югалган кешегә исем белән кычкырып дәшәргә кирәклеген аңлаттылар. Булачак волонтерлар укулар узган вакытта, урманда югалган бабайны эзләү эшләрендә дә актив катнаштылар. Шәһәр буенча белдерүләр ябыштырдылар, бабайның эзенә чыгып булмасмы дигән өмет белән шәһәр кешеләрен сораштырдылар. Кызганыч, ул бабайның соңыннан үле гәүдәсе табылды. “Мондый күңелсез хәлләр башка кабатланмасын өчен Удмуртиядә кирәкле белем туплаган, практик әзерлек узган, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашыккан эзтабарлар командасы бар. Алар киләчәктә белемнәрен ныгытырга, әлеге юнәлештә үсәргә, волонтерлар санын арттырырга телиләр”, — диде Айгүзәл.
Әгәр дә син хәбәрсез югалганнар язмышына битараф түгел икән һәм эзтабар-волонтерлар рәтенә керергә теләгең, ярдәм итәргә вакытың булса 8-800-700-54-52 номеры буенча шалтырата яки “Вконтакте” социаль челтәрендә https:// vk.com/id27525762 адресы буенча региональ кураторга яза аласың.