Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Шәһәр җитәкчеләренә — “ике”ле
11.01.2018

Шәһәр җитәкчеләренә — “ике”ле

Республика Башлыгы Александр Бречалов озакка сузылган яллардан соң беренче эш көнендә узган киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәренә нәтиҗә ясады.

Үз чыгышында ул иң элек, муниципаль район һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтен белдереп: “Яңа ел бәйрәм­нәрендә узган чараларны зур игътибар белән күзәттем. Ул чынлап та төрле чараларга бай, кызыклы итеп төзелгән. Увада да, Кезда да Тол Бабайның кунакларны кабул итүе югары дәрәҗәдә оештырылган”, — диде. Республика Башлыгы башкалабызда да бәйрәм көннәрендә күп төрле мәйданчыкларның кызыклы чаралар белән гөрләп торуын, тик халыкка мәгълүмат тиешле дәрәҗәдә җиткерелмәвен билгеләп үтте.
“Массакүләм бәйрәм чараларын оештырганда халык белән фикер алышу мөһим. Концепцияне дә бәйрәм көне килеп җиткәндә түгел, алдан әзерләргә кирәк. Шушы көннәрдә башкалабызда яшәүчеләрдән һәм республикабыз кунакларыннан ризасызлык белдергән бик күп төрле мөрәҗәгатьләр кабул итәргә туры килде. Күпчелек тәнкыйть Ижауның Үзәк мәйданы белән бәйле. Тәнкыйть белән килешәм, Үзәк мәйданны койма белән әйләндереп алу – дөрес түгел һәм эстетик яктан да бик ямьсез күренеш. Бу — мэриянең зур кимчелеге”, — диде Александр Бречалов шәһәр хакимиятенең эшен бәяләп.
Шулай ук ул Ижау һәм юл предприятиеләре җитәкчелегенең шәһәр урамнарын кардан чистарту эшен сыйфатсыз башкаруларын ассызыклап үтте. “Шәһәрдән кар чыгару буенча узган ел белән чагыштырганда хәл берникадәр яхшырак. Тик бу кул кушырып утырыр чак дигән сүз түгел. Шәһәр урамнарында кар өемнәре артканнан-арта. Карны чыгару эше бармый, юкса моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, — диде.
Республика Башлыгы гомум халык фронты һәм Иҗтимагый палата әгъзаларын да активрак булырга чакырды.