Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Эвелина Мусина матур булу серләрен ачты
7.03.2018

Эвелина Мусина матур булу серләрен ачты

Бу якты җир йөзенә һәр хатын-кыз үз матурлыгы белән туа. Тик шунысы бар: табигый матурлыкны сакламасаң, вакыт агышы белән ул әкренләп югала. Бүгенге көндә гүзәл, зифа буйлы, сәламәт булып күренергә омтыл­маган хатын-кыз юктыр. Бу үзенә күрә аерым игътибар һәм вакыт таләп итә. Матур булуның сере бизәнә белүдә генә дә түгел, иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвеше алып баруда. Тән авырлыгы аркасында тормышында кыенлыклар күргән язмабыз герое Эвелина Мусина сәламәтлекнең зур байлык икәнен бүгенге көндә яхшы аңлый.
“Кечкендән артык авырлык миңа иярә килде. Нинди диеталарда утырып карамадым! Массаж, фитнес, ач торуларның нәтиҗәсе буларак, 10 кг га ябыксам да, күпмедер вакыттан соң ул кире әйләнеп кайта иде. Артык авырлык аркасында баскычтан кыенлык белән менүдән, сәламәтлек буенча чиксез проблемалардан, кибетләрдә йөргәндә ошаган киемне ала алмаудан тормышымның яме бетте. Беркөнне иртән торып көзгедән үз чагылышыма карап тордым да: “Нишлисең? Ник үзеңне кулга алмыйсың? Тукта, болай яшәргә ярамый!” – дип, үз-үземне битәрләп утырдым”, — дип искә ала Эвелина үткәннәрне.
Шушы көннән аның тормышы 180 градуска үзгәрә. Әнисенә ярдәмгә кызы Элита килә.
“Кызым ябыгу өчен иң элек спорт залына барып шөгыльләнергә тәкъдим итте. Мин үз гәүдәмнең зурлыгыннан бик ояла идем. Залда нәфис билле кызлар белән шөгыльләнүемне күз алдына да китерә алмадым. Тик шулай да бу адымны ясадым, алай гына да түгел, әлеге спорт залында игълан ителгән “Мисс бикини” конкурсында катнашучылар исемлегенә язылдым. Оештыручылар, минем кыяфәтемә карап, 25 яшьлек кызлар белән ярышырга теләвемә көлеп кенә карадылар, әлбәттә. Ул вакытта авырлыгым 92 килограмм иде. Исемлеккә язмас­ка теләп, “Бәйге – яшьләр өчен!”– диюләре бик нык ачуымны кубарды. 50 яшьтә мин картмы? Ничек кенә каршы килсәләр дә, исемлеккә кердем һәм шул көннән тренер белән шөгыльләнә башладым. Ябыгачагыма беркем дә ышанмады. Хәер, үзем дә теге ханымнарга үч итәм дип кенә керешкән идем. Тик бер атна шөгыльләнгәннән соң, 4 кг авырлыгымны югалткач, күңелдә өмет чаткылары кабынды! Гәүдәмнең җиңеләюенә сөенеп туя алмадым”, — ди Эвелина.

Кайчандыр кибетләрдән бары тик 60нчы үлчәмле кием ала торган Эвелина 4 ай эчендә, чиксез тырышлыгы, максатчанлыгы, үҗәтлеге аркасында, 40 кг авырлыгын югалта.
“Бәйгедә катнашучыларның авыр­­­лыгын вакыт-вакыт үлчәп то­ра­лар иде. Үлчәүгә баскан саен авырлыгымның кимүен күрү тормышка карашымны үзгәртте. Алай гына да түгел, янәшәмдәге бәйгедә катнашучы яшь кызлар өчен дә зур этәргеч булуымны тойдым. “Ул ябыга алгач, без булдырмыйбызмы?!”- дип пышылдаша иде алар. Иптәш кызларым ябыга алуыма бөтенләй дә ышанмадылар, ә бүгенге көндә ак көнләшү белән минем артымнан иярделәр. Бәйгедә 50 яшемдә 25 яшьлек кызлар белән бер рәттә, бер авырлыкта басып тору – үз максатыма ирешкәнемне аңлата иде. Бу миңа космоска очуга тиң булды, чөнки моңа кадәр мондый бәйгедә 50 яшьлекләр катнашмый иде ”, — ди Эвелина.
Язмабыз герое бер елдан лаек­лы ялга чыгачак. Ә бүгенге көндә тынгысыз, тулы, сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Әйе, спорт белән шөгыльләнү Эвелинаның тормышын тулаем үзгәртә. Элек ул сәүдә эше белән шөгыльләнсә, инде 4 ел уңышлы гына тренерлык эшен алып бара. Алай гына да түгел, ябыгу Эвелинага иҗади яктан да ачылырга ярдәм иткән. Әнисе Зәнфирә Мусинадан да бирелгән таланттыр, әлбәттә, 3 ел элек ул бию белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә төрле бәйге-фестивальләрдә лауреат исемен яулый. Үзлегеннән сәхнә киемнәре тегә, аларны чигә, бизи.
“Лаеклы ялга чыгу – кеше гомеренең иң бәхетле, иң ирек­ле, иң күңелле чорының берседер. Бөтен вакытыныңны, көчеңне үзеңә багышлыйсың, иҗади яктан ачыласың”, — дип, киләчәге турында хыяллана әңгәмәдәшем.

Үз казанышлары белән Эвелина гүзәл затларыбыз өчен тере мисал булып тора. Аның белән аралашканнан соң, киңәшләрен тыңлаганнан соң, тизрәк спорт залына, тренажерларда шөгыльләнергә ашыгасы килә. Яз бәйрәме, матурлык бәйрәме алдыннан Эвелина матур булуның серен безнең белән дә бүлеште:
“Матур булу өчен, иң элек, 8 сәгать йоклыйм. Иртән күзләрне ачкач, бераз иркәләнеп ятам. Кул-аякларымны яткан килеш хәрәкәтләндереп алам. Торып баскач, көзгегә карап елмаеп, “Мин — иң бәхетле, иң матур кеше”, – дип елмаям. Кичтән җитен орлыгы салып куелган суны, ач карынга эчәм. Көненә 5 тапкыр (3 тапкыр тиешенчә, 2 тапкыр җиңелчә) тукланырга, балык һәм җитен маен кулланырга тырышам. Көн саен яшелчә, җиләк-җимеш ашыйм. Аларны кичке 4кә кадәр ашау, кичке ашны алтыдан соңга калдырмау мөһим. Кыздырылган, ысланган продуктларны, камыр ризыкларын кулланмыйча, дөрес тукланырга тырышам. Көненә 2 литр ярым су эчәм (моның өчен биш 0,5 литрлы шешәләргә су тутырып куям). Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү мөһим. Ябыгырга теләүчеләр диеталарда утырып килограммнарын югалта ала, тик парралель рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гәүдә төзелешләре бөтенләй башка төрле була. Диетада утыручыларга үлчәүгә түгел, ә үз фотосурәтегезгә карап ябыгыгыз, дип киңәш итәр идем. Яшь булып калу өчен төрле битлекләр ясау ярдәм итә. Матурлыкны кайтару авыр,шуңа күрә яшьләй саклап калырга тырышырга кирәк. Тормышның ямен, тәмен тоеп, һәрвакыт яхшы, күтәренке кәефтә булырга тырышыгыз! Язның иң гүзәл бәйрәме, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Яратып, яратылып, куйган максатларыгызга ирешеп, хыялланып яшәргә язсын үзегезгә!”

Ләйсән Әхмәтова.